Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирек тәме (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

«Оятсыз! Гел үзең турында гына уйлыйсың!» – дип тузынды Гөлфәния апа.

Гөлнур күзләрен йомды да бармаклары белән әкрен генә чигәләрен уды. Әнисенең кычкыруыннан башы авырта башлаган иде. Хәер, бу бер дә гаҗәп түгел – Гөлфәния апа инде 2 сәгать буе кызын ачулана, мыскыл итә иде.

Кыз диваннан торды да дарулар салынган тартма янына килде, баш даруы алды. Залда калырлык хәле юк башка – янәшәдә генә кухня, әнисенең кычкырганы ишетелеп тора. Гөлнур даруны эчте дә үз бүлмәсенә кереп китәргә теләде, әмма аңа моны эшләргә ирек бирмәделәр.

«Сиңа бөтенләй оят түгелме? Кара, әнине нинди хәлгә җиткердең! Ә аның хәлне начарланса?» – дип ачулана башлады апасы Сәфинә.

Гөлнурның кычкырып җибәрәсе килде, әмма үзен тыеп калды. Шундый туйды ул болардан. Аны бу өйдә беркем дә аңламый. Хәтта аңларга теләмиләр дә. Шушы вакыт эчендә кухняда әнисен хуплап-җөпләп торган Сәфинә кызның ачуын китерде. Эчендә җыелып килгән бөтен нәрсәне апасының йөзенә бәреп әйтәсе килде, әмма бу – һичшиксез начар төгәлләнәчәк иде. Шулай килеп чыкты инде: аларның гаиләсендә олы кызлары Сәфинәне ныграк яраттылар.

Гөлнур моны һәрвакыт белде, аңлады. Моны аңлау өчен әлләр нинди башлы булырга кирәкми. Бу – һәр сүздә, һәр гамәлдә сизелеп тора, әтисе белән әнисе хәтта моны яшерергә дә теләмәде. Мондый мөнәсәбәт Гөлнурны кимсетә иде. Ул бер баланы икенчесенә караганда ныграк яратып булуын һич аңлый алмады.

«Мин бер начар нәрсә дә эшләмәдем. Әни тагын арттыра инде», – диде Гөлнур, тыныч булырга тырышып.

Сәфинә кулларын күкрәк турысында бер-берсенә аралаштырып куйды. Берәр нәрсәдән канәгать булмаса, гел шулай эшли ул.

«Әйе инде, син гел шулай дисең, гел «арттыралар» инде... Сиңа егерме яшь бит инде, башыңны эшләт бераз. Гөлнур, әйдә, әз булса да зурларча кылан инде. Җитәкчеңә шалтырат һәм гафу үтен. Бәлки әле эшеңә кире кайтырга да рөхсәт итәр», – дип акыл өйрәтте апасы.

Гөлнур әче елмаеп куйды.

«Болай эшләмәячәкмен, дип әйттем бит инде мин. Ул кафе миңа ошамый. Акчасы да күбрәк, кунаклары да ягымлырак булган башка берәр җир табармын», – диде Гөлнур.

«Башкасында да мондагы кебек булачак инде! Эш кафеда түгел, ә синдә! Сиңа гел нәрсәдер ошамый инде!» – дип кычкырып җибәрде Сәфинә.

Гөлнур көч-хәлгә түзеп торды. Хисләренә ирек бирәсе, гомерендә бер тапкыр булса да үз хисләрен ачыктан-ачык әйтәсе килде. Әмма чираттагы тапкыр тыелып калды, йөрәгендә дөрләгән үпкә хисләрен «сүндерде». Ул, бәхәсләшүне әнисе ишетер һәм тагын да ныграк борчыла башлар, дип курыкты, алай була калса, «ашыгыч ярдәм» чакыртмый хәлең булмас.

«Булды, җитте. Минем ял итәсе килә», – диде Гөлнур һәм үз бүлмәсенә таба атлады.

