Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирек Шәрипов: "Милли телләрне өйрәнү рус теленә зыян китерә дигән ялганны туктату кирәк"

Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар теле мәсьәләсе буенча Халыклар дуслыгы йортында бер төркем белгечләрнең республика күләмендә җыелыш уздыруы, милли телләрне өйрәнү рус теленә зыян китерә алмавы турында һәм татар теле укытучыларының бүгенге халәте турында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Ирек Шәрипов: "Милли телләрне өйрәнү рус теленә зыян китерә дигән ялганны туктату кирәк"

"25 ел эчендә татар теленә каршы чыккан кеше булмады"

- Ирек Илдусович, Татарстанда озак еллар дәвамында татар һәм рус телләре мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә тигез күләмдә укытылып килде. Сез ничек уйлыйсыз: ике дәүләт теленә мондый караш нәрсә бирде?

- Ул Татарстанның бүгенге халәтенә китерде. Монда яшәүче бөтен халык - татармы, русмы, маримы, удмуртмы, мордвамы, чувашмы, бер-беребезне тиң кешеләр дип күрәбез. Татар һәм рус телләрен өйрәнүне кайчан керттеләр, кемнәр кертте дигән сорауга җавап табу өчен, 25 ел элек булган вакыйгаларга кайтырга кирәк. Ул вакытта Татарстан Конституциясен кабул иткән депутатлар кемнәр алар? Алар бөтенесе дә татар өчен җан атучы кешеләр булдымы икән яки алар арасында да төрлеләре булганмы? Депутатлар составына күз салсак, анда руслар да бар. Русларның да әллә нинди карашта торучылары бар. Аларны соңгы чиктә шовинизмда гаепләүчеләр дә булды. Татарлар арасында да сул һәм уң якка каеручылар күп иде. Төрле фикердәге депутатлар, дәүләт җитәкчеләре башка юл юк, телләрне тигез рәвештә өйрәнергә кирәк, бөтен халыкка тигез караш булырга тиеш дигән карар кабул итте. Татарны яисә русны яраткан өчен генә түгел, башка юл булмаганга күрә. 25 ел элек тә башка юл юк иде, бүген дә башка юл юк дигән фикердә торабыз. Күпчелек Татарстан халкы да нәкъ шушы фикердә тора. Бүген, дөресен әйтик, мәгарифтә кайбер хаталар булуны файдаланып һәм соңгы елларда яңа электрон мәгълүмат аралашу чаралары булуны файдаланып, халыкны урыныннан кузгатырга, үз ягына каерырга теләүчеләр бар. Сул яктан да, уң яктан да. 25 ел эчендә татар теленә каршы чыккан кеше булмады, булса да аларның саны берничә дистә генә. Җәмгыятьтә андый кешеләр һәрвакыт була: бүген татар телен укытсак, каршы чыгучылар булачак, укытмасак та, каршы чыгучылар булачак.


"Һәр халыкка тигез караш булырга тиеш"

