Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ире йоклагач, башка ир-ат янына чыгып киткән». Өч бала анасын ире кыйнап үтергән

news_top_970_100
«Ире йоклагач, башка ир-ат янына чыгып киткән». Өч бала анасын ире кыйнап үтергән
"Татар-информ" архивы

Бурятиядә яшәүче ир-ат хатынын кыйнап үтергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

3 декабрьдә 40 яшьлек ир-ат 39 яшьлек хатыны белән бергә хәмер эчеп утыра. Ир йокыга киткәч, хатын бу гаиләнең уртак танышына кунакка чыгып китә. Алар бәйрәм табынын бергәләп дәвам итәләр.

Кич белән ир уяна һәм хатынын эзләп китә. Ул уртак танышларына бара һәм хатынын шуннан табып алып кайта. Юлда кайтканда ир хатынын кыйный-кыйный бара. Ул өйгә кайткач та хатынын кыйнавын дәвам итә. Йодрыклары белән суга, аяклары белән тибә, пычак кадый. Берничә сәгать узгач, хатын үлә.

Шуннан соң ир ашыгыч ярдәм чакыра. Ләкин табиблар килгәч, ир ишекне ачмый.

«Ашыгыч ярдәм табиблары өйгә керергә маташкан арада, җинаятьче пычакны яшергән, кан тапларын юып алган», – диелгән бу хәбәрдә.

Соңрак ир-атны хокук саклаучылар тоткарлый. Аңа карата җинаять эше ачыла. Ул гаебен тулысынча таный.

Ир белән хатынның балигъ булмаган өч баласы бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100