news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иреңә сөйләргә ярамый торган биш әйбер

Ир белән хатын арасында ышаныч булырга тиеш, әлбәттә. Тик кайсыбер серләрне ул белми тору хәерле.

news_top
Иреңә сөйләргә ярамый торган биш әйбер
https://pixabay.com/

Иң якын кешеңә турыдан-туры әйтмәү яхшы булган берничә серне киңәшләр сайтында яздылар.

1. Элек йөргән егетләрең турында иреңә сөйләмә. Аңа кадәр кем булганын тыңлау бер иргә дә ошамас. Хәзерге иреңне алдагысы белән чагыштырудан да килешмәгәнрәк әйбер юктыр. "Ә менә ул ..." дип элеккегесен искә алсаң, хәзергесен үпкәләтерсең.

2. Иреңнең көче җитмәгән нәрсәләр турында сүз кузгатмау хәерле. Әлбәттә, борчуларың белән уртаклашасың инде. Тик ул ярдәм итә алмаган әйберләрне аңлатып, аны борчып торма. Ул үзенең көчсезлегеннән уңайсызланыр гына.

3. Хыянәт турында ирең белән сөйләшмә. Бергә яшәгән вакытта андый хәлләрне дә кичергән булсагыз, хәзер кабатлап, яңартып тормау хәерле. 

4. Балачак травмалары турында да иреңә хәбәр итеп торма. Син аларны инде кичергәнсең бит, яралар да җөйләнгәндер. Шулай булгач, негативны иреңә яңартып торма. Әгәр яралар төзәлмәгән булса, иреңә сөйләп карый аласың, бәлки ул сиңа ярдәм дә итәр.

5. Дус кызларың белән сөйләшкәнне иреңә кайтып әйтмә. Гайбәт булса, бигрәк тә. Ир-атларның күбесе хатын-кызларның аралашуын гомумән аңламавын әйтә. Шуңа күрә нигә ирнең башын чүп-чар белән тутырырга?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар