«Иреккә чыгуымны һәм синең белән очрашуны өзелеп көтәм…» - 2 өлеш
Кадрия перронга йөгереп чыкты, ул вакытта поезд кузгалып киткән иде инде… Кадрия үксеп елап җибәрде, шулвакыт аның җилкәсенә кемдер кагылды. Сискәнеп киткән хатын артына борылды, ә анда Алмаз басып тора иде.
Икенче өлеш. Беренче өлеш монда.
Алмаз китте, ә Кадрия аның артыннан шактый карап торды әле. Аннан әкрен генә өенә таба атлады, үкенечтән елыйсы килә иде хатынның. Күңеленә ниндидер авыр тойгы кереп оялады һәм ул моннан ничек котылырга белми иде.
Кадрия нишләргә белмәде. Алмаз матур кеше түгел иде, әллә куркудан, әллә җирәнүдән аңа карата берни дә тоймады хатын. Һәм куып чыгарганына үкенә иде.
Беркөнне Кадрия ашарга әзерләп йөргәндә улы Илмаз бүлмәсеннән нәрсәдер ауган тавыш ишетелде һәм улы кычкырып елап җибәрде. Кадрия атылып бүлмәгә керде дә, куркуыннан кычкырып җибәрде. Малай әллә нинди рәвешкә кереп идәндә аунап ята иде.
Кинәт кенә Кадрияне кемдер этеп җибәрде, һәм әллә каян гына барлыкка килгән бер сакалбай ир-ат малай өстенә иелде. Илмаз кычкырып җибәрде, иреннәре күгәреп чыкты. Авыртудан ул тын да ала алмый ята иде.
«Тиз генә ашыгыч ярдәм чакырт һәм боз алып кил», — дип кычкырды Алмаз шок хәлендә катып калган Кадриягә.
Кадрия туңдырылган фарш салынган пакет күтәреп кергәндә бер минут та узмаган иде әле. Ә Илмаз инде нормаль кеше кыяфәтенә кергән, ятып тора. Әнисе улы янына ашыкты.
Әмма Алмаз Кадрияне кулыннан тотып туктатты.
«Сөяге каймаккан иде, мин урынына утырттым. Әмма кулы борчый мине, сөяге сынган бугай. Рентген ясатырга кирәк. Киен, хәзер табиблар килә һәм документларыңны онытма», — диде Алмаз.
Кадрия берни дә сорап тормады, ризалашып башын гына какты. Кадрия улы белән тиз генә өенә кайта алмады. Малайның кул сөяге сынган иде, гипс салдылар.
Кадрия өенә кайту белән аучы Гарәфи абыйларга йөгерде, аларга яшәп торган ир-атның кайдалыгы белән кызыксынды.
«Менә әле берничә сәгать элек кенә китте. Бу яклардан китәм дип сөйләнде, сәгать тугызда китәсе электричкага өлгерергә теләгән иде. Ә Алмаз нәрсәгә сиңа, кызым?» — диде Гарәфи абый.
«Ул минем улымны коткарды…» — диде Кадрия.
«Әәә, менә нәрсә икән. Алмаз мине дә дәвалады ул. Аркам бик авырта иде, ә монда бер атна да узмады, 20 яшькә яшәргә кебек булдым. Алтын куллы, чын табиб. Ашыгыч ярдәмдә эшләгән булган икән. Ул утырып чыккан бит, белә идеңме? „Вызовка“ килгән булган, ә ниндидер бер бай ир-ат машина белән бала бәрдергән булган. Мескен бала шундук үлгән. Беркемне дә коткарырга туры килмәгән. Ә теге оятсыз бәндә: „Мине барыбер аклыйлар, акча бөтен нәрсәне дә хәл итә“, дип йөри икән. Алмаз, ачуы чыгып, тегене кыйнап ташлаган. Нык кыйнаган, көч-хәлгә исән калган теге байгура. Шуның өчен Алмазга срок чәпегәннәр дә инде. Суд язып биргән штрафны түләр өчен фатирын да сатарга туры килгән аңа…» — дип сөйләде Гарәфи абый.
Кадрия картны көчкә тыңлап бетерде, йөгереп кайтты да күрше хатыныннан улын карап торуын сорады. Икенче күршесе Ринат абыйдан тимер юл станциясенә илтүен сорады.
Кадрия перронга йөгереп чыкты, ул вакытта поезд кузгалып киткән иде инде… Кадрия үксеп елап җибәрде, шулвакыт аның җилкәсенә кемдер кагылды. Сискәнеп киткән хатын артына борылды, ә анда Алмаз басып тора иде.
«Белмим, нигә калганмындыр… Нәрсәдер тотып калды. Улың ничек? Мин бит саубуллашырга дип кергән идем, ә син кычкыра идең…» — дип сөйләнде ир.
Кадрия бер адым алга атлады да, Алмазның күкрәгенә башын салды.
«Җибәрмим. Беркая да җибәрмим. Син минеке!» — дип елап җибәрде.
Берничә көн үткәч, дус кызы Рамилә керде дә, Кадриягә соңгы яңалыкларны сөйләргә тотынды.
«Кызый, ишеттеңме әле, безнең аучы Гарәфи абый өенә бер ир-атны яшәп торырга керткән икән. Әле Гарәфи абый кичә кибеткә кереп чыккан иде, шунда сөйләп торды. Бу ир-ат Гарәфи абыйны аякка бастырган икән. Картның биле һәм аркалары авырта иде бит, ә хәзер яшь егетләр кебек йөгереп йөри. Теге ир-ат әллә массаж ясап, әллә буын сөякләрен утыртып дәвалаган шунда, белмим. Безнең картлар да йөри башлаган аңа. Акча да алмый ди… Үзем күрмәдем мин аны. Сакаллы, ямьсез дип сөйлиләр инде. Яңагында шрамы да бар икән…» — дип кызып-кызып сөйләде Рамилә.
«Эх, Рамилә, ул теге Алмаз булып чыкты бит. Хәтерлисеңме, мин аның белән танышулар сайтында язышкан идем. Ул монда кайткан. Ләкин синең яңалыгың искергән инде. Хәзер Алмаз минем белән яши. Әнә ул, Илмаз белән урманнан кайтып килә. Рамилә, ул дөньядагы иң яхшы ир-ат. Һәм иң матур ир-ат… Ә мин — иң бәхетле хатын-кыз».