25 ел элек төрле караштагы депутатлар – руслар да, татарлар да, башкалар да, бердәнбер мөмкин булган карарны кабул итте. Милли республикада, күпмилләтле дәүләттә тыныч яшим дисәң, һәр халыкка тигез караш булырга тиеш. Халыкка рәхмәт әйтергә кирәк - һәрвакыт аңлый. Моның бер дәлилен тагын бер тапкыр китерәсем килә. Телләр мәсьәләсе буенча җәмгыятебез кайный башлады. Нәрсә эшләргә кирәклеген таксистлар, чәчтарашлар, базарда сатучылар акыл сатып утыра. Кемдер татар телен бетерергә кирәк, мәктәптә ирекле рәвештә өйрәтсеннәр, ди. Кемдер гел татарча гына укытыйк, ди. Бу мәсьәләләрне белгечләр билгеләргә тиеш, беренчедән. Икенчедән, халык тарафыннан ышаныч мандаты яулаган кешеләр, депутатлар, җитәкчеләр, һәрбер җирдәге халыкның сүзен тыңлап урталыктагы бер карар кабул итәргә тиеш. Шуңа күрә без Халыклар дуслыгы йортында белгечләрне җыеп, тел мәсьәләсе буенча республика күләмендә җыелыш уздырдык. Анда өч төркем кеше чакырдык. Беренче төркем - районнардагы, шәһәрләрдәге рус теле һәм әдәбияты методик берләшмәләре җитәкчеләре. Бу белгечләр фикерен ишетү безнең өчен бик мөһим иде. Татар телен өйрәнү рус телен өйрәнүгә зыян китерә дигән ялган лозунг күтәрелә. Бу чыннан да шулаймы дип белгечләрдән сорадык. Икенчедән, бу җыелышка республика район, шәһәрләрендәге татар теле һәм әдәбияты методик берләшмә җитәкчеләрен чакырдык. Татар телен мөстәкыйль сайлап, ирекле рәвештә генә өйрәнү мөмкинме, бу нинди нәтиҗәләргә китерәчәк дигән сорау безгә шулай ук кызыклы иде. Болардан тыш мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләрен, галимнәрне чакырдык.

"Телнең дәүләт теле дигән статусы бар икән, аны өйрәнү мәҗбүри"

Озак кына фикер алышканнан соң, мәгариф министрлыгы үзенең тәкъдимнәрен кертте. Ул тәкъдимнәр өч өлештән тора. Беренчесе, әлбәттә, татар телен өйрәнүне, дәүләт теле буларак, мәҗбүри рәвештә калдыру. Дәүләт телен ирекле өйрәнү дигән факт ул бер генә дәүләттә дә, бер территориаль берәмлектә дә юк. Әгәр дәүләт теле дигән статусы бар икән, бу, әлбәттә, аны тиешле күләмдә мәҗбүри өйрәнү дигән сүз. Бу аксиомадан кире кайтырга берничек тә ярамый. Икенчедән, соңгы елларда тел буенча каршылыкларның нигезе: мәгариф системасында тигезләү өлешендә методиканы яхшырту һәм заманчалаштыру өлкәсендә аерым кимчелекләр булуы. Бу – факт. Аларны төзәтү кирәк. Ул ассызыкланды. Иң беренчесе һәм иң мөһиме – телләрнең статусы бер булу. Дәүләт телләрен мәҗбүри өйрәнү беренче чиратта булырга тиеш. Укыту методикалары, сәгатьләр саны – монысы белгечләр мәсьәләсе. Аны чынбарлыктан чыгып хәл итмичә булмый.


"Татар теленә каршы эшли торган факторлар бар"

Бүгенге көндә туган телләргә, шул исәптән татар теленә каршы эшли торган факторлар бар: ул шәһәрләшү, урбанизация, глобализация. Татар теленең мохитен киңәйтмичә торып, балалар өчен сәгатьләрен арттырып кына тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмый. Мәгариф министрлыгы үзенең карарын тәкъдим итте: татар телен мәҗбүри укытуны калдырырга, әмма аның вакытын чикләргә. Кызганычка каршы, мәгариф министрлыгы үзе шундый карар тәкъдим итте. Бу беренче өлеше. Икенче өлеше, 10-11 сыйныфларда, илдәге мәгариф системасын, бөтен реформаларны искә алып, анда имтиханнарга әзерләнү кирәклеген искә алып, татар телен ирекле өйрәнү дигән әйберне кертүне мөмкин дип тапты. Бу җыелыш барышына без әзер идек. Үзебез дә, каршылыклы фикерләр булыр дип, теге яки бу якка аргументлар әзерләп куйган идек. Чөнки җыелган кешеләр арасында, әйткәнемчә, рус телен алга сөрүчеләр, татар телен алга сөрүчеләр бар иде. Һәркем үз милләтен кайгырта. Шул исәптән эмоциональ кешеләр бик күп иде.

