Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Иреңне кайсына бирер идең?” Инстадуслары Ландышны үрти

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова “ике Ландыш булса, җимерттереп эшләр идем бөтен эшләремне. Өлгерер идем барысына да. Берсе гастрольдә... Икенчесе өйдә. Җыештыра, балалар карап, ашарга әзерләп», дип язган.

news_top_970_100
 “Иреңне кайсына бирер идең?” Инстадуслары Ландышны үрти
Рамил Гали

Җырчының инстадуслары Ландышны мактап комментарийлар калдырган.

“Ландыш, син бик матур да, мин сиңа сокланам. Тәмле итеп ашарга пешерәсең, молодец. Кайчан җитешәсең?”

“Ландыш балалар үстергәндә, аларны сөяргә дә вакыт булмый. Аларны үстереп тормышлы иткәч, вәт оныклар тәмле була инде. Үсеп җиткәннәрен сизми дә каласың ул”;

“Җырдагыча инде, юк килмәгән җирләрең”;

“Безгә ике Ландыш кирәкми, үзебезненеке һәм кабатланмас Ландыш Нигъмәтҗанова! Ике булса кадере һәм тәме, яме бетәр. Болай да барысына җитешәсең”;

“Син болай да бик молодец! Бөтен җиргэ өлгерәсең! Син болай да өч Ландыш булып йөрисең”;

Алар арасында “Иреңне кайсына бирер идең?” – дип кызыксынучылар да бар.

Шагыйрә, “Адәм белән Һава” тапшыруын алып баручы Ләйлә Дәүләтова «Лучше өчне. Берсе гел Фәрит янында гына йөрсен» дигән.

Ландыш аңа җавап итеп «анысы артык», дигзн.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100