Популяр алып баручы Ирек Фатыйхов, беренче тапкыр бензинга чиратта утырганнан соң, кешегә шөкер итү җитми икән дигән фикергә килгән.
«Шундый көн җитте: 76 сумга бензин салып чыккач, Аллаһка шөкер дип куясың. Элек, очсызга салганда, алай дип әйтми идек. Шөкер итү җитми икән кешегә. Шуңа, рәхәт тормышны аңлау өчен, кыенлык килү кирәк икән», – дип, уйлары белән бүлешкән Ирек.
Ирек үзе моңа кадәр бензинны Балтачта салып китә торган булган, чиратта утырганы булмаган. Казанда исә беренче тапкыр чиратка эләккән. «Бу ситуациядә иң куркытканы беләсезме нәрсә – бер сәгать чиратта утырганнан соң, бензобагыңның капкачы икенче якта булуын ачыклау. Бутамаска кирәк, югыйсә, кире яктан әйләнеп керәсе була, – дип тә шаярткан ул.