news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ире каршында хатынын көчләгән җинаятьчене тотканнар

Башкала уртасында ир белән хатынга һөҗүм иткән җинаятьчене кулга алганнар.

news_top
Ире каршында хатынын көчләгән җинаятьчене тотканнар
Бер хатынны көчләү һәм кыйнауда гаепләнүче ирне Мәскәү уртасында тоткарлаганнар. РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, 7 июньдә бер ир Мәскәүдә урам чатыннан барышлый җинаятьченең бер хатынны көчләп ятуын күреп алган.

Яхшылабрак карагач, көчләнүче хатынның үз хатыны булуын аңлап алган.

Ир хатынын яклап, көчләүчегә ташланган. Аны кырыйга тартып китергән. Шулай да, маньяк тимер арматура табып алган һәм бу ир белән хатынны кыйнап ташлаган. Аларның шактый сөякләре сынган, битләре җимерелгән, башлары имгәнгән. Икесен дә ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар.

Полиция җинаятьче эзенә бик тиз төшкән, диелгән әлеге хәбәрдә. Бу кеше Белорусьтан килгән булган. Аны полициягә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар