Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире вәхшиләрчә кыйнаган хатын ике көн ялгызы гына үлем хәлендә яткан

news_top_970_100
Ире вәхшиләрчә кыйнаган хатын ике көн ялгызы гына үлем хәлендә яткан
https://pixabay.com/

Ростов өлкәсендәге авылда ир-ат бергә яши торган хатынын вәхшиләрчә кыйнаган. Аннары үлем хәлендәге хатын берничә көн ялгызы гына бүлмәдә яткан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

40 яшьлек Андрей белән 38 яшьлек Валентина (исемнәр үзгәртелә) – авылда билгеле гаилә. Алар бергә озак яши, эчәләр, эшләмиләр. 18 февральдә алар Валентинаның туганнан туган абыйсына кунакка бара. Өчәүләп эчәләр. Аннары Андрей арый, аның өйгә кайтасы килә башлый, Валентина исә абыйсында утырып торырга тели. Шуның өчен талаша, аннары сугыша ук башлыйлар. Ир хатынның битенә бәрә, хатын егыла. Аннары башына иренең кышкы ботинкасы да килеп төшә. Хатын сөйләшә алмый башлый. Ире аны күтәреп диванга илтеп сала, өйгә кайту уе да бетә. Ир-атлар икәүләп эчүне дәвам итә.

Валентина интегеп ята, сөйләшә алмый, ирләр моны бар да яхшы дип кабул итә. Шулай итеп, хатын ике көн бүлмәдә "үлеп" ята, ир-атлар эчүдән бушамый. Алар янына өченче кунак ир-ат килгәч кенә, Валентина искә төшә. Аны хастаханәгә илтәләр. Ул бик җитди имгәнгән була, табиблар операция ясап кына, аның гомерен саклап кала. Хатын әле дә сөйләшә алмый.

Валентинаның иренә карата җинаять эше ачылган. Аннары суд аны гаепле дип тапкан һәм 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100