Мондый очраклар да иң дөрес карар – китәргә, үзеңә генә калырга. Бүлмәдә тыныч, шулай да әллә нидә бер булса да әнисенең һәм апасының тавышы ишетелеп ала. Кыз мондый карарга килүенә гаилә әгъзаларының нишләп шулай дулавын аңламады. Әле ярый әтисе берничә көнгә туганнарына китте. Әгәр ул өйдә булса, зур җәнҗалдан качып котылып булмас иде.

Егерме ел яшәп, гел канәгатьсезлек, шелтә белдереп торуларына күнегергә дә була иде. Һәм кайвакыт Гөлнур чынлап та әти-әнисенең һәм апасының сүзләренә исе китмәгән кебек тоела иде, әмма бу сүзләр рәнҗетә шул, үз-үзеңә карата шик уята. Мәктәп елларын искә төшерсә, аның үз-үзенә булган мөнәсәбәте белән проблемалар тулысынча әти-әнисенең гаебе аркасында икәнен аңлый иде. Гөлнур укуда югары нәтиҗәләргә ирешсә дә, алар аңа бәйләнерлек сәбәпне гел табып торды, гел ачуланды. Шунда күп еллар элек Гөлнурны борчыган бер хәл искә төште.

Ул вакытта Гөлнур 9нчы сыйныфта укый иде. Алдагы имтиханнар котны алып тора. Укытучылар да «авыр булачак» дип, гел колак итен ашап торды. Гөлнур һәр билге өчен борчылырга күнеккән. Ул класста яхшы нәтиҗәләргә ирешергә һәм әти-әнисен куандырырга теләп, имтиханнарга бик яхшылап әзерләнергә кереште. Ул вакытта апасы Сәфинәне беренче семестрда ук университеттан кудылар, һәм әти-әнисенең шуның өчен кайгырганын бик яхшы аңлады кыз. Апасы укырга йөрмәде диярлек, укытучыларына карата дорфа булды һәм университет хезмәткәрләренең ачуын китереп кенә торды. Әти-әнисе кызларын укытыр өчен аз акча түләмәде, әмма бу – Сәфинәне тамчы да борчымады. Әгәр Гөлнур шушындый берәр нәрсә китереп чыгарган булса, әти-әнисе аны әллә кайчан бәреп үтергән булыр иде. Тик Сәфинә белән бар да башкача булды. Алар хәтта аңа тавыш та күтәрмәде. Киресенчә, әти-әнисе Сәфинәне тынычландырды, укытучыларын аңа начар мөнәсәбәттә гаепләде. Олы кызларының югары белем алуын бик теләде әти-әнисе, әмма кызларына басым ясый алмадылар.

Гөлнур һәр имтиханга бик тырышып әзерләнде. Укытучылары да аны тырышлыгы, үҗәтлеге өчен мактап кына торды. Имтихан нәтиҗәләрен белгәч әти-әнисе һичшиксез сөенәчәк, дип ышанды Гөлнур. Классташлары күңел ачып йөргәндә, Гөлнур башын да күтәрми укыды, өйрәнде. Әлбәттә, аның да ял итәсе килде, әмма ял итеп, онытылып йөрсә ниндидер мөһим әйберне белми калырмын, дип курыкты. Имтиханнар төгәлләнгәч, шатлыкның иге-чиге булмады. Гөлнур барысын да яхшы тапшырганын белә, әмма нәтиҗәләр ул үзе көткәннән дә яхшырак булды.

Кызганыч, бу билгеләр кызның үзен һәм укытучыларын гына куандырды. Әтисе дә, әнисе дә кызларын мактамады.

«Алай мактанчык булырга ярамый! Ул кадәр горурланырлык әллә нинди катлаулы имтиханнар түгел, пүчтәк кенә. Мактанчык кешеләрне беркем дә яратмый», – диде Гөлфәния апа, исе дә китмичә.

