«Ире һәм кызы икешәр миллион сорый». Пластик операция ясаткан хатын 1 тәүлектән соң үлгән
Чиләбедә пластик операциядән соң үлгән хатынның туганнары компенсация таләп итә. 2020 елның ноябрендә Юлия Б. Сургуттан килеп, медицина үзәгендә арт ягын тарттыра һәм липоксация ясата. Операция ясагач, берничә көннән ул үзен начар хис итә, аны хастаханәгә салалар. Бер тәүлектән Юлия үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.
Туганнары медицина үзәген гаепли, берничә миллион компенсация таләп итә. Компания гаебен таный, тик андый сумма түләүдән баш тарта.
Юлиягә 46 яшь була. Ире Гани Б. сүзләренчә, аңа хатынының кыяфәте ошый. Хатын гел спортзалга йөри, үзен карый. Ләкин тагын да матуррак булырга тели. Липоксация ясатыр өчен медицина үзәген дә таба. Сургуттан Чиләбегә килеп, операция ясата, анестезиядән соң күкрәгендә авырту тоя. Табиблар башта ковид дип уйлый, ләкин ул расланмый. Аннары шәһәр хастаханәсенә күчерәләр, аның үпкәсендә һава җыелу ачыклана. Һаваны алалар, тик Юлиянең хәле яхшырмый. Ул реанимациядә үлә.
Экспертизадан соң, анестезия ясаганда аның трахеясен җәрәхәтләү ачыклана. Ул операция вакытында керткән инфекциядән үлә.
«Күкрәк читлеге, корсагы тирәсендә, арт ягында, ботларында тире астында һәм мускулларда күпләгән некрозлар барлыкка килә», – ди Гани Б. адвокаты.
Тикшерүчеләр җинаять эше ача. Ләкин 2023 елның февралендә, вакыт узу сәбәпле, эшне туктаталар. Апрельдә Гани хатыны үлгән өчен компенсациягә гариза бирә. Җавап бирүче буларак медицина үзәге һәм шәһәр хастаханәсе билгеләнә.
Адвокат сүзләренчә, медицина үзәгендә операция ясаган хирург гаебен таный. Ләкин судта ачыкланганча, медицина үзәге мондый күләмдә компенсация түләргә җыенмый. «Гани белән Юлия никахта 1 ел гына булганга күрә, Гани өчен хатыны үлеме – зур югалту дип әйтү корректлы түгел һәм шик тудыра», – дип җиткерә медицина үзәге фикерен Ганиның адвокаты.
Мәрхүмә Юлиянең ире Гани һәм кызы һәрберсе медицина үзәгеннән 2 млн сум таләп итә. Медицина үзәге моның белән килешми, «кызы балигъ булган, аерым яши, димәк, үз тормышын үзе алып бара ала, шул исәптән финанс яктан да» ди. Алар 50 мең сум түләргә тели, ди адвокат.
Медицина үзәге «Комсомолка»га үз фикерен белдергән. Алар сүзләренчә, 50 мең сум турында әйтелмәгән, ә һәрберсенә 2 млн сум – бик зур сумма.
«Якын кешең үлеме – һәркем өчен зур югалту. Шулай да Гани белән Юлия рәсми никахта 1 ел гына яшәгән, уртак балалары да юк. Шуңа күрә Гани өчен хатыны үлеме – гомерлек төзәлмәс яра, дигән сүзләре шик уята. Һәр туган өчен 2 млн сум компенсация – бу нигезсез байлык алу», – диләр медицина үзәгендә.