Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире үлгәннән соң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан Диана Гурцкая бөтен залны елаткан

news_top_970_100
Ире үлгәннән соң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан Диана Гурцкая бөтен залны елаткан

Ире Петр Кучеренко үлгәннән соң, Диана Гурцкая берничә ай беркем белән дә аралашмады, комментарийлар бирмәде һәм сәхнәгә дә чыкмады. Беренче сентябрьдә генә ул «Белем көнендә йолдызлар белән» дигән концертта җырлаган, дип яза СтарХит.

Җырчы үзе кап-карадан киенгән, биючеләре ак киемнән. Диана комментарийлар бирмәгән, чыгыш ясауга кайтып киткән.

Диананың якыннары әйтүенчә, Петр аның бөтен тормышындагы мәхәббәте булган. Ул үлгәннән соң, дөнья тукталып калган кебек, дип әйткән. Ул беренче атналарда көн саен каберенә йөргән. Аңа сәхнәгә чыгарга кушканнар, әмма ул тыңламаган.

Май аенда фән һәм мәгариф министры урынбасары Петр Кучеренко Кубага делегация белән бара. Сөйләшүләрдән кайтып барганда, Кучеренко самолетта үзен начар хис итә башлый. Самолетны утыртып, пассажирны хастаханәгә алып китәләр, әмма ул үлә. Үлүнең сәбәбе тромб булуы ачыклана. Петр кабере янында Диана: ««Петенька, Петенька, как же так?» – дип өзгәләнә.

Хәзер Диана белән аның абыйсы һәм улы Константин яши. Малай әтисе турында постлар яза.

Җырчы ире белән

Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Выяснено кого нашли убитой в машине Куценко
У Гоши Куценко нашли убитую женщину: СМИ
В Иркутске мужчина упал в прорубь из-за "пинка":еще и в одежде
news_right_column_3_240_400
Президент рассказал кого призовут из запасников, а кого нет
news_bot_970_100