Ире Украинада һәлак булган тол хатын сигез бала һәм зур кредит белән калган
Зауреш һәм Жаркын Игасановлар бала пособиесе алу өчен аерылыша, ләкин бергә яшәүләрен дәвам итәләр. Аларның балаларны карау өчен шундый адымга баруы хәзер зур проблема китереп чыгарган. Чиләбе порталы язган бу гыйбрәтле һәм фаҗигале язмышны «Интертат» укучыларына да тәкъдим итәргә булдык.
Зауреш һәм Жаркын Игасановлар бергәләп 8 бала тәрбияләп үстерәләр, ләкин гаилә башы Украинада һәлак була. Бу хакта 72.ru журналисты Мария Токмакова яза.
– Иремне Украинадан цинк табутка салып кайтардылар. Өйдә безнең белән ул төн генә үткәрде. Авылдагы гадәт буенча, иртән без аның белән урамда саубуллаштык. Жаркын каһарманнарча үлде. Озатырга хакимият вәкилләре һәм җирле хәрби комиссариаттан гына түгел, бергә сугышкан хезмәттәшләре дә килде. Иремне мөселман дине кагыйдәләре буенча, мулла белән күмдек. Кәфенлеккә төргәнче башта юалар, аннан соң гына кабергә төшерәләр. Ирем яткан цинк табутны ачтык. Аны соңгы тапкыр шушында, өебез янында күрдем. Бездә хатын-кызларга зиратка керергә рөхсәт ителми, – ди Зауреш Игасанова.
Узган көздә ул яраткан ирен җирли. Жаркын Игасанов үз теләге белән килешү төзеп, Украинага киткән. 3 ай дигәндә үлгән. Аны өенә – Төмәннән 4 сәгать ераклыктагы Казан авылына алып кайтып җирләгәннәр. Заурешның тормышын «элек» һәм «хәзер» дигән 2 өлешкә бүлгән югалту, фаҗига турында авылдашлары гына түгел, күпләр белә. Хатын 8 баланы бүген берүзе тәрбияли.
«Ул шаярта, дип уйладым»:
хатын иренең махсус хәрби операциягә бару нияте турында
Иренең махсус хәрби операциягә барырга җыенуына Зауреш башта ышанмый. Ир хатынына әйтми генә, Төмәнгә барып, хәрби хезмәткә китү турында килешү төзеп кайткан. Бу вакытта хатыны балалар белән хастаханәдә кала. 2022 елның җәе була бу. Жаркынны бу карарга килергә нәрсә этәргәнен хатыны төгәл әйтә алмый. Жаркын аңа эш узгач, хәрби укуларга киткәндә генә әйтә. Ирнең кыз туганнары да аның бу гамәле турында Зауреш белән бер вакытта гына беләләр. Абыйларының сугышка китү сәбәбен туганнары, патриотик хисләр һәм финанс хәлен яхшырту өчен, дип аңлата.
– Аның Украинага китәсен белгәч, безгә шок булды. Бу хакта килен шалтыратып әйтте. Үз теләге белән китүе турында әйтте. Аны берәү дә чакырмас иде, чөнки балалары күп. Аның белән телефоннан сөйләштем. «Бәлки, кире кайтырсың?» – дип сорадым, ә абыем: «Юк, булмый. Кемдер Казахстанга кача, мин алай эшли алмыйм. Россия белән берәр хәл булса, мин балаларымның газаплануын теләмим!» – дип җавап бирде. Ул, шулай ук, сугыштагы дус-иптәшләре өчен дә бик борчыла иде. Аларга булышырга кирәк, барыбызга бергә булырга һәм тыныч халыкны якларга-сакларга кирәк, ди иде. Беләсезме, ул үзен ил каршында бурычлы хис итте. Әлбәттә, гаиләдә акча җитмәве дә аның фикеренә тәэсир итми калмагандыр, – дип сөйли Жаркынның туганнарыннан берсе.
Тагын 3 айдан Жаркынның гомере өзелә. Якыннары сүзләренә караганда, ул махсус операциядә август, сентябрь, октябрь айларында булган.
