Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире кислота сипкәч, яшь хатынның күзе сукырайган, бите, башы, куллары, аяклары пешкән

Хатын яңа сөйгәне белән подъезддан чыккач, элеккеге ире кислота сибеп китә.

news_top_970_100
Ире кислота сипкәч, яшь хатынның күзе сукырайган, бите, башы, куллары, аяклары пешкән
https://pixabay.com

21 мартта Домодедовода торак йорт подъезды янында иртәнге якта егет белән кызга кислота сибеп китәләр. 26 яшьлек хатын-кыз һәм 27 яшьлек ир-ат кислотага пешә. Узып баручы 11 яшьлек бала аларга ярдәм итәргә килә, аның да куллары пешә. Кислота сибүче — 26 яшьлек хатынның элек бергә яшәгән ире була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Имгәнгән кешеләрне хастаханәгә илтәләр. Кислота сибүчене эзлиләр.

Табиблар кызга дүртенче дәрәҗәдә химик пешү диагнозы куя. Аның бите, башының чәчле өлеше, куллары һәм аяклары бик нык пешкән. Уң күзенә зур зыян килгән. Кызганычка каршы, табиблар күзне саклап кала алмаячак.

Табиблар хәзер берничә операция ясарга әзерләнә.

Соңрак полиция хезмәткәрләре кислота сибүчене — 25 яшьлек ир-атны тоткарлый. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Ул кислота сибүен таный, аны интернет-кибеттән алуын әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100