«Иреккә чыгуымны һәм синең белән очрашуны өзелеп көтәм…» - 1 өлеш
Телефонына СМС хәбәр килгәндә Кадрия йокыга китеп бара иде инде. Хәбәрне ачып укыды да иреннәрен тешләде. Шушы ир белән танышып, шундый ахмаклык эшләргә кирәк булган бит, ә!
Хәзер Алмаз аңа гел яза, кыз белән очрашу турында хыяллана. Башта Кадрия үзе дә моны теләгән иде. Әмма… Алмаз аңа чын дөресен әйтте, ул хәзер төрмәдә утыра икән һәм ике елдан соң гына иреккә чыгачак…
Бу сүзләрдән соң Кадрия куркып калды һәм аның хәбәрләренә җавап бирми башлады. Ә Алмаз һаман яза да яза…
Кадрия кабат телефонын алды да, Алмаз язган сүзләрне укыды:
«Кадрия, син инде берничә көн миңа җавап бирмисең. Мин сине бик яхшы аңлыйм һәм башка сине борчымам. Ләкин шуны белүеңне телим — мин бу гамәлемне явызлыктан эшләмәдем, шулай килеп чыкты инде. Ләкин мин бернигә дә үкенмим. Синең алтындай вакытыңны урлаганым өчен кичер мине. Әмма син минем өчен өмет чаткысы булдың, нормаль кеше кебек, гаилә корып, балалар үстереп яши алачагыма ышаныч уяттың. Әгәр гел минем янәшәмдә була алырлык кеше син булсаң, мин бик бәхетле булыр идем. Иреккә чыгачак көнемне һәм синең белән очрашуны өзелеп көтәм».
Кадрия куркып, авызын куллары белән каплады. Менә, тиле хатын, ә! Соң үзе әйтте бит ул аңа кайда яшәгәнен!
Йә, Аллам! Нишләп шулкадәр беркатлы һәм тиле соң ул? Хәзер нишләргә инде? Яшәү урынын алмаштырыргамы? Ә бу бит бармак шартлатып кына эшли торган җиңел эш түгел. Аннан соң, шушы әти-әнисе яшәгән, үзе үскән нигездә туган авылында яшәргә күнеккән бит инде.
Төнлә Кадрия бик начар йоклады, эшендә дә боек кына, таркау гына йөрде.
«Нәрсә булды соң сиңа, Кадрия?» — дип кызыксынды дус кызы Рамилә.
«Әй, сорама да инде! Килеп каптым мин, хәзер нәрсә эшләргә дә белмим», — дип авыр сулады Кадрия.
«Нәрсә булды, сөйлә», — дип Рамилә Кадрия янына килеп утырды. Ә Кадрия кулын гына селтәде.
«Шул тилелегем аркасында инде! Берсендә банкта чиратта утырганда, телефонда танышулар сайтына кереп киттем. Ә анда телефон номеры, 40 яшьлек бер ир-ат, Алмаз исемле. Миңа «Сәлам!» дип язды. Мин дә җавап бирдем. Һәм шуннан язышып киттек инде. Озак языштык, берничә ай. Миңа бик ошады ул, шундый игътибарлы, миннән бөтен нәрсә турында сораштырды. Хәтта аның белән очрашырга да теләдем. Тәкъдим иткән идем, ә ул: «Мин булдыра алмыйм!» - диде. Өйләнгән ир-аттыр дип уйладым. Ярар, теләмисең икән, юк, сине гаиләңнән тартып алырга җыенмыйм, дидем. Ә ул беләсеңме нәрсә дип җавап бирде? «Мин өйләнмәгән, мин төрмәдә утырам», - диде.
Рамилә ах итте.
«Башка яза күрмә аңа, Кадрия, яза күрмә. Төрмәдә утыручыларның барысы да бер иш ул. Гаепләре юк кебек, әмма ныклабрак тикшерә башласаң… Борчылма, сине таба алмый бит ул», — дип тынычландырырга теләде Рамилә.
«Таба ала шул. Мин аңа беренче көнне үк кайсы авылда яшәгәнемне, кибеттә сатучы булып эшләгәнемне әйттем бит. Ә безнең авылда Кадрия исемле сатучы бер мин генә, Рамилә», — диде Кадрия еларга җитешеп.
«Ии, җүләркәй, шулай уйламыйча теләсә нәрсә язалармы соң инде, ә? Бер белмәгән кешегә адресны әйтәләрме?» — диде дус кызы.
«Аңладым инде. Нәрсә эшләргә соң хәзер?» — диде Кадрия.
«Тагын күпме утырасы калды аның?» — дип кызыксынды Рамилә.
«Белмим, тагын 2-3 ел бугай», — диде Кадрия авыр сулап.