– Бу – безнең өчен бик зур югалту. Украинага киткәнче, абыем үзе белән бер-бер хәл булса, гаиләсен ташламавымны сорады. «Мораль яклап булса да ярдәм ит!» – диде. Әлбәттә, мин аңа вәгъдә бирдем. Ләкин без мондый хәл килеп чыгар дип уйламадык. Зауреш башта иренең үлеменә ышанмады. Барыбыз да соңгы мизгелгә кадәр, ялгышлык килеп чыккандыр, дип өметләндек. Ләкин бар да дөрес булып чыкты, – дип өсти туганы.
Сөйләшкәндә, Зауреш күңелендәге авыр яралар тавышына саркып чыга. Ул хәрби комиссариат вәкилләренең килүе, иренең махсус операциядә һәлак булуы турында хәбәр итүләре хакында сөйли. Жаркынның үлүе турында хәбәрне ишеткәч, үзенең ниләр кичерүен томанлы гына хәтерли, шок булуын әйтә. Хәзер дә ул фаҗига турында тәфсилләп сөйли алмый, бу хакта сүз кузгату аның өчен бик авыр.
– 24 октябрьдә аның чынлап та үлүе турында хәбәр иттеләр. Шунда гына бернинди ялгышлык китмәвен аңладык. Берничә көннән, иремне монда җирләргә кайтардылар, – дип өсти Зауреш.
Жаркын үзенең төпчек улын яхшылап белергә дә өлгермәгән. Малай туганда, ул вахтадан кайткан гына булган, ә аннан махсус операциягә киткән.
Казахстаннан Россиягә күчеп килгәннәр
Зауреш һәм Жаркын – тумышлары белән Казахстаннан. Төмән өлкәсенә 2011 елда күчеп килгәннәр. Монда Бердюжье һәм Казан районнарында яшәгәннәр. Яшәр урынны арендага ала торган булганнар. 7нче балалары тугач, үз өйләрен булдырырга ниятлиләр.
Ана капиталын җимерелә башлаган өйгә тотканнар
– Ирем белән Казахстанда таныштык. Өйләнешкәч, Россиягә күчәргә уйладык. Монда барысын да юктан башладык. Башта торак арендаладык, балаларыбыз күпме икәнен күрәсез, аңлыйсыздыр, хәтта анысын табу да бик авыр була иде. Шуңа авылларда яшәү урыннарын алыштырып торырга туры килә иде, кайчакта йорт хуҗасына, куып чыгармасын өчен, өстәп түләгән вакытлар да булды. 2016 елда Грачи авылында ана капиталына йорт сатып алдык. Ярты миллион бирдек аның өчен. Өй зур булгач, җылы да булыр, дип уйлаган ирем, ләкин ул ялгышкан булып чыкты. Өйнең кайбер урыны кирпечтән иде, ләкин бер кыш чыгуга, ул җимерелә башлады. Хәтта стеналар җимерелде, – дип искә төшерә Зауреш.
Йортны Заурешның иренә рәсмиләштерәләр. Шушы йортлары булганга күрә, бу күпбалалы гаиләне башка торакка чиратка бастырудан баш тарталар.
– Зауреш Игасанова аз керемле категориясе буенча социаль найм килешүе нигезендә торак йортка мохтаҗлар исәбендә тормый. Андый үтенеч белән 2021, 2022 һәм 2023 елның шушы вакытына кадәр мөрәҗәгать иткәне булмаган. Элегрәк, 2020 елның 4 декабрендә, Игасанова 8 кешелек гаилә составы белән, «Гаризалар, документлар кабул итү, шулай ук, торак йортка мохтаҗ гражданнарны исәпкә кую» муниципаль хезмәте кысаларында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Гариза кире кагылган, чөнки аларның Грачи авылында күчемсез милекләре бар. Йортның кадастр бәясен исәпкә алып (718 611, 10 сум), Игасановлар гаиләсе азкеремле саналмый, – дип ачыклык керткәннәр администрациядә.
