Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирек Фатыйхов «йомырка кыздыручы» Айдар Галимовка пародия ясаган

news_top_970_100
Ирек Фатыйхов «йомырка кыздыручы» Айдар Галимовка пародия ясаган
Фото: © Ирек Фатыйховның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алып баручы, пародист, шоумен Ирек Фатыйхов «йомырка кыздыручы» Айдар Галимовка пародия ясаган. Кызык видео күпләрнең кәефен күтәргән.

Видеода күренгәнчә, Ирек Фатыйхов, Айдар Галимовның җырларын җырлый-җырлый, йомырка табәсе кыздыра.

«Без сезнең белән күкәй кыздырабыз, күкәйне авыл тавыклары салганны алырга, авылныкылар гына чын күңелдән сала. Помидорны кызылны алырга кирәк, кызыл розалар...

Май кирәк, май ботканы бозмый, диләр, күкәйне дә бозмый. Ник пешми, нәрсәнедер оныттым бугай, газ плитәсен кабызырга онытканмын. Җырдагыча күкәйләр дә парлы булырга тиеш, пар алма…

Әз генә тоз, ромашкага охшатам мин моны, сары күзле ромашкалар...» – дип пародия остасы көйләп тә, Айдар Галимов кебек аяк-куллары белән хәрәкәтләр дә ясап ала.

«Ике күкәй пешерде, шунда да күпме савыт пычратты», – ди видеога төшерүче хатыны.

«Минем бөтен газ плитәсе майга батып бетә. Айдар абыйның алай пычранмады бугай», – дип язучыга: «Айдар абый – бик пөхтә кеше», – дип җавап биргән Ирек Фатыйхов.

Пародия остасына сыек майның зыянлы булуын язганнар, туң май яки каз мае кулланырга да киңәш иткәннәр, үзең генә ашыйсың, дип тә шелтәләп алганнар, әмма рәхәтләнеп көлүләрен аңлаткан смайллар куючылар күбрәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100