«Ярар, бу вакыт эчендә күп сулар агар әле, — дип җиңел сулап куйды Рамилә. — Ә син телефон номерыңны алмаштыр һәм тизрәк кияүгә чыгу ягын кара. Ирең булса, ул сиңа бәйләнә алмаячак», — дип киңәшләрен яудыра башлады Рамилә.
«Кемгә кияүгә чыгарга? — дип көлемсерәде Кадрия. — Монда безнең юньле дигән егетләр күптән өйләнеп беткән, калганнары карт-коры да исерекләр».
«Ярар, берәр нәрсә уйлап табарбыз», — дип куйды Рамилә.
Берничә ай узды. Рамилә Кадрияне һәм тагын берничә иптәш кызын үзенең туган көненә чакырды. Бәйрәмне табигатьтә, күл буенда уздырдылар. Алардан ерак түгел аланда егетләр компаниясе бәйрәм итә иде. Алар танышып киттеләр һәм бергә бәйрәм иттеләр.
Ришат исемле егет шундук Кадриягә игътибар итте, танышып киттеләр. Ришатка 30 яшь, юл салучы булып эшли, аларның районына үз бригадасы белән эшкә килгән икән. Ир-ат игътибарына сусаган Кадрия Ришатның игътибарыннан эреде дә китте. Һәм шул ук кичтә Ришат Кадрия янында кунып калды.
Алга таба Кадрия белән Ришатның мөнәсәбәтләре бик тиз үрелеп китте. Кадрия чәчәк атты, балкып йөрде, ә Рамилә дус кызы өчен сөенеп туя алмады.
«Күрәсеңме, бәхетеңне очраттың бит, ике куллап ябыш аңа, җибәрә күрмә. Сине шундый шат, канәгать күрүгә бик сөенәм. Сөйлә инде, ничек соң ул?» — дип сораулар яудырды Рамилә.
«Әй, Рамилә, нәрсә инде син. Гап-гади ир-ат инде, нәрсәсе булсын», — диде Кадрия.
Чынлыкта исә Кадрия дустын хәйләләп кенә куйды. Әлбәттә, башта Ришат аңа бик ошаган иде, әмма нәрсәседер бар иде һәм шул аңлашылмаган «нәрсә» аңа баш югалтып гашыйк булырга мөмкинлек бирми. Бәлки барысы да бик тиз булгангадыр, ул бит шундук өйгә хуҗа буларак килеп керде, ә Кадрия хезмәтче кебек, икенче планда калды.
«Нәрсә, бүген аштан башта ризык булмыймыни бездә? Миңа әйбәт ашарга кирәк, ничек эшләргә тиеш мин, бер токмачлы аш белән генә ерак китеп булмый», — дип сөйләнә-сөйләнә кәстрүлләрне ачып карый Ришат.
Яки Кадрия янына килеп, аның арт ягына сугып ала да сорап куя:
«Ә минем киемнәр кипмәгәнмени әле? Синең алда шәрә дә йөри алам мин, ә эшкә ничек барырга соң? Юеш кием киепме?» — ди.
Буш вакытларында телевизор алдына кунаклый һәм бары тик үзенә ошаган тапшыруларны, киноларны гына карый. Кадриягә бер тапкыр да янәшә утырып берәр матур фильм карарга тәкъдим иткәне булмады. Ә Кадрия Ришат белән икесе арасында физик якынлык кына түгел, ә күңел җылысы, рухи якынлык булуын да бик тели иде.
«Ну, Кадрия, сиңа ярап булмый инде. Син 18 яшьлек кыз түгел бит инде, яшең бара, булганына риза булып кына яшә. Әллә сиңа ак атка атланган шаһзадә кирәкме? Романтиклар заманы узганга биш былтыр инде, җаным! Хәзер шул диван да телевизор гына булачак. Бөтен кеше дә шулай яши. Нигә бәйләнәсең соң шул Ришатка? Сез бит әле күптән түгел генә таныштыгыз, бер-берегезгә ияләшеп тә бетмәгәнсездер», — дип дустын орышты Рамилә.
Кадрия авыр сулап куйды. Бер дә Ришатка ияләшәсе килми иде бугай аның…
Әмма берсендә Кадрия кирегә юл булмаганын аңлады: ул балага узган иде. Бу яңалыкка бик сөенде хатын, ниһаять, аның яшәү мәгънәсе барлыкка киләчәк. Кадрия Ришатның эштән кайтуын түземсезләнеп көтте, ул бу яңалыкка бик сөенер дип уйлады. Әмма ул көнне Ришатка берни дә әйтә алмады Кадрия. Ришат өйгә лыч исерек булып кайтты, бу килеш ничек рульгә утыра алды икән дип кенә аптырады хатын.