«Мин мактанмыйм, имтиханнарны әйбәт тапшырдым, дип кенә әйттем. Сез шат түгелме?» – диде бер әтисенә, бер әнисенә карап, кәефе кырылган Гөлнур.

Әтисе Әсхәт абый чәен йотты да төпчек кызына карады.

«Син бит әллә нинди фәнни ачыш ясамадың. Нәрсәсенә сөенәсең? Яхшы уку – синең бердәнбер һәм төп бурычың», – диде.

«Апа начар укыды. Билгеләре начар булса да, аны гел мактадыгыз», – диде Гөлнур.

Гөлфәния апа кырыс итеп кызына карады. Кем дә булса Сәфинәнең уңышларын кимсетергә тырышса, җен ачуы чыга аның. Хәтта кызының уңышлары бөтенләй өч тиенлек кенә булса да.

«Без аны лаек булганга мактадык! Бертуган апаңнан көнләшү – начар гадәт. Сәфинә тугач безгә ничек авыр булганын үзең дә беләсең бит. Җыен пүчтәк өчен без аны ачуланырга тиеш дип уйлыйсыңмы?» – диде әнисе.

Әнисенең сүзләреннән Гөлнурның ачуы чыкты, ләкин ул үз хисләрен бик оста яшерә белә. Кыз әти-әнисенең нигә болай гаделсез булуын аңлый алмады.

«Ул үзе турында гына уйлый, аңа нәрсәдер аңлатырга тырышма да. Барыбер аңламый», – диде Әсхәт абый хатынына һәм телевизор карарга утырды.

Бу сөйләшүдән соң Гөлнур берничә сәгать бүлмәсендә елап ятты. Үпкә-рәнҗү аны йөрәген мең кисәккә телгәләде. Әти-әнисен сөендерер өчен күпме тырышты, күпме көч түкте бит ул. Һәм нәрсә килеп чыкты инде моннан? Берни дә! Кыз, никадәр генә тырышса да, апасыннан уза алмаячагына тагын бер кат инанды.

Ул апасының вакытыннан алда туганын һәм бик зәгыйфь булганын белә. Табиблар баланың исән калачагына шанслар бирмәгән. Әсхәт абый белән Гөлфәния апа көчләреннән килгәннең барысын да эшләде, хәтта күбрәк тә тырышты алар. Табибларның һәм әти-әнисенең тырышлыгы, үҗәтлеге ярдәмендә Сәфинә ныгый башлый. Ләкин әти-әнисе аны югалтудан барыбер куркып кала. Алар кызларын иркәләп, көен көйләп, бөтен теләген үтәп кенә торды. Һәм бу үз җимешләрен бирде. Сәфинә иркә, көйсез, сабырсыз, мөстәкыйльлеккә өйрәнмәгән бала булып үсте. Ул тирә-ягындагы бөтен кеше аңа нәрсәдер тиеш дип санады, ә үзе, җавап итеп, бернәрсә дә эшләргә әзер түгел.

Авырлыкларга да карамастан, әти-әнисе олы кызлары өчен өзелеп торды. Алар аның бер кимчелеген дә күрмәде, бөтен гаебенә дә күз йомдылар. Ә Гөлнур моны һич аңлый алмады. Апасының үткәне аның өчен аклану түгел. Сәфинә бөтен кешедән дә теләгән һәр нәрсәсен таләп итәргә тиеш түгел, дип уйлады Гөлнур. Әмма әти-әнисе бу фикер белән тамчы да риза булмады. Аларның тагын да ныграк ачуын китермәс өчен, Гөлнур эндәшмәскә булды.