"Татар теле укытучыларына татар телен укыту кыскартылачак дигән тәкъдимгә тавыш бирдерттеләр"

Анда утыручы татар теле укытучыларын күз алдына китерегез. Аларга татар телен укыту фәлән сәгатькә кадәр кыскартылачак дип тәкъдим ителде һәм моңа тавыш бирергә кирәк. Өченче өлеше - һәрбер районнан килгән ата-аналар җәмәгатьчелеге. Алар арасында татар теле дәресләрен кыскартыйк диючеләре дә һәм каршы чыгучылары да бар иде. Аларга да уртак карар тәкъдим ителде: татар телен өйрәнүне мәҗбүри рәвештә калдырырга дигән.

"Татар телен өйрәнүне мәҗбүри рәвештә калдырырга дигән тәкъдим елап кабул ителде"

Без кара-каршы килеп, конфликтлар чыгар дип көткән идек. Әмма Татарстан җәмгыятенең үзенчәлеге: ни гаҗәп, анда җыелган халык бу карарны бер тавыштан кабул итте. Елап кабул иттеләр. Күз яшьләре булган кешеләр дә бар иде, чөнки югалтуларыбыз күп. Римма Атласовна Ратникова сүзе белән әйтәсем килә: “бу бик зур чигенеш, булганнан бик күп кире кайту, әмма килеп туган вәзгыятьтә, күрәсең, башка юлы юктыр, ата-аналарның, татар һәм рус теле укытучыларының уртак карарга килүләре, җәмгыятебезнең җитлеккән һәм бер-беребезгә юл куярга әзер булуын күрсәтә торган әйбер”.


"Бүгенге компромисс заман халәтенә бер җавап"

- Моны бит, үзегез әйткәнчә чигенеш дип, ниндидер фаҗига кебек кабул итүләр бар?

- Фаҗига итеп кабул итү бар. Җәмгыятьнең күп өлешендә бу шулай кабул ителә. Моның нигезләре, әлбәттә, шулай ук тарихта. 25 ел элек татар теленең статусын бик нык күтәрү кирәк иде, чөнки ул вакытта татар теленең статусы шул дәрәҗәдә түбән иде, аннан да түбән төшәргә мөмкин түгел иде. Бу халыкта бары тик нәфрәт кенә уята иде. Илебезнең, татар халкының  киләчәге булсын өчен, ул вакыттагы компромисс – ул тип-тигез итү өчен кирәк иде. Бүгенге компромисс, күрәсең, заманның хәзерге халәтенә бер җавап, әмма һәрбер хәрәкәт дулкын сыман бара.

"Мөмкинлекләрнең бик аз өлешен генә куллана алдык"

Чыннан да 25 ел эчендә үзебезнең дә кимчелекләребез көчле булды, танымый булмый. Мөмкинлекләр күп иде. Без аларның бик аз өлешен генә куллана алдык. Заманча укыту методикалары да, бик популяр булган мәгълүмат чаралары да, бик популяр булган сәнгати проектлар да, кызганычка каршы, тиешле дәрәҗәдә тумады. Халкыбызның күп өлеше бүген битараф массага әверелеп бара иде. Бу халәт халыкны әле бераз уятып җибәрде.

- Димәк, үзең эшләмисең икән, кемдер килеп эшләп бирми?

- Беркем дә. Кызганычка каршы, ул җәмгыятебезнең бер халәте, бездә совет чорыннан калган бер ышану инде ул - өстәгеләргә, җитәкчеләргә ышану. Мин тик кенә торыйм әле, кемдер эшләр дип, әмма, без көннән-көн күрәбез, үзең эшләмәсәң, синең өчен беркем дә эшләми.