- Игасановлар гаиләсе, өч һәм күбрәк баласы булган гаилә буларак,Казан муниципаль район администрациясенә бушлай җир кишәрлеге бирүне сорап, гариза белән мөрәҗәгать итмәгән.
Зауреш белән Жаркын Грачидагы йортларын төзекләндерергә тырышалар, ләкин берни дә барып чыкмый.
– Тәрәзәләр өчен ваклап түләргә килештек, элекке тәрәзәләр белән бик салкын иде. Тик яңаларының да файдасы тимәде, барыбер бөтен җирдән өрә һәм туңдыра. Башта өйне төзекләндерергә уйладык, ул яшәр өчен яраклы түгел иде. Ирем гел төньякта эшләде, акча табарга тырышты. Без кредитлар алдык, ләкин акча барыбер җитми иде. Соңыннан бу өйне төзекләндерүнең файдасыз эш икәнен аңладык, – ди Зауреш.
Жаркын, нигездә, вахта юлы белән эшли. Командировкадан кайткан чакларында, таксист булып йөри. Якыннан белгән кешеләр аның бер эштән дә курыкмавы, тиеннәр өчен дә эшләргә әзер булуы турында сөйлиләр. Эш бирүчеләрнең аны алдап, хезмәт хакы түләмәгән чаклар да булгалаган. Андый чакларда гаиләнең кредит буенча бурычлары арта барган.
Җир кишәрлеге һәм төзелеш өчен тагын кредит алганнар
Казан районының Грачи авылындагы йортларын төзекләндерергә тырышып караганнан соң, гаилә кул селти һәм бу авылдан күчеп китәргә карар кыла. Анда балалар өчен түгәрәкләр дә юк, күрше авылга йөртергә кирәк. Нәтиҗәдә, Игасановлар Казан авылыннан 400 мең сумга җир кишәрлеге сатып ала. Яңа өй төзи башлыйлар. Кредит бәйлелеге бетәргә уйламый, кабат бурычка керергә, төзелеш материаллары өчен янә кредит алырга туры килә.
– 3 ел элек Казан авылына күчендек. Башта 2 ел торак арендалап яшәдек. Хәзер үз йортыбызга күчендек. Узган апрель аенда, авырлы килеш, мин аны төзү өчен тырышып йөрдем әле. Эшчеләрне үзем табып ялладым. Җәйгә, ниһаять, төзеп бетердек. Ирем командировкадан кайтыр да, алга таба яшәрбез, кредитларны да берәр ничек хәл итәрбез, дип уйладым. Ләкин ул һәлак булды, мин 8 бала белән берүзем калдым, – ди Зауреш.
Хәзер гаиләнең бурыч исәбендә 1 млн 300 мең сум. Ирем үлгәч, аның кредитларын гамәлдән чыгарырга вәгъдә бирделәр, дип сөйли хатын, ләкин алар һаман да «Дәүләт хезмәтләре»ндә эленеп тора икән.
Бала пособиесе өчен аерылышканнар
Соңгы елларда Зауреш белән Жаркын аерылыша, ләкин бергә яшәүләрен мөселман кануннары буенча дәвам итәләр. Аерылышу сәбәбе – гаиләдә акча җитмәүдә. 2016 елда рәсми аерылышудан соң, балаларга пособие өчен ризалык бирәләр. Бу пособиеләр балалар өчен кирәк бөтен әйбергә дә җитә, ди әниләре. Хәзер Зауреш гаиләне туендыручыны югалту буенча да акча ала. Жаркын үлгәннән соң, Зауреш кабат судка мөрәҗәгать итә – төпчек улларына түләүләр алыр өчен. Ул никахтан тыш туган бала булып санала. Әтисе махсус операциягә киткәндә, малайга 2 ай гына тулган була әле.