Менә хәзер дә, караватында ятып, шул вакыттагы хәлләрне башында әйләндерде, кат-кат уйлады. Кыз әти-әнисенең ник болай кылануын аңламады. Сәфинә әледән-әле аларның күңелен кайтарып тора, өметләрен акламый, әмма аңа бер мәртәбә дә күтәрелеп авыр сүз әйтмиләр. Әсхәт абый белән Гөлфәния апа кызларының ниндидер гаепле якларында теләсә кемне гаепләргә әзер, әмма Сәфинәнең үзен генә түгел. Хәтта Сәфинә иң якын дус кызының егетен тартып алып, бер атнадан соң аны ташлагач та, әти-әнисе кызлары яклы булды.

Ә Гөлнур нишләп әнисенең ачуын чыгарды соң? Барысы да бик гади – ул үзенә начар мөнәсәбәттә булган эшеннән китте. Кыз мәктәпне алтын медальгә бетерде, шәһәрнең иң яхшы университетына укырга керде һәм, үзенә ипи-тозлык булса да акча эшләргә дип, эшкә урнашты. Укуны һәм эшне берьюлы алып бару авыр, әмма Гөлнур боларны яраклаштыра алды. Олы апасы әти-әнисенең акчасын туздырып, күңел ачып йөргәндә, төпчек Гөлнур алны-ялны белми эшләде, тырышты.

Дөресен әйтергә кирәк, Гөлнурның күптән күченәсе килә иде инде. Вакытында университетка барып җитәр өчен иртән таңнан уянырга кирәк. Мөстәкыйль тормышның да тәмем татып карыйсы килде аның. Гөлнур хезмәт хакының күп өлеше гаиләсенә, әти-әнисенә биреп барды. Әгәр ул фатир яллап күченеп китсә, ул әти-әнисенә акчалата ярдәм итә алмаячак. Кызның әти-әнисенә ачуы килсә дә, ул аларны барыбер беренче урынга куя шул.

Кемдер ишеккә шакып, Гөлнурны уйлануларыннан бүлдерде. Җавап та көтеп тормыйча, чакырылмаган кунак бүлмәгә килеп керде.

«Акча биреп тор әле?» – диде дә Сәфинә, карават читенә килеп утырды.

Апасының сүзләреннән көләсе килде Гөлнурның.

«Син чынлап әйтәсеңме ул? Мин эштән киттем һәм хәзер икенче эшне кайчан табачагымны да белмим. Минем үземә дә хәзер акча кирәк», – диде Гөлнур.

«Миңа да акча кирәк, ә әти белән әнидән иртән сорадым», – диде Сәфинә, исе китмичә.

«Котлыйм. Кара әле, син акчаны нәрсәдер эшләгән өчен түләгәннәрен беләсеңме соң ул? Беркем дә сиңа акча биреп, сине туендырып торырга тиеш түгел», – диде Гөлнур, үзен кулда тота алмыйча.

«Мин синең апаң, миңа акыл өйрәтергә кирәкми, үзем дә нишләргә икәнен белермен! Әйдә, акча бир дә, мин сиңа берничә көннән кайтарырмын», – диде Сәфинә.

«Синме? Син миңа берәр бурычыңны кире бирсәң, кояш икенче яктан чыгар! Акча кирәк булса – эш тап. Барысы да гади генә. Киңәш биргән өчен рәхмәт әйтеп тормасаң да була», – дип көлемсерәде Гөлнур.

Сәфинә, әлбәттә, моның белән бер дә риза булмады. Ул сеңлесен кимсетте дә, ишекне шапылдатып, бүлмәдән чыгып китте. Гөлнурга үз фикерен белдерергә форсат еш чыгып тормый, шуңа күрә хәзер ул үзеннән бик канәгать иде. Әмма иртән яхшы кәефнең тамчысы да калмады, ни гаҗәп, моңа сәбәпче Сәфинә булды.