"Милли телләрне өйрәнү рус теленә зыян китерә дигән ялганны туктату кирәк"

Алай да, минем бер куркыныч хәрәкәт турында әйтеп үтәсем килә, ул да булса, ялган тарату. Ялганны туктатырга кирәк. Татар телен өйрәнү, мари телен өйрәнү яки удмурт телен өйрәнү рус теленә зыян китерә дигән ялганны туктату кирәк. Бу бернинди дә мантыйкка сыя торган эш түгел. Татарстан балалары яки башка милли республикада яшәүче балалар үз телен белгәнгә күрә, рус теленә зыян китергән халыклар түгел.

"Икетелле кешенең күзаллавы киңрәк"

Бу мисалны үз тормышымда беркайчан да күргәнем булмады. Икетелле кешенең һәрвакыт күңеле байрак, күзаллавы киңрәк. Һәрбер тел - бер дөнья, диләр. Безнең белгечләребез күпме тәкрарлый: без БДИ нәтиҗәләре буенча Мәскәүдән кала икенче урында бара торган төбәк. Әгәр дә татар телен өйрәнү зыян китерсә, шундый нәтиҗә булыр идеме? Әлбәттә, үзебезнең көндәлек тормышыбызда да күрәбез: шәһәр балалары гына түгел, авылда яшәүче бөтен балалар да рус телендә иркен сөйләшә, белә һәм татар телен өйрәнү монда зыян китергән фән түгел. Бу ялганны туктатырга кирәк. Бу нигезсез бер ялган.

"Татар теленең нигә кирәге бар дип татар телен белмәгән кеше генә әйтә"

Икенче бер ялган – татар теленең нигә кирәге бар дигән? Бу кайдан чыккан сүз? Татар телен белмәгән кеше генә шулай дип әйтә ала. Без Татарстанда яшибез. Моңа кадәр мин Удмуртиядә яшәдем. Минем бик күп дусларым Пермь, Киров, Мәскәүдә, Сахалинда яши. Әйтик, миңа татар теле гомер буе кирәк, иртәдән кичкә кадәр. Татар телендә без гаиләдә аралашабыз, татар телендә без балаларны тәрбиялибез, татар телендә без үзебезнең күпсанлы милләттәшләребез һәм төрки кардәшләребез белән аралашабыз. Халыклар дуслыгы йорты директоры буларак, мин үземнең эштән чыгып әйтәм, әгәр дә безгә Казахстанның генераль консулы Нускабай килә икән, ул казах телен белә, рус телен һәм башка чит телләрне белә, әмма безгә аралашу өчен иң җиңел тел - ул һәм мин белгән телләрдән – татар теле. Без Нускабай белән татарча сөйләшәбез. Аның өчен ул бәлки казах теле дип аталадыр, минем өчен ул татар теле. Нигездә бу бер тел һәм аның тел белү дәрәҗәсе белән минем белем һәм тел белү дәрәҗәсе бер чама күрәсең.


"Рус теле генә түгел, ә татар теле дә милләтара аралашу теле"

Рус теле турында милләтара аралашу теле дип әйткәндә, татар теленең дә бу функциясен онытмаска иде. Бишкәккә самолет белән очканда, бу рейсны Кыргызстан авикомпаниясе тормышка ашыра. Анда “Җидегән” дигән кыргыз телендә журнал таратыла. Мин ул журналны бернинди әзерлексез үземнең татар телемдә укыйм, бу чынлыкта да шулай. Үзбәк рәисе белән без шулай ук, ул үзбәк телендә, мин татар телендәге урталыктагы бер телдә сөйләшәбез. Безгә бу уңайлы, аңлашыла торган тел, татар телен һич кимсетерә ярамый. Татар теле нәрсәгә кирәк дигән ялганны да туктатырга кирәк. Ул бик кирәкле тел. Әйтик, төс аермаучы кешеләр бар бит, мәсәлән, зәңгәр төсне аның беркайчан да күргәне юк, аның өчен зәңгәр төс юк, әйтик ул соры төс һәм ул әйтә: нигә кирәк ул зәңгәр төс? Зәңгәр төс ул кирәк, күрә белгән кеше өчен, зәңгәр төс ул бик матур төс, әмма, кызганычка каршы, син аны күрмисең икән инде, бәлки дәваланып буладыр... Әгәр дә син бер телне белмисең икән, син аны өйрәнсәң, синең өчен тагын бер дөнья ачылыр иде, дөньяң матуррак булыр иде, бу әйберләрне шулай ук аңлатырга кирәк.

