Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирек Америка үрдәкләрен татарча сөйләшергә өйрәткән

Ватсапта кызыклы видео таралды. Калифорниядә яшәүче Ирек татар теленең ни өчен кирәк булуы турында сөйли.

news_top_970_100
Ирек Америка үрдәкләрен татарча сөйләшергә өйрәткән

«Дуслар, мин Америкада бер фәнни ачыш ясадым. Татар телен өйрәтергә кирәк икән бөтен планетадагы кешеләргә. Татар телен тиз өйрәнәләр, тиз аңлый башлыйлар. Менә кыргый үрдәккә 3 көн 10ар минут вакыт үткәргәнмендер инде. Үрдәк 3 көннән соң аңлый башлады минем татарча сөйләшкәнне.

Менә 2 атна үтте инде, үрдәк шушы тирәдә. Хәзер татарча сөйләшәм аның белән, ул монда килә», – дип сөйли Ирек. 

– Үрдәк? Син кайда, әй, дустым, үрдәк, үрдәк! – дип чакыра ул үрдәкне. – Әнә, хәзер килә, татарча аңлый. 2 атна эчендә шундый шәп аңлый, әгәр дә үрдәкләр сөйләшә белсә, татарча сөйләшер иде. Хәзер менә татарча әйтәм, килә.

– Кил, кил монда, әнә килә, әйдә, дустым, кил! – дип чакыра ул инеш буенда йөргән үрдәкне. – Менә Америка үрдәге 2 атнада татарча аңлый башлады. Ә кеше балаларын өйрәтсәң, кеше балалары 2 елдан татарча аңлау гына түгел, сөйләшә башлыйлар.

– Килдеңме? Абыең килде менә, әйдә, ашыйк әле, – дип, үрдәккә ипи кисәкләре сибә.

Америкада менә шундый үрдәкләр. Татар теле бик көчле икән, үрдәкләр дә аңлагач. Америка үрдәге 3 көннән аңлый башлады татар телен. Бөтен планетада уртак тел – татар теле булырга тиеш икән. Хайваннар да аңлый, кошлар да аңлый, кеше – бигрәк тә.

– Ярый, давай, дустым, киттем мин, яме. Аша, дустым, өйгә кайтам мин. Минем арттан барма инде, аша, – дип саубуллаша үрдәк белән.

Менә үрдәктән үрнәк алыгыз, татар хөкүмәте, татарча өйрәтергә кирәк балаларны.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 февраль 2023
    Исемсез
    Кыргый урдэклэр алар мине бик яраталар шул. Минем эби эйтэ, оныгым син вабще красавец дип: https://www.youtube.com/watch?v=K_HQZqOAoIY
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100