Гөлнур яңа эш табуның җиңел булмаячагын аңлады. Ул калган акчасын дөрес итеп бүләргә уйлады һәм юк-барга тотмаска булды. Әмма акча янчыгында бердәнбер 100 сумлык кына калган. Гаҗәп! Ул бит кичә картасыннан соңгы ун меңне алганын һәм бер тиенен дә тотмаганын бик яхшы хәтерли. Апасы белән булган сөйләшү хәтеренә килде. Гөлнурның өстенә салкын су койгандай булды. Сәфинә элек тә шулай кылана иде, әмма бу юлы түземлеге төкәнде. Кыз тизрәк бу хәлгә ачыклык кертергә теләп, бүлмәсеннән атылып чыкты. Әтисе әле өйдә түгел, ә әнисе иртәнге аш әзерләп йөри.

«Ниһаять, уянгансың. Эштән киткәнсең икән, ичмасам өйдә булышсаң ярар иде. Әле бит бүген укырга да барасы түгел», – дип әче телләнде әнисе.

«Сиңа да хәерле иртә, әни. Ә апа кайда?» – диде Гөлнур.

«Сәфинә әллә кайчан торып, эшләре буенча чыгып китте инде. Көне буе йоклап ятмый», – диде Гөлфәния.

«Бәлки, аңа эшкә урнашырга вакыттыр инде? Ул – олы кыз, үзенә җаваплылык алыр яшьтә», – диде Гөлнур.

Гөлфәния төпчек кызына зәһәр итеп карады.

«Кичә кәефемне бозып бетермәдем дисеңме әллә? Апаң нәрсә эшләргә икәнен үзе белер. Үзеңне кара! Апаң – бик нәзберек, нечкә күңелле кеше. Ул хәзер эшли алмый әле. Ә сиңа әзрәк ярдәм итсәң дә ярар иде», – диде әнисе.

«Ул минем акчаларымны урлаган! Мин йоклаганда сумкамнан алган! Шулай эшләү дөресме соң?» – дип пыр тузынды Гөлнур.

«Авызыңны яп! Сәфинә – синең апаң! Аның өчен акчаң жәлме?» – диде Гөлфәния.

Гөлнур бер мизгелгә югалып калды. Ул әнисенең кабат апасы яклы булуына ышана алмады.

«Мин ул акчаларны эшләп таптым! Аның нинди хакы бар?» – диде Гөлнур.

Бу ызгыш берәр минут чамасы дәвам итте дә, аннан әнисе кабат йөрәгенә ябышты. Гөлнур бик курыкты. Әнисен шундый хәлгә җиткергән өчен үзен гаепләде. Бәхеткә, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килмәде. Гөлфәния даруларын эчте дә, диванда ятып торды, әкренләп хәлләнде. Әмма ул кызын гаепләүдән туктамады. Нишләптер, әнисе фикеренчә, бу хәлгә Гөлнур үзе гаепле иде.

Берничә сәгатьтән Сәфинә кайтып керде. Йөзендә елмаю, ә ике кулында да – пакетлар. Ул яңа күлмәкләрен киеп карый-карый көзге каршында бөтерелде. Гөлнур кабат берни дәшмәде, тырнаклары тиресенә батып кергәнче, бар көченә учларын гына йодрыкка төйнәде.

Гөлнур яңа эш тапканчы берничә ай узды. Кызга эш графигы белән дә, хезмәттәшләре белән дә уңыш елмайды. Монда барысы да бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә һәм ниндидер катлаулырак хәлләргә гел бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар. Бу кечкенә кафе Гөлнур укыган университетка да якын гына. Эш көннәрендә Гөлнур укудан соң берничә сәгать эшләде, ә ялларда тулы эш көнендә булды. Акчасы теләгәнчә үк күп булмады, әмма Гөлнур барыбер канәгать иде. Әти-әнисе акчалырак эш табарга кушып карады, әмма Гөлнур иңнәрен генә сикертте.

