Ире кыйнаган хатын өченче этаж кәрнизенә чыгып качкан
Иреннән качкан хатынны шаһитлар фотога төшереп, социаль челтәрләргә куйган.
Башкортстандагы Агыйдель шәһәрендә шаһитлар куркыныч хәлне күреп торган. Ире кыйнаган хатын өченче этаж тәрәзәсеннән чыгып, узып баручыларны куркуга салган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Алар бу хатынга кәрниздән төшәргә һәм фатирга керергә ярдәм иткән.
Гадәттән тыш хәл урыныннан фотоларны шаһитлар социаль челтәрләргә куйган. Интернет кулланучылар бу хатынга иренең кыйнавына түзеп тормаска, аерылырга киңәш итә.