Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ире кыйнады, өйдә бикләп тотты»: Германиядә яшәүче Россия хатынының мәетен тапканнар

Быел ир белән хатын аерылышу процессында була.

news_top_970_100
«Ире кыйнады, өйдә бикләп тотты»: Германиядә яшәүче Россия хатынының мәетен тапканнар
https://pixabay.com

Германиядә яшәүче 32 яшьлек Екатерина Б.ны эзләү туктатылган. Ул бирегә Петербургтан күченеп килгән булган. Екатерина 4 февральдә төнлә эзсез югалган. Бөтен әйберләре дә, телефоны да, нәни кызы да өйдә калган. Ире исә хатыны югалуын иртән генә белеп алуын әйткән. Екатеринаның мәетен 1 мартта тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Екатерина 2009 елда Төркиягә китә, аңа 20 яшь була. Курортта ул булачак ире Карл (исеме үзгәртелә) белән таныша. Ир-ат Германиягә Казахстаннан күченгән. Ул рус телендә сөйләшә. Аннары 2010 елда Екатерина ире янына Германиягә күченә, алар өйләнешәләр һәм кызлары туа. Бала туганчы бик тату яшәсәләр дә, бала тугач, Карл бик үзгәрә. Ул хатыны һәм баласының һәр адымын тикшереп тора, документларын ала. Ул хатыны баланы алып качар дип уйлый башлый. Шуңа күрә өйдә бикләп куя.

Шулай да Екатерина иреннән китә, аннары кайта, кабат китә. Ире кыйнауга зарлана башлый. Тик барыбер ире янына кабат кайта. 2020 елда алар аерылышырга карар кыла. Шулай итеп быел ир белән хатын аерылышу процессында була. Алар баланың кем белән калачагын хәл итә. 

Бу гаилә белән опека эшли башлый. 7 февральдә тикшерүчеләр килергә тиеш була. Тик 5 февральдә хатын юкка чыга. Башта Екатерина 5 яшьлек кызын ташлап качып киткән дип уйлаганнар. 

«Мин аңа да, Карлга да берничә көн шалтырата алмадым. Аннары Карл трубканы алды, Катяны 5 февральдән бирле күргәне булмавын әйтте, телефонын алмый дип сөйләде», — ди Екатерианын туганнары. 

Тик Карл хатыны югалу турында полициягә хәбәр итми, 9 февральдә генә гариза яза. Анан сорау алганнар. 

Хатынның әти-әнисе версиясе буенча, Екатеринаны ире кыйнап торган һәм кызның югалуына да аның катнашы бар дип фаразлаганнар. Соңрак бу фараз дөрес булуы ачыкланган. 

«Ире тоткарланды, өйдә тентү булды», — дигән алар. 

2 мартта туганнары хәбәр иткәнчә, Екатеринаның мәете туракланган һәм чемоданга тутырылган килеш Везер елгасы буенда табылган. Шунда ук аның ирен тоткарлаганнар. 

Нәни кызның язмышы әлегә билгеле түгел. Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100