Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире хыянәт иткәч, ачуы чыккан хатын сөяркәнең интим фотоларын авыл халкына тараткан

news_top_970_100
Ире хыянәт иткәч, ачуы чыккан хатын сөяркәнең интим фотоларын авыл халкына тараткан
"Татар-информ" архивы

Хабаровск краеның Богородское авылында яшәүче хатынны иренең сөяркәсе төшерелгән интим фотоларны таратуда гаепләп хөкем иткәннәр. Ул сөяркә хатынның порно-фотоларын иреннән үзенә күчергән, кәгазьгә бастырган һәм конвертларга салган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ире хыянәт итүдән ярсыган 34 яшьлек Валерия (исемнәр үзгәртелә) иреннән түгел, көндәшеннән үч ала.

Валерия гаилә таркалуын сизенә. Иренең тәртибе үзгәргәч, хатын хыянәт турында аңлый. Өстәвенә, зур булмаган авылда Валериянең ире турында гайбәтләр дә таралып тора.

Валерия каршылыклы хисләр кичерә: бер яктан, ул барысын да белергә дә теләми, икенче яктан – берни булмагандай йөри дә алмый. Шуннан соң ул дөреслекне эзли башлый. Аны иренең телефоныннан «казып чыгара». Хәбәрләр арасында сөяркәнең интим фотолары була.

Ярсынган хатын сөяркәнең порно-фотоларын үзенә ала, кәгазьгә бастырып, конвертларга сала һәм танышына авылда таратырга сорый. Тараткан өчен 500 сум түли, хат эчендә ни барын таратучыга әйтми.

Валерия көндәшенең фотоларын күбрәк кеше күрсен өчен тырыша. Хатны административ оешмаларга да тараттыра. Сүз почта белән хастаханә турында да баруы ихтимал.

Сөяркә хатын үзенең фотолары авылда таралуын тиз белеп ала. Ул хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә. Җинаять эше ачыла.

Суд карары буенча, гаепле хатынга 40 мең сум штраф салалар. Шулай ук мораль зыян өчен 70 мең сум түләтәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100