"Тел белү культурасы аксый"

Тел белү культурасы, тәрбиясе аксый. Чит илләрдә һәммәбезгә дә булырга туры килә. Һәрберебез гаҗәпләнәдер инде. Шул ук Төркия, Мисыр, Кипр булсынмы - кайсы илне алсаң да, кайсы кибеткә генә керсәң дә, уртакул гына, уртача гына белемле сатучы, әгәр дә кибеткә кергән сатып алучы Германиядән килгән кеше булса, аның белән немецча сөйләшә башлый, Гарәбтән килгән кеше булса гарәпкә күчә, инглиз булса инглиз теленә күчә. Гап-гади кием сатучысы, хезмәткәр дә дүрт-биш тел белүне үзе өчен гап-гади бер эш дип саный. Күрәсең, ул зур дәүләттә яшәүче кешенең психологияседер инде.

“Без иң бөек дәүләттә яшибез, нигә безгә башка телне өйрәнү кирәк дигән психология бар”

Америкада да шундый психология. Бер зур делегация белән анда булырга туры килде. Безнең беренче юморыбыз, шаяруыбыз американнардан шул булды: үз телләреннән башка бер тел дә белмиләр һәм кирәк дип тә санамыйлар, чөнки алар: “Без иң бөек дәүләттә яшибез, нигә безгә башка телне өйрәнү”, - дип уйлыйлар. Бу психология бездә дә бар, ягъни бер рус телен белсәң, шул җитә дигән психология илебездә яшәп килә. Күптеллелек психологиясен шулай ук кертергә кирәк. Бүгенге көндә Татарстанда үзебезнең җиде миллионлык халкыбыз өчен татар телен белү гадәти хәл булырга тиеш. Бу норма дигән фикерне халыкка сеңдерү бик мөһим.

- Сез озак еллар Удмуртиядә яшәдегез. Удмуртиядә үз вакытында дәүләт телен, удмурт телен мәктәпләрдә мәҗбүри кертмәделәр һәм сез моның нинди нәтиҗәләрен күрәсез, бүген удмурт теле нинди хәлдә?

- Кызганыч хәлдә удмурт теле. Мин моны зур ачыну белән әйтәм. Удмуртлар үз телләрен югалып баручы телләр исемлегенә кертә. Ул рәсми рәвештә шул исемлеккә керде, ялгышмасам. Рәсми рәвештә кермәгән булса да, удмуртлар үз телләрен югалып баручы тел дип исәпли. Моның сәбәбе, әлбәттә, мәгариф системасында да. Үз вакытында Удмуртиядә тел мәҗбүри кертелгән булса, анда яшәүче барлык халыклар да, удмуртлар үзләре дә откан булырлар иде дип саныйм. Безнең илебез өч зур катлам халыктан тора. Аның иң зур өлеше славян халыклары, әлбәттә, рус халкы. Икенче өлеше - төрки халыклар һәм өченче өлеше фин-угор халыклары. Фин-угор халыклары арасында иң зур халык –удмурт. Удмуртны аңлаган кеше бөтен фин-угорны аңлый. Чит илдә яшәүче фин-угор халыклары турында искә алсак, Финляндия, мәсәлән, беребезгә дә зыян итмәс иде алар белән аралашу. Ә мәктәптә дәүләт теле мәҗбүри рәвештә өйрәнелмәү, нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Мин интернеттан кечкенә генә бер интервьюны алып килдем. Ул Россия Дәүләт Думасының фән һәм мәгариф комитеты җитәкчесе Вячеслав Никоновның мәкаләсе. Анда күрсәтелгән саннарны әйтеп үтәсем килә: соңгы 25 ел эчендә элекке советлар союзында рус телендә сөйләшүчеләр саны 50 миллион кешегә кимеде, ди. “С момента распада советского союза мы потеряли 50 миллионов рускоязычных, это тенденция продолжается, - сказал Никонов журналистам. Тагын бер тапкыр әйтәсем килә: Вячеслав Никонов Россия Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты җитәкчесе. Ул әйтә: “Столь значительные потери, в числе говорящих по-русски, связаны с тем, что в школах многих стран бывшего советского союза, русский язык был обязательным для изучения, а сейчас этого нет нигде. По разным оценкам до распада советского союзы число говорящих на русском языке, составляло порядка 350 миллионов человек, а в настоящий момент этот показатель уже менее 300 миллионов человек, это необратимо, сказал Никонов, - потому что русский язык сохраняется только там, где является частью образовательной системы”. Шушы гап-гади саннардан чыгып, үзебезгә дә сорау бирергә була. Әгәр дә татар телен өйрәнүне мәҗбүри рәвештә үзебезнең мәгариф системасында калдырмасак, аның нәтиҗәсе нинди булачак... Әгәр бөек рус теле дә шундый хәлгә килә ала икән, 20-25 ел эчендә үзенең шундый зур өлешен югалта икән?

