Ире үтергән Динә Махиянованың соңгы сүзләре: «Яңа тормыш башлана. Мин бик бәхетле!»
«Яңа тормыш башлана. Мин бик бәхетле!» Үлеменә берничә сәгать кала Динә Махиянова социаль челтәрләрдә шулай дип язып куйган була. Ноябрь башында аны үтергән ире Аликны хөкем иттеләр.
28 августта Башкортстанның Белорецк шәһәре хакимиятендә авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Динә Махиянованың тормышы фаҗигале өзелә. Динәнең әнисе йорты янында каравыллап торган элекке ире аңа һөҗүм итә һәм 18 тапкыр пычак белән кадап үтерә. Ир шулкадәр көнче була – ул аны аерылгач та җибәрергә теләмәгән.
Динә Алик белән 16 яшендә танышкан. 2 елдан инде алар өйләнешә, аларның 2 уллары туа. Әмма гаилә тормышы бәхетле булмый. Дуслары әйтүенчә, ире аны гел каравыллап йөргән, көнләшкән. «Аның иренең хатын-кызларга мөнәсәбәте дөрес түгел иде. Ул аларны икенче сортлы кешеләр санады», – дигән дуслары Яна.
Аннары Алик хатынын кыйный башлый. Шундый итеп кыйный – моны чит кешеләр дә белә. «Без аңа «кит» дидек. Әмма ул, «китсәм, тормышымны бозачак» дип әйтә иде. Ул шуның белән килеште. «Кая китим мин? Мин китсәм, әти-әниләргә килә, алар шуны күрәчәк. Минем түзүем яхшырак»», – диде», – дип сөйләгән танышы Вика.
«Динә: «Алик – куркак, үтерә алмый», – дип уйлады. Без исә, куркак булса да, берәр вакыт көчен аямыйча катырак сугар, ул егылыр, дип курыктык. Әмма суеп үтерер дип уйламадык», – дигән Вика.
UFA1.RU сайты Динәнең әнисе Зәйрә Хәтмуллина белән сөйләшкән. «Ул башта «тәртипле кеше» дигән фикер калдырды. Ул астыртын булган. Аның эчендә җен утыра иде. Ул улы белән дә кырыс булды – аны нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итә иде», – дигән ул. Алик аны куркытып торган. Фаҗига булгач, ана Аликның хатынын туй көнендә үк кыйнаганын белгән.
Динә хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать иткән булган. Ул Алик өстеннән 13 тапкыр полициягә, 1 тапкыр прокуратурага яза. Нәтиҗәдә Аликны административ хокук бозуда гаеплиләр. Аның янына участковый килгәли, әмма нәтиҗәсе булмый. Динә үзенең кыйналган йөзен интернетка элеп куярга да мәҗбүр була. Монысы да нәтиҗәсез уза.
Әмма Алик гел кыйнап торгач, Динә түзми. «Ул аңа тынычлык бирмәде. Динә аңа: «Ашарга булса да ирек бир, балаларны юындырам, аннары сөйләшәбез», – ди иде. Ул өй янына машинасы белән килеп туктап, аны эзәрлекләде», – дигән Динәнең әнисе. Ахыр чиктә Динә аерылышырга була. Әмма аерылышкач та, ул аның белән күрешергә мәҗбүр була. Соңыннан ул аның белән аралашмый башлый.
Соңгы көнендә дә Динә «Алик үтерер» дип уйламаган. 13 августта ул Виканың туган көнен билгеләп үтәргә ресторанга бара. «Мин иркен сулый башладым. Минем яңа тормышым башлана. Мин шулкадәр бәхетле. Ничек мин элек шулай яши алганмын?» – дигән Динә ресторанда утырганда. Ул үзенең берничә сәгать кенә гомере калган дип уйламаган да…
Төнлә өе янында каравыллап торган ир Динәгә һөҗүм итә. Динәне дус кызлары озата кайткан була – әмма алар берни дә эшли алмый, котырган ир аларның күз алдында хатынны үтерә.
Динәнең җитәкчесе Андрей Иванюта Динә Махиянованың эшен югары бәяләгән. «Бик акыллы кыз. Ул исән калса, аны Белорет районы гына түгел, киләчәктә бөтен Башкортстан белерлек җитәкче булыр иде», – дигән ул.
Алик Махиянов исә фермер булып эшләгән. Аның уңышка ирешү сәбәбен дә хатыны тырышлыгы белән аңлаталар.
Белорет районы суды былтыр августта булган фаҗигане быел ноябрь башында карады. Алик Махиянов хатынын үтерүдә гаепле дип табылды, аны 10 елга хөкем иттеләр.
Җинаятьче судта ничек үтергәнен сөйләгән.
«Мин өй янына килеп туктадым. Машинада гел пычаклар ята иде. Мин, үземне саклар өчен, пычак алдым – аның кем беләндер булуы бар бит. Сөйләшергә чыктым. Кабынып киттем, аңлата да алмыйм. Аннары машинага утырдым, мин калтырандым, йөрәк какты. Полициягә барып, гаебемне танып яздым», – дигән Алик.
Динәнең әнисе «Честно говоря» телеграм-каналына 10 елга иректән мәхрүм итүнең бик аз срок икәнен әйткән. «Кызыбыз юк, аңа нибары 31 яшь иде, балалар ятим калды», – дигән ул.
Динәнең балалары хәзер туганнарында яши.