Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирек хәзрәт күпхатынлык турында: «Яшь хатынны тәнгә рәхәт алыр өчен алалар, зина бу»

Татар блогеры Фәгыйлә Шакирова Ирек хәзрәт белән туры эфир вакытында күпхатынлылык турында сорау бирә. Хәзрәт үз фикерен җиткерә.

news_top_970_100
Ирек хәзрәт күпхатынлык турында: «Яшь хатынны тәнгә рәхәт алыр өчен алалар, зина бу»
https://www.instagram.com/fagilashakirova/

Карт хатынын калдырып, яшь хатын алалар. Алар моны гаиләгә ярдәм итәр өчен түгел, тәнгә рәхәт алыр өчен эшли. Икенче хатын алырга карар кылдыгыз икән, дүрт балалы карт хатынны алыгыз. Тәнеңнең рәхәтенә чыдый алмыйча яшь хатын алдың икән, бу зина була, — дип җавап бирә Ирек хәзрәт.

Хәзрәт белән килешмәүчеләр дә табыла: «Болай булгач, әбиләргә өйләнергә туры килә бит. Бу алга китеш түгел. Үзеңнең күңелең төшкән яраткан кешеңә өйләнә алмагач», «Бу мулла бөтен планнарны җимерде. Ну каты әйтә малай», «Нәфесен тыя алмыйча икенче хатын алса, дөрес булмый. Монда нәфес. Әйе, тагын хатын алырга рөхсәт ителә, әмма тәэмин итә алсаң, тигез карашта була алсаң гына. Беренче хатының, гаиләңнең торыр җире дә булмыйча икенчегә никахлашу дөресме?

Ә икенче хатын кайда яши? Аннары, ике хатынга да тигез караш кирәк. Кием алганда да, йоклаганда да, берсен үбеп икенчесенә сыртыңны куеп ятсаң да ярамый. Балаларга тигез караш, бер хатынның баласын күтәреп үбеп кәнфит бирдең, икенче хатынныкына да шулай. Аллаһ Раббыбыз күреп тора. Шуның өчен рөхсәт, әмма таләпләрен Раббыбыз кушканча үти алсаң гына. Ике гаилә бер-берсен белергә тиеш, шулай ук әбиләр дә. Бу мәсьәләдә яшьләргә аңлату эшләре алып барырга кирәк, югыйсә качып өйләнәләр, кайчан да булса беленәчәк бит, күпме алдап йөрергә була.

Ә күпме гаиләләр таркала шул нәфес аркасында. Хатын-кызлар да эшли, хөкүмәт балаларга акча түли әз керемле булса..... Уйланырга сәбәпләр күп… Моны соң аңлыйлар ир-атлар, көч куәт бетә башлагач кына», — дип язганнар.

Хәзрәт сүзен хуплаучылар да бар: «шәп әйтә», «дөрес әйтте бит», «Ирек хәзрәт бөтен сорауларга да тулы итеп аңлатып җавап бирде», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100