"Телне гаилә генә саклый дигән сүз дөреслеккә туры килми"

Телне гаилә генә саклый дигән сүз дөреслеккә туры килми. Телне гомумән җәмгыять саклый. Гаилә - җәмгыятьнең бер өлеше. Мәгариф, тәрбия системасы - җәмгыятьнең икенче өлеше. Мохит - җәмгыятьнең өченче өлеше. Кибет, почта, транспорт, юл, бөтенесе бергә мохитне һәм телне саклау системасын барлыкка китерә. Телне мәгариф системасыннан алсаң, аның нәтиҗәсе, рус теленеке ничек булган, татар теленеке дә шул булачак, шуңа күрә моңа һич тә юл куярга ярамый. Аңлату эшләрен дәүләт җитәкчеләре тарафыннан да, халыкыбыз белән дә бу турыда көн саен сөйләшергә һәм системаны саклап калырга кирәк.

- Ирек Илдусович, шушы ук сорауның дәвамы дип тә әйтергә була инде. Татар районнарында ишеткән бар, мәсәлән, безнең районда татар теле беркайчан да югалмый, бездә халыкка рус телен белергә кирәк дигән фикер бар. Сез мондый фикерле ата-аналарга нәрсә әйтер идегез?

- Монда чын белән ялганны аера белергә кирәк. Андый ялгыш фикерләр тудыручылар бар. Ялгыш фикерне кемдер махсус рәвештә тудыра. Кемдер тормышны, илебезне, заман җәмгыятен начар күз алдына китергәнгә шундый фикергә килә. Дәүләт сакламаса, система сакламаса, бүген синең авылда, синең районда какшамас кебек тоелган әйберләр иртәгә юкка чыга икән, безгә рус телен күбрәк өйрәнү кирәк дигән әйберне мин аңлыйм. Әйтик, Кавказ республикалары, алар 95-97% моноэтник республикалар. Анда башка халык та юк. Аларга дөньяга чыгу өчен, укырга керү өчен, рус теле кирәк. Анда тел югалту куркынычы юк, чөнки алар моноэтник республикалар, анда гел бер төрле халык яши. Алар берничек тә үзләренең чечен теленме, ингуш теленме югалта алмый. Аларның милли гореф-гадәтләрне саклау традициясе безнекенә караганда күпкә көчлерәк. Үз республикасыннан читкәрәк чыгу өчен, рус телен өйрәнү, алар өчен ул, безгә караганда күпкә актуаль бурыч. Аларның рус телен өйрәнү, безнекенә караганда, мөмкинлекләре чикләнгәнрәк.

