Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире ике кулын чабып өзгән хатынның балаларын тартып алырга җыеналар

Мария исемле хатынның ире узган ел декабрендә ике кулын чабып өзгән. Бу хатын иренә үпкәләмәвен әйткән иде.

news_top_970_100
Ире ике кулын чабып өзгән хатынның балаларын тартып алырга җыеналар

Менә инде ярты ел дәвамында яшь хатын сәламәтлеген яхшырту белән шөгыльләнә.

Табиблар хатынга бер кулын кире тегеп куя алган. Икенче кулына бик яхшы протез ясаганнар. Ул шуның ярдәмендә яшәргә өйрәнә. Протез ясар өчен бөтен халык акча җыеп ярдәм итте.

Вәхши ир исә төрмәдә утыра. Ул балаларына хатлар яза. Төрмәдән кайтып, балаларын үзенә алырга җыена.

Мария сәламәтләнә башласа да, аның җаны тыныч түгел. Ире төрмәдән кайтып, балаларны тартып алыр дип куркып яши. Бу турыда Андрей Малаховның «Туры эфир» тапшыруында билгеле булды.

Маргарита сүзләренчә, Дмитрийның туганнары оныклары белән очрашу таләп итә. Инвалид калган хатынның туганнары исә «әтиең яхшы, әниең начар» дип балаларны котыртырлар дип курка.

  • Серпухов шәһәрендәге коточкыч җинаять турында хәбәр бөтен Россиягә таралган иде. Ул вакытта журналистлар белән әңгәмәсе вакытында, ике бала анасы көнче иренә үпкәсе булмавын белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100