Шул кафеда ул Роза белән танышты. Роза – кара чәчле, сөйкемле, шат күңелле хатын, бу кафега еш килә. Чәйлекләрне дә мулдан калдыра, кафе хезмәткәрләре белән дә ягымлы мөнәсәбәттә. Кафеның хуҗасы аның якын дус кызы иде, аның белән монда еш очрашалар. Гөлнур еш кына Розага хезмәт күрсәтте, һәм алар дуслашып киттеләр.

Яңа танышы сөйләшер өчен темалар табып кына тора. Гөлнур официант алъяпкычын салып, кунак янына утырып, аның белән рәхәтләнеп сөйләшә алмавына үкенә. Мондый мөмкинлек бары тик кыска ял вакытында гына эләгә. Гөлнур ул мизгелләрне ярата, чөнки Роза мөлаем әңгәмәдәш кенә түгел, ә шактый зирәк, акыллы хатын да.

Ул кичне Гөлнур эшеннән сорап, курсташлары белән концертка барырга теләде. Башка студентлар белән, ниһаять, уртак тел таба алуына шундый сөенде ул. Эшендә бернинди мәшәкать чыкмады, Гөлнурга ял бирделәр. Ул бераз капкалап алырга һәм концерт булачак клубка барырга уйлады. Әмма әнисе шалтыратып, бөтен планнарын бозды.

«Эшеңнән сорадыңмыни?» – диде һәрвакыттагыча канәгатьсез тавыш белән.

«Әйе! Дусларым белән очрашуга мин шундый шат, белсәң иде!» – дип сөенеп әйтте кыз.

«Башка юлы барырсың, син миңа өйдә кирәк. Сәфинә чирләп китте, аңа җиләк-җимешләр кирәк. Мин аны өйдә үзен генә калдырып чыгып китә алмыйм, ә әтиең эштә» – диде Гөлфәния.

«Әни, апа ютәлли генә! Куркыныч нәрсә түгел бит. Әти ике сәгатьтән кайта. Апа көтеп тора алмый әллә?» – диде Гөлнур, кәефе төшеп.

«Апаңның сәламәтлеге начар, беләсең бит! Гел үзең турында гына уйлап ятма инде. Мин кушканны эшләү авырмы сиңа?» – диде әнисе.

Гөлнур авыр сулады.

«Мин концерттан соң кайтам. Гафу ит», – диде дә трубканы куйды.

Ул беренче тапкыр әнисенә «юк» дип әйтә алды, беренче мәртәбә аңа каршы килде. Бу ниндидер каршылыклы хисләр уятты. Гөлнур кымшанмыйча өстәл янында утырды һәм нәрсә эшләргә дә белмәде. Ачуы сүрелде, әмма үзен гаепле тоя башлады. Хәзер Гөлнур дөрес эшләвенә шикләнә иде.

«Сәлам, син бүген эшләмисеңме?» – диде таныш тавыш.

Гөлнур аны шундук таныды.

«Хәерле көн, Роза. Әйе, ял сораган идем», – диде ул.

Роза башын бер якка иеп, Гөлнурга игътибар белән карады. Бераздан аның янына килеп утырды.

«Барысы да әйбәтме?» – дип сорады.

«Әйе, әни белән бераз әйткәләшеп алдым. Мондый хәл еш була, ияләнсәм дә ярар иде инде», – диде Гөлнур, елмаерга тырышып.

«Аңлыйм, синең яшьтә минем дә әни белән мөнәсәбәтләр катлаулырак булды. Һәр сөйләшүдән соң мин үземне коточкыч хис итә идем», – диде Роза.

«Чынмы? Ә ничек җайладыгыз?» – дип кызыксынды Гөлнур.

Роза көлемсерәп куйды.

«Әни белән аралашмый башладым. Куркыныч яңгырый инде, әмма башкача булмый иде. Ул мине гел кимсетте, минем проблемаларымны да, уңышларымны да күрмәде, белмәде. Безнең арада булганнарны сөйләүнең мәгънәсе юк инде. Бер генә киңәш бирә алам – аралашуыңны кимет. Тормышыңнан алып ташлау мәҗбүри түгел, шулай да азрак аралаш», – диде Роза.