– Бу 2 граждан бары тик дин буенча гына никахлашкан, ЗАГСка барып, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгәннәр. Уртак тормышта аларның 7 балалары туган. Соңгы бала – 8нчесе – 2022 елның маенда дөньяга килә. Әтисе бу вакытта вахтада була, шуңа күрә әнисе аны ЗАГСта үзе яздырган. Никахлары рәсмиләштерелмәгәнгә күрә, баланың әтисе күрсәтелмәгән, – дип хәбәр иттеләр Төмән өлкәсе суд системасы матбугат хезмәтеннән. Тол хатын 8нче баласының үлгән иреннән икәнлеген суд аша раслаган. Бу исә балага туендыручыны югалту буенча пенсия һәм башка дәүләт ярдәме алырга мөмкинлек бирә.
Түләүләрне бары тик үлгән сугышчының
балаларына гына биргәннәр
Рәсми рәвештә Зауреш сугышта һәлак булган Жаркынга хатын саналмый, шуңа күрә аңа бу түләүләр тиеш түгел. Ә Жаркынның 9 баласына да (беренче никахтан аның кызы да бар) акчалар билгеләнгән. Банк исәбеннән Зауреш бу акчаларны ала алмый, алар «балаларның киләчәге өчен» дип тәгаенләнгән.
– Түләүләрне исәпләделәр, күпме тиеш – бөтен 9 балага да бүлделәр. Һәркемнең үз исәбенә, – ди Зауреш.
Зауреш гомере буена йорт эшләре белән шөгыльләнә һәм балалар тәрбияли. Аның зур кызына 14 яшь, иң бәләкәй баласы – улына 8 ай. Бөтен ирләр эшен Зауреш үзе эшли. Утын яра, мич яга, ишегалдын кардан чистарта. Ул ашарга пешергәндә яки башка эшләр белән шөгыльләнгәндә, бәләкәчне апа-абыйлары карый.
Гаилә хәзер ничек яши
«Бер көтү бала карарга мин өйрәнгән инде», – ди күп балалы ана. Ире командировкаларга еш йөргәч, болай да күп вакытта балалар белән үзе генә кала торган булган бит. Ләкин ирдән башка өйдә нәрсәдер төзү-төзәтү аның өчен авыр. Шуңа күрә, ярдәм сорап, ул җирле җитәкчеләргә мөрәҗәгать итә. Хәзер, мәсәлән, түшәмнән су тамучы түбә белән җимерелеп килүче мичне төзәтергә кирәк. Йорт эченә су кергән, кер юу машинасы да, ванна бүлмәсе дә бар, алар исә мунча турында хыяллана.
– Бик тә мунчалы буласыбыз килә. Бойлер суы әйбәт килми, чөнки яхшы эшләми. Аннан, балаларның бөтенесен дә чиратлап ваннада юындыру да җиңел түгел; су да, электр да күп китә. Мунчада җайлырак булыр иде, ләкин аны төзергә безнең әле акча юк, – ди Зауреш.
«Түшәмдә электр чыбыклары астыннан су ага,
әгәр кыска ялганыш килеп чыкса?»
Хуҗабикә җимерелә башлаган мич һәм түшәмнән аккан су өчен бик борчыла. Эрегән кар сулары һәм яңгырлар түбә астына агып төшә. Яз җиткәч, өйгә су күтәреләчәк, ди Зауреш.
– Миңа хәзер түбәне, мичне алыштырырга, өйне җылытырга кирәк. Өйгә болай да көек исе чыга, янмасак ярый, дип куркып яшим. Ис кермәсен өчен, күптән түгел тагын бер ишек куйдырдым. Түшәмдә электр чыбыклары астыннан су ага, әгәр кыска ялганыш булса? Болай яшәү куркыныч. Җитмәсә, түшәмнән су туры караватка тама, балалар йокыдан торганда юпь-юеш булалар, – дип зарлана Зауреш.
Булышсыннар, косметик ремонт ясасыннар иде, дип тели хатын.
– Түбәне алыштырып бирсеннәр иде. Югыйсә, яз җиткәч, түшәмнән су ныклап ага башлаячак. Мичне дә тәртипкә саласы иде. Ләкин властьтагы кешеләр безгә килгәч, Грачидагы йортны төзекләндереп, шунда яшәргә мөмкин, диделәр. Бәләкәй авылдагы йортны төзекләндереп, ни өчен балалар белән анда күченергә? Монда йортыбыз бар, монда балалар өчен шартлар яхшы. Аларга нормаль шартларда яшәргә һәм үсәргә кирәк, – дип өсти Зауреш.
