Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире көнләшеп, кулларын кисеп аткан хатын, «ул төрмәдән кайтыр» дип куркуын әйткән

news_top_970_100

Бу хәл 2017 елда бу. Маргарита Грачеваны көнчел ире Дмитрий урманга алып китә һәм ике кулын да чугыннан кисеп ташлый. Бу хәл хатын аерылырга теләвен әйткәч була. Табиблар Маргаританың сул кул чугын кисәкләп җыя, ә уң кулына бионик протез куя. 2018 елда ир-атны 14 елга төрмәгә утырталар. Бу хәлләрдән тетрәнгән режиссер Сарик Андреасян «Сама виновата?» дигән сериал да төшергән. «СтарХит» сайты Маргаритадан интервью алган.

Маргарита икенче ире белән

Фото: © СтарХит сайты

«Мин танылганнан соң мондый шелтәләр гел ишетелеп тора. Миңа әле дә булса элекке иремне соң чиккә китереп җиткергәнмен, нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнмен дип язалар», – дип сөйли Маргарита.

Бергә яшәгән еллар дәвамында сез аны шундый адымга сәләтледер дип күз алдына китерә ала идегезме?

Юк, һәм бу – иң авыры, чөнки син аңлап бетерә алмыйсың, гәрчә аның белән 5-10 ел яшәсәң дә... Әллә нинди гаиләләр дә шундый хәлдә кала ала. Хәтта дәрәҗәле кешеләр дә булырга мөмкин, күптән түгел Казахстанда элекке министр хатынын үтерде (сүз Салтанат Нукенова турында бара. – «СтарХит» искәрмәсе). Кешенең нинди җинаятьләргә сәләтле икәнен ахыргача аңлап бетереп булмый.

Мин андый чакта «китәргә кирәк» дип һәрвакыт әйтеп киләм. Үземнән беләм, торып чыгып китү авыр ул, бигрәк тә балаларың булса. Әмма чыгу юлларын уйларга һәм табарга кирәк. Бәхеткә, сыену урыны белән ярдәм итә торган фондлар бар, шуларга мөрәҗәгать итәргә һәм алга таба планнар уйларга кирәк. Әгәр туганнардан һәм дуслардан терәк-таяныч бар икән, бик яхшы.

2020 елда сез кияүгә чыктыгыз. Хәзерге ирегез Максим сез үткән мәхшәрне онытырга ярдәм итә аламы?

Беренче чиратта, күп нәрсәне онытырга мин үземә үзем ярдәм иттем дияргә була. Әлбәттә, барысын да онытып булмый, мин һәр көн уянам һәм үземнең кулсыз булуымны күрәм бит. Минем гомумән, ир-ат табу максатым юк иде, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Ул вакытта мөнәсәбәтләр турында уйламадым. Мин, әлбәттә, хәзер бик бәхетле, әмма Дима кайчан да булса төрмәдән чыгачак, һәм без аның башында нәрсә икәнен бөтенләй белмибез.

Ә Дмитрий сезнең белән сөйләшергә теләсә?

Мин аның белән сөйләшмәячәкмен, аңа әйтер сүзем юк. Һәм улларым Дима һәм Даниланың да аның белән аралашуына каршы. Ә ул чыккач нәрсә буласын беркем дә белми.

Малайлар аны әти дип санамый. Дима һәм Даня аның нәрсә эшләгәнен белә, чөнки Грачевның рәшәткә артындагы фотосын күрделәр. Мин аларга барысын да сөйләдем, тик артык тәфсилләп түгел. Аннан, Интернетта да мәгълүмат күп бит, ә хәзер сериал да чыга. Элегрәк улларым әтиләрен «әшәке абый» дип әйтә иде, ә хәзер бөтенләй телгә дә алмыйлар. Мин бик шат, һәм Грачевның аларга бернинди дә катнашы булмас дип өметләнәм, чөнки аны ата-ана хокукларыннан мәхрүм иттеләр.

Фото: © СтарХит сайты

Дмитрий алиментлар түләвен дәвам итәме?

Әйе, акча килә. Башта ул 2 балага 200 сум иде. Соңгы ел ярымда 9 мең җибәрде. 200 сумнан соң ул шундый күп булып тоелган иде, гәрчә әллә ни күп акча да түгел инде.

Әгәр улларыгыз зур үскәч әтиләре белән очрашырга теләсә, ничек кире күндерәчәксез?

Мин һәрвакыт каршы булачакмын. 18 яшькә кадәр минем ниндидер көчем була, аларны җибәрмәскә хакым бар, ә аннан алар мөстәкыйль була һәм нәрсә телиләр, шуны эшли алачаклар. Әлбәттә, мин аларга «аның белән күрешмәгез» дип әйтәчәкмен, «моның мәгънәсен күрмим» дип аңлатачакмын. Әмма көчләп тә тота алмаячакмын.

Хәзер мин бөтен вакытымны балаларга, гаилә тормышына багышлыйм. Максим белән йорт төзибез, күченергә әзерләнәбез. Минем рәсми эшем юк һәм булырмы-юкмы – белмим, чөнки мин физик мөмкинлекләрем чикләнгән бит.

Маргарита элекке ире Дмитрий белән

Дмитрий тикшерү эксперименты вакытында хатынының кулын ничек чапканын күрсәтә

Дмитрий суд вакытында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100