Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире хыянәт иткән хатыннарга психолог киңәше

news_top_970_100
Ире хыянәт иткән хатыннарга психолог киңәше
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Хыянәттән соң, ир белән хатын барыбер бергә калу турында карар кылгач, негатив уйлардан ничек арынып булуы турында Казан психологы Оксана Захарова сөйләде. Белгеч бу хакта «Телеграм» каналында яза.

«Хыянәт кичергәч тә ир белән хатын бергә калырга мөмкин. Тик хыянәтне кичерүчегә начар уйлар тыныч яшәргә комачаулый. Ул һәрдаим башта әйләнгәч, кеше аларга түзә алмый башлый», – ди Захарова. Ул хыянәтне авыр кичерүчеләр өчен түбәндәге киңәшләрен бирде.

  1. Яман хис-кичерешләрдән качарга кирәкми. Аларны тоярга, үзегез аша үткәрергә үзегезгә ирек бирегез. Үзеңнең нинди хис кичергәнегезне төгәл аңлагыз. Мәсәлән: «Мин хәзер борчулы, ачулы, миңа кыен, авыр».
  2. Кеше психологка баргач та, иң башта үзенең халәтен аңлата. «Миңа авыр, мин нишләргә дә белмим», – ди. Шуңа күрә үзегез алдында гадел булыгыз.
  3. Үз-үзегезне эчтән кимерүдән туктагыз һәм үзегездән гаеп эзләмәгез.
  4. Сезнең хыянәт иткән кешегә карата булган хисләрегез түгел, ә үзегезгә карата нинди хисләр кичерүегез мөһим.
  5. Хисләрегезне көндәлеккә языгыз. Кәгазьгә: «Яшисе килми», – дип язсагыз, «Ә нишләп әле мин яшәмәскә тиеш?» – дигән сорау туарга тиеш.
  6. Әгәр халәтегез бөтенләй начар икән, психологка мөрәҗәгать итегез.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100