"Бездә нигездә республикада - рус мохите, шәһәрләрдә - рус мохите, авылларда да - рус мохите"

Әмма бездә башка вәзгыять – милләтләр саны да - рус белән татарның саны - безнең республикада тәңгәл дип әйтергә мөмкин. Бездә нигездә республикада - рус мохите. Шәһәрләрдә - рус мохите, инде авылларда да - рус мохите. Шул ук мәктәп программасы, татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән башка, нигездә фәннәр рус телендә өйрәнелә. Телевидение, интернет, радио, тулы тәүлек дип әйтергә була, рус телендә эшли, шуңа күрә без рус мохитендә яшибез. Рус телен белми калыр дигән сүз 20 гасыр башында бәлки дөрес булгандыр, ләкин 21 гасырда бу инде актуаль нәрсә түгел. Монда ничек рухи байлыгыбызны, үзебезне ничек югалтмаса  дигән әйбер өстенлек алырга тиеш.

- Сез, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе буларак, ничек уйлыйсыз: бүтән халыклар, төрки булмаган республикаларның җитәкчеләре татар телен ни дәрәҗәдә кирәк дип саныйлар?

- Бу, чыннан да, бик кызыклы сорау.  2010 елгы халык исәбен алу буенча республикада 173 милләт теркәлгән. 216 милли-мәдәни оешма эшли бүгенге көндә республикада, төрле районнарда, төрле халыкларның, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 37 милли-мәдәни автономия эшли. Һәрберсе белән сөйләшеп торабыз. Алар үз милләтләренең вәкилләре генә түгел, һәрберсенең гаиләсе бар, һәрберсе баласына тәрбия бирә. Ул балалар мәктәпкә йөри, алардан да: “Сез ничек карыйсыз татар телен өйрәнүгә?” дип сорыйбыз. “Уңай карыйбыз”, диләр. Минем башка җавап ишеткәнем юк. Ул, чыннан да, шулай. “Химияне, физиканы татарча укыту кирәк түгелдер инде”, - ди миңа әрмән оешмасы рәисе, көлеп әйтә инде ул. Татарстанда яшәгән кеше өчен, милли республикада яшәгән кеше өчен, мин киресенчә әйтер идем – Татарстан республикасында татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри өйрәнүне, алар гадәти хәл, табигый хәл дип кабул итә. Шул ук Әрмәнстанда, Әзәрбайҗанда яки башка бер төбәктә. Советлар чорында без бертигез республикалар идек. Анда ул телләр өйрәнелмәсә, бу гайре табигый хәл булыр иде. Башка сыймастай хәл булыр иде. Нәкъ менә алар моны шулай булырга тиеш дип кабул итәләр. Бу очракта алар безнең яклы кешеләр.

“Россиядә яшәүче халыклар бер-берсен белми”

- Этнографик диктантның моңарчы булганнарының нәтиҗәләре нинди һәм сез моны нинди максаттан уздырасыз? Нәтиҗәләре куандырырлыкмы?

- Беренче диктант 2016 елда булды. Илебездә этнографик диктант дигән хәрәкәт җәелеп килә. Нәрсә ул этнографик диктант? Ул инде сүзләрне дөрес язу бәйгесе түгел. Безнең илебездә берничә ел элек ФАДН – Федеральное агентство по делам национальностей, ягъни, милләтләр эшләре буенча федераль агентлык барлыкка килде. Илебездә милли сәясәт министрлыгы бетерелгәнгә күп еллар узган иде, шуңа күрә илдәге хәлләрне белер өчен ФАДН, беренче чиратта, социологик тикшерүләргә заказ бирде. Ул тикшерүләрнең зур бер өлеше без бер-беребезне беләбезме дигән сорауга багышланган иде. Федераль агентлыкның тикшерүләре буенча (нәтиҗәләренең саннарын мин төгәл хәтерләмим) нәтиҗәсе шундый – Россиядә яшәүче халыклар бер-берсен белми. Без бер-беребез турында бик аз гына хәбәрдар. Географияне дә начар белә халык, төрле милләтләр, диннәр турында да мәгълүматларыбыз бик чикле. Шушы хәлләрне күргәннән соң, федераль агентлыкның иң беренче проектларының берсе – ул зур этнографик диктант – большой этнографический диктант булды.


