Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире хыянәт итә дип шикләнгән хатын нәни кызын балта белән чабып үтергән

news_top_970_100

Красноярск краендагы Курагино бистәсендә яшәүче хатын 3 яшьлек баласын балта белән чабып үтергән. Аны 24 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорыйлар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әни кеше 3 яшьлек кызын чабып үтерә, 8 яшьлек кызын үтерергә маташа. Бу турыда төбәк прокуратурасы хәбәр иткән.

Фаҗига 2024 елның 25 июнендә була. Шәхси йортта башы һәм муены чабып яраланган кыз бала мәете табыла. Аның 8 яшьлек апасының муены пычак белән яраланган, аны хастаханәгә алып китәләр. Әлеге җинаятьтә балаларның 34 яшьлек анасы гаепләнә.

Төбәк буенча Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, хатын ире хыянәт итә дип шикләнә башлый. Ул балаларын үтереп, иреннән үч алырга маташа. Хатын исерек килеш балта белән кече кызын чаба, аннары пычак белән башка кызын яралый. 3 яшьлек бала урында ук үлә. Өйдә булган тагын бер бала – 6 яшьлек кыз исән, аңа зыян килмәгән.

Әти кеше бу вакытта эштә була.

Тикшерү барышында хатынның үз гамәлләрен белеп эшләгәнлеген экспертиза раслый. Өстәвенә, ул үтерүе өчен үкенми. Суд барышында бу хатын теләсә нинди карарны кабул итәргә әзер булуын белдерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 февраль 2025
    Исемсез
    Ахырзаман инде бу: сабыйларны я эт талап үтерә, я булмаса тудырган аналары үтереп ташлый.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100