Без Раил белән интернетта таныштык. Беренче очрашуда ук мин аңа гашыйк булдым. Чибәр, акыллы, кызык егет. Аңа караган саен, күз алдыма бәхетле киләчәгебез килеп баса иде. Тик берсендә ул миңа җитди мөнәсәбәтләргә әзер булмавы турында әйтте.
Мин аптырап басып торган арада, ул миңа ирекле мөнәсәбәтләр турында сөйләде. Янәсе, бу – бик шәп нәрсә, безнең яңа мөмкинлекләр ачыла, без бер-беребезгә бәйләнмәгән, бер-беребезгә бернәрсә дә тиеш түгел һәм башка кешеләр белән очрашырга хокуклы булабыз. Һәм мин моңа ризалаштым.
Әйе, мин – тиле, тик тагын да якынрак танышкач, ул мине башкача бәяләр, дип, ихлас ышандым. Тора-бара, мөнәсәбәтләребез ныгыды: ул еш кына миндә кунып калды, җаны теләгән вакытта килеп йөрде. Мин дә тырыштым, тәмле ризыклар әзерләдем, һәрвакыт төрле экспериментларга әзер булдым. Вакытны әйбәт уздырдык, һәм мин безнең барысы да җитди дип ышандым.
Ә соңыннан аңа бер кыз белән язышканын күрдем.
Башта шок булды, кулларым калтырады, һәр сүзен истә калдырырга теләп, аларның язышкан хатларын кат-кат укыдым. Соңыннан нәфрәт, ачу барлыкка килде. Гаҗизлектән кычкырасым килде.
Минем болай шашынуымны күреп, урыныма тиз утыртты. Ул мине кечкенә кызны ачуланган кебек ачуланды.
«Минем телефонны карарга бернинди хакың да юк!» – дип кычкырды.
Аннан, хәтта минем хәлемә дә карап тормыйча, «без ирекле мөнәсәбәтләрдә бит» дип, бу җәнҗалга нокта куйды. Мин аны куып чыгардым, 1 атна буе тилергән кеше кебек елап яттым. Ә соңыннан Раил миңа шалтыратты, һәм мин аңа кабат килергә рөхсәт иттем.
Шулай тегендә-монда йөрүләр 1 ел чамасы дәвам итте. Мин аның башка кызлар белән очрашып йөргәнен дә белдем, тик «ул минем белән генә калсын» дип, күңелемнән Аллаһка ялвардым. Ул миңа берничә атна шалтыратмаска мөмкин, ә аннан бер айга якын минем янда яшәп китә. Аны шаккатырыр өчен бурычка батып беттем. Әллә нинди кыйммәтле бүләкләр бирдем, романтик кичке ашлар ясадым...
Минем фатир яллап яшәгәнемне белсә дә, һәрвакыт буш кул килде, күчтәнәчкә 1 кап печенье да алып килмәде. Чәчәкләрне дә бәйрәмнәрдә генә бирде, анысы да – исенә төшсә.
Ә аннан мин Илфарны очраттым. Мин шундук аңа «егетем бар» дип әйттем, әмма аны бу гына туктатмады. Ул гел миңа игътибар итте, матур сөйләште, кайгыртып торды, хәтта мин салкын тиеп авыргач та, курьер аркылы дарулар һәм күчтәнәчләр җибәрде. Очрашуларга чакырды. Һәм мин тәвәккәлләргә булдым. Әгәр Раил белән безнең ирекле мөнәсәбәтләр икән, аңа башка кызлар белән очрашырга, йокларга ярый, ә нишләп әле мин дустым белән кинога барып кайтмаска тиеш, ди?
Һәм шул кичтә, очраклы рәвештә, миңа Раил шалтыратты һәм тиздән киләчәген әйтте. Мин читкәрәк киттем дә, буш булмавымны әйттем, килеп йөрмәскә куштым. Һәм шунда башланды да инде. Кайда мин, кем белән мин… Ахырда мине Илфар өйгә кадәр озатып куйды, ә бераздан Раил килеп җитте.
Ул мине хыянәттә гаепләде. Имеш, ул мине «ышанычлы тыл» дип уйлап йөргән, ә мин аны шулай сатканмын, ул миннән мондый адым көтмәгән булган икән... Ачудан, хәтта мине берничә мәртәбә начар сүз белән дә атады.
Ә мин нәрсә эшләргә белмәдем. Димәк, ирекле мөнәсәбәтләр анда гына булган буламы инде? Мин мондый мөнәсәбәтләрдән туйдым, ә Раил үзгәрде. 1 атна эчендә, ел буе күрмәгән игътибарны күрдем, хәтта кафега да алып барды. Акылым белән Илфарның әйбәт егет булуын аңлыйм, тик Раилне яратам... Ә соңыннан нәрсә? Раил тагын үзе теләгәнчә теләсә кем белән очрашып йөриячәк, аннан бөтенләй мине ташласа? Мин кемгә кирәк булачакмын?
Берничә көн уйладым. Ахырдан, Илфар белән калдым. Инде берничә ай аның белән бергә. Безнең бар да яхшы, тыныч, рәхәт. Әгәр башта ук ирекле мөнәсәбәтләргә ризалашмаган булсам, яки Раил шундук гади мөнәсәбәтләр тәкъдим иткән булса, мондый хәлгә калмас идем, дип уйлыйм. Килеп чыккан хәлләргә үзем гаепле булып чыгам бит, әллә безнең ирекле мөнәсәбәтләр булганда, мине рәхәтләнеп файдаланганнар гынамы?