"Ирегезгә ошый микәнни?": Илмира Нәгыймованың киемен тәнкыйтьлиләр
Илмираны "Барби курчагы" дип ошатучылар да, "ябыграк кирәк" дип ачуланучылар да табылган.
Җырчы Илмира Нәгыймова чия төсендәге ялтыравыклы майка һәм кызгылт төстәге чалбар киеп төшкән фотосын инстаграмга куйган иде.
Инстачылар Илмирага "Барби курчагы", "матур", "ябыккансың", диләр.
"Киемеңнең төсе синеке түгел", "Сезгә мондый стиль, мондый төс килешми. Үпкәләмәгез. Хөрмәт итәм", дип киңәш итүче дә бар.
Бер инстачы исә киемнең тыйнак булмавын әйтә. "Илмира, ачуланма, килешми сезгә мондый кием. Бераз ябыграк һәм тыйнаграк кирәк. Ирегезгә ошый микәнни?" - дигән ул.