Соңгы көннәрдә ягулык салу станцияләрендә бензин булмау һәм аның бәясе темасы еш күтәрелә. Бензин белән бәйле киеренке хәл аркасында, ягулык запаслары әзерләүче кешеләр дә күренгәли. Блогер, җырчы Ирек Шәехов үзенең сәхифәсендә шаян рухта шул турыда сөйли һәм халыкны ажиотаж тудырмаска өнди.
«Җәмәгать, исегездә булса, ничәнчедер елны дөнья бетә дип, шырпы җыйдылар. Аннан карабодай җыя башладылар. Миңа калса, шул ук кешеләр 100әр, 200әр литрлап бензин ташыйдыр өйләренә. Мин моны сизәм. Туктатыгыз бу эшегезне, зинһар өчен, ә. Бензин бетсә дә, ул 200-300 литр бензин белән ерак китә алмассыз. Кешедән артыграк өч җиргә барып калырсыз инде.
Көндәлек «заправлять» итеп йөрегез, калганын уйламагыз. Аллаһы Тәгалә калдырмас әле. Калдырса инде, бездә атлар бар», - дип көлгән ул.