Балалар арасында кырыкка ярылырга туры килә
Заурешның көннәре иртәнге 6.30 башлана. Йокыдан тора, балаларга иртәнге ашны әзерли, мәктәпкә озата. Барысын да мәктәпкә һәм балалар бакчасына тарата алмый, чөнки ул вакытта бәләкәй малаен калдырып торырга кеше юк. Шуңа күрә кечкенә балалары күпмедер вакыт бакчага йөрмәгәннәр, өйдә генә торганнар. Хәзер бу мәсьәлә белән белгечләр шөгыльләнә. Тиздән балаларны бакчага кадәр илтеп куячаклар, дип ышандыралар администрациядә.
Зауреш көн буе өйдәге вак-төяк мәшәкатьләр һәм ашарга әзерләү белән шөгыльләнә. Бер алганда, күпбалалы ана сөтне 10-12 л итеп ала. Зур гаиләгә, чама белән, ул бер тәүлеккә җитә. Сөтнең күп өлеше ботка пешерү өчен китә.
– Акча ашауга да, башка әйбергә дә – ремонттан кала барысына да җитә, – дип аңлата Зауреш.
8 бала үскән гаилә турында авыл башлыгы
Казан районы хакимиятендә Игасановлар гаиләсе турында түбәндәгеләрне сөйләделәр:
– Зауреш Игасанова сүзләренә караганда, ул һәм аның балигъ булмаган балалары 2022 елның апреленнән Казан авылында шәхси йортта яшиләр. Йорт ике бүлмәле, кухня һәм алгы бүлмә бар. Өйгә су кергән, канализацияләре бар, өй мич белән дә, электр белән дә җылытыла. Йорт металл профиль белән ябылган, металл сайдинг белән тышланган. Һава температурасы түбән булганда, өй мич белән җылытыла, ләкин төп җылылык чыганагы – электр казаны, – ди Казан районы башлыгы Татьяна Богданова.
Беренче суыклар башлангач, 2022 елның 6 ноябрендә Зауреш Игасанова ярдәм сорап администрациягә мөрәҗәгать итә.
– Электр казанының эштән чыгуы сәбәпле, төзәтергә ярдәм сорап, Игасанова телдән мөрәҗәгать итте. 7 ноябрь көнне электр казаны куркынычсыз саналган җылытучы элемент белән түләүсез алыштырылды. Шуннан соң, 2023 елның 9 гыйнварында Игасанова резервтагы мичнең юллыгын төзәтүдә ярдәм сорады. Торбаларны алыштыру һәм төтен юлын төзәтү, шулай ук, бушлай, хуҗаның үз материаллары белән 15 гыйнвар көнне башкарылды. Хәзерге вакытта мич төтенләми, торбага явым-төшем үтеп керми, мич төзек һәм эшли торган хәлдә, – дип ышандыралар җирле администрациядә.
Ләкин Зауреш мичне якканда һаман төтенләвен әйтә.
– Мәктәптә укучы 5 бала бушлай иртәнге һәм көндезге аш белән тәэмин ителгән. Балалар бакчасына йөрүче 2 бала бакча өчен түләүдән азат. Балаларга өстәмә белем алу түгәрәкләренә бушлай йөрү мөмкинлеге бирелгән, – дип өсти Казан районы җитәкчесе. – Гыйнвар аенда мәктәп автобусы кабат җиһазландырылып, Игасанованың балигъ булмаган балаларын йөртү өчен автомобиль креслолары белән тулыландырылды. Бакчага йөрүче балаларны озата йөрү Казан мәктәбе хезмәткәре һәм Заурешның олы кызы белән тормышка ашырылачак. Балалар бакчасы янында балаларны тәрбияче каршы алачак, – дип йомгак ясадылар администрациядә.