“Этнографик диктант нәрсәдән гыйбарәт?”

Ул нәрсәдән гыйбарәт? Илебезнең бөтен төбәкләрендә диктант уздыру өчен, урыннар билгеләнә. Былтыр без этнографик диктантны Татарстан республикасында 20 җирдә уздырдык. Анда 1600 кеше катнашты һәм ярты сәгать эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк. Ул сораулар төрледән-төрле. “Бу шәһәр кайсы милли республиканың башкаласы?” яки “Бу халыкның нинди милли үзенчәлеге бар?” - төрлесеннән. Ил күләмендә бу диктантта 90 меңнән артык кеше катнашты. Нәтиҗәләр төрлечә, әмма, 100 баллны җыючылар күп булмады. Татарсттан республикасы - лидерлар рәтендә. Миңа калса, без беренче дә түгел микән әле. Шундый нәтиҗәләр күрсәтә алдык без. Мин - Халыклар дуслыгы йорты директоры, күп еллар буе милләтара мөнәсәбәтләрне, халыклар тарихын, әдәбиятын, динен максатчан өйрәнәм, шуңа да карамастан, минем үземнең 100 баллдан 87 генә җыелган иде. Әмма республикабызда 100 балл җыючы ун кеше бар иде. Моны директордан да яхшырак өйрәнүчеләр бар икән, ләкин күпчелекнең нәтиҗәләре - 40-45, 50 балл тирәсе генә, ягъни үзен әзерлекле дип санаган кешеләр дә ярты сорауга җавап бирә алмады. Быел этнографик диктантның тәртибе бераз үзгәртелде. Быел 45 минут дәвамында шулай ук 30 сорауга җавап бирергә кирәк. Үзгәреш шунда: 30 сорауның 10 сы региональ компонентлы, ягъни читтәге милләтләр, халыклар турында түгел, ә Татарстаныбыз турында. Бу кызыклы хәрәкәт, гомумән, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә яшәгән, мәктәптә эшләгән, хакиямият органнарында эшләгән кешеләрне мин этнографик диктантта катнашырга чакырыр идем.

"Татар телен мәҗбүри өйрәнергә кирәкме дигән сорау үзе үк хата"

Әңгәмәбез ахырында тагын татар телен өйрәнү мәсьәләсенә әйләнеп кайтасым килә. Бүген тагын бер ялгыштан саклап каласы иде җәмгыятебезне. Татар телен, дәүләт телен мәҗбүри өйрәнергә кирәкме, ирекле булса да ярыймы, дигән сорауны кую ул үзе үк хатага илтә торган бер гамәл. Дөньядагы иң күренекле сәясәтчеләрнең берсе, дәүләт җитәкчеләренең берсе Уинстон Черчилльнең (бу бәлки иң уңышлы кешеләрнең берсе булгандыр) бер цитатасын китерәсем килә. Аннан сораганнар: “Сез ничек шулай уңышлы кеше була алдыгыз? Ничек шулай озак яши алдыгыз?” дип, аның җавабы: “Я никогда не стоял, когда можно было сидеть”. Бу кешелек психологиясен чагылдыра, әгәр дә утырып торырга мөмкин икән, бер кеше дә басып тормаячак, әгәр ятып торырга мөмкин икән, бер кем дә утырып тормаячак. Кеше үзенең гамәлләрен һәрвакыт оптимальләштерә. Әгәр дә татар телен өйрәнергәме юкмы дигән сорауга дәүләт үзе үк өйрәнсәң дә ярый, өйрәнмәсәң дә ярый дип әйтеп торса, әлбәттә, басып торучылар утырачак, утырып торучылар ятачак, ятканнар йокыга да китәр, хәлне бу дәрәҗәгә җиткермәскә иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100