Ришат аякларын көчкә диярлек өстерәп диванга килеп ауды да, үлем йокысы белән йоклап китте. Ә берничә сәгать узгач, Кадриянең өенә тузынып бер хатын-кыз килеп керде. Керде дә, Кадриягә йодрыклары белән кизәнә башлады.
«Ах, фахишә! Чит кеше ирләрен аздырып йөрисеңме? Күрсәтәм әле мин сиңа, кабәхәт хатын, минем иремне генә түгел, үз исемеңне дә онытырсың!» — дип җенләнде хатын.
Аптыраудан катып калган Кадрия бу хатынның сүгенү сүзләрен генә ишетте һәм аның Ришатның хатыны булуын бик авырлык белән генә аңлады.
Хатыны! Ул өйләнгән! Чарасызлыктан нишләргә белмәде хатын, идәнгә утырды да, теге ачулы хатынның исерек Ришатны бусагага таба сөйрәгәнен, аннан кире кереп иренең әйберләрен җыйганын, ишекне дөбердәтеп ябып чыгып киткәнен карап утырды…
Хәзер генә Кадрия түшәмнең өстенә ишелеп төшүен, аңын югалтып егылуын сизде… Бала төшәргә мөмкин дигән куркыныч уй сызылып узды. Әмма аңсыз ятуы озакка бармады, бераздан аңына килде, торып басты, хәле ярыйсы кебек иде. Өен җыештырды. Алга таба бер генә ир-атка да күз атмыйча, ирсез яшәргә дигән карарга килде Кадрия.
Тугыз айдан соң тупырдап торган малай тапты. Аңа Илмаз дип исем куштырды. Хәзер Кадрия өчен вакыт яшен тизлегендә уза иде. Менә аның улына бер ай, ә аннан ничектер тиз генә бер яшь, ике яшь… Вакыт сизелми дә уза.
Илмаз сәламәт, нык малай булып үсте, көннән-көн әнисен уңышлары белән сөендерде. Кадрия бәхет өчен башка берни дә кирәкмәвен аңлады.
Берсендә Кадриянең ишегенә шакыдылар, хатын ишекне ачты. Шактый таушалган джинс чалбар, сизрәп беткән күлмәк кигән, ярты битен сакал-мыек баскан, таныш түгел ир-ат бусагада басып тора иде.
«Исәнмесез, Кадрия. Мин — Алмаз», — диде ул каушап кына.
«Без танышмы?» — дип сорады Кадрия.
«Кадрия, бу мин, теге Алмаз… Без язышкан идек. Менә төрмәдән чыктым да, сезне күрергә килдем», — диде ир-ат.
Кадриянең коты очты, ишек тоткасына чатырдап ябышты. Шушы гына җитмәгән иде аңа! Проблемасы аз иде шул, хәзер бу Алмаз…
«Гафу итегез, Алмаз. Килеп йөрисегез калмаган. Сезнең белән аралашырга теләмим. Безнең танышу артык иде… Китегез», — диде дә ашыгып ишекне япты.
Ишекне япты да аркасы белән терәлде. Тышкы яктан аяк тавышлары ишетелде — Алмаз китте. Кадрия тиз генә өйгә керде дә, тәрәзәдән карады: Алмаз башын иеп урам буйлап китеп бара иде. Куркуны жәлләү, кызгану хисе алмаштырды. Кадрия бераз карап торды да, урамга чыкта, Алмазга эндәште. Ул борылып карады, әмма кире килмәде. Кадриягә карап басып торды. Хатын түзмәде, үзе ир янына килде.
«Гафу итегез мине, Алмаз. Сезне рәнҗетергә теләмәдем. Тик шулай көтмәгәндә… Әйдәгез, мин сезне ашатып чыгарам, сез юлдан гына бит», — диде.
«Юк, рәхмәт. Элек аучы булган Гарәфи абзыйны беләсездер инде, инде бер атна аның өендә яшим. Дөресен генә әйткәндә, мин сезгә дип килгән идем. Әмма тик торганнан әрсезләнеп килеп керәсем килмәде. Шушы бер атна эчендә сезне карап йөрдем, әмма килеп танышырга кыюлык җитмәде. Менә бүген уйладым да килдем…» — диде Алмаз.
«Гарәфи абыйда яшисез? Сез монда калырга җыенасызмы әллә?» — дип сорады Кадрия.
«Әйе, авылыгыз матур сезнең, зур булса да, тыныч, рәхәт… Миңа тагын нәрсә кирәк инде. Ярар, китим, сезне тоткарлап торасы килми», — диде дә китеп барды.
Дәвамы бар...