«Без бергә яшибез. Әни белән аралашмый тору мөмкин булмаячак, проблема да анда гына түгел», – диде Гөлнур.

«Алайса, үзеңә фатир яллап тор. Беренче вакытларда мөнәсәбәтләрегез коточкыч булачак, әмма, вакыт узгач, җайлана ул», – диде Роза.

«Сезнеке җайланмаган бит», – диде Гөлнур.

«Мин бу юлны үзем сайладым. Әни дуслашырга теләде, әмма аның иртәме-соңмы талашу өчен кабат сәбәп эзләячәген белдем», – диде Роза.

Гөлнур тагын ярты сәгать Роза белән сөйләшеп утырды. Кафедан чыккач, Гөлнур концертка бармады. Розаның сүзләре аны куркытты да, шул ук вакытта ниндидер этәргеч тә бирде. Куркытса да, әти-әнисеннән аерылыр вакыт җиткәндер. Фатир яллап яшәргә акчасы юк иде, хезмәт хакы алырга да әле ике атна вакыт бар. Гөлнур бу вакыт эчендә кире уйлаячагын анык белә, шуңа күрә тимерне кызуында сугарга теләде. Бәхеткә, ул үз «кесәсенә» туры килердәй бер бүлмә таба алды. Гөлнур өенә җиләк-җимешләрсез генә кайтып керде һәм шуның белән кабат әнисенең җенен чыгарды. Бераздан әтисе кайтып җитте, ул да кызына кычкырып ташлады. Әмма Гөлнурга барыбер иде. Ул әйберләрен юл сумкасына тутырды да йокларга ятты. Иртән уянгач, беренче эш итеп, бүлмә хуҗасына шалтыратты, алар бөтенесен җентекләп сөйләште, килеште.

Гөлнур күченеп китәргә җыенганын әйткәч, әти-әнисенең ачуы кабарды. Нәрсә генә ишетмәде Гөлнур! Апасы да читтә калмады. Күңеленә авыр булды, әмма Гөлнур елмайды гына. Ул инде бүген үк башка урында йоклаячагын уйлады. Әйберләрен алды да, әти-әнисе фатирыннан чыгып китте. Күңеле тынычланып калды. Бүлмәгә килеп җиткәч, әйберләрен урнаштыра башлады. Ремонты начар инде, әмма Гөлнур артык кайгырмады. Ул тиздән яхшырак фатир яллый алачагына ышана иде, бары тик бераз көтәргә, сабыр итәргә генә кирәк.

Бу адым аның тормышын үзгәртте. Беренче вакытларда мондый ялгызлыкка күнегү авыррак булды, әмма кыз бирешмәде. Ул әти-әнисенә шалтыратты, әмма тегеләре телефонны алмады. Бары тик ике айдан соң гына Гөлфәния кызына үзе шалтыратты. Ул кызы белән коры гына, битараф кына сөйләште, әмма Гөлнур, киләчәктә бар да җайланыр, дип өметләнә. Аңа рәхәт иде. Ул бер бүлмәле җыйнак кына фатир яллый алды, үз акчасын үзенә тотты һәм тынычлыгын беркем бозмаячагын белеп, курыкмый яши бирде.

Әлбәттә, Гөлнур гаиләсенә ярдәм итми башлавына үзен гаепле дә тоя, әмма бу хистән котылырга өйрәнде. Ул әти-әнисенә ярап, алар кубызына биеп түгел, ә тормыштан тәм табып яшәргә кирәклеген аңлый. Апасы белән бетмәс-төкәнмәс ызгышлар да аның хәлен ала иде. Гөлнур, ниһаять, ирек тәмен татыды һәм моннан баш тартырга бер дә әзер түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100