Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ире гантель, хатыны пычак алган» - Алабугада ир белән хатын бер-берсен үтерә язган

news_top_970_100
«Ире гантель, хатыны пычак алган» - Алабугада ир белән хатын бер-берсен үтерә язган
https://pixabay.com/

Татарстанда ир белән хатынга карата җинаять эшен судка тапшырганнар. Алабугада яшәүче бу кешеләрне "Корал яки, корал сыйфатында куллана торган предмет ярдәмендә сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү", "Үтерергә маташу" маддәләре буенча хөкем итәләр. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Алексей Матренинга сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 25 февральдә ир белән хатын талаша. Ир исерек була, ул кулына гантель ала һәм хатынының борынына бәрә, аннары буып үтерергә маташа.

Хатын ычкыну җаен таба, пычак ала һәм иренең корсагына кадый.

Бу хәлне ир белән хатынның улы күреп тора. Ул ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар ирне коткарып кала.

Ир гаебен тулысынча таный, хатын исә өлешчә генә таный, ул ирен үтерергә җыенмавын әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 1 апрель 2022
    Исемсез
    Мина балалары жэл, исерек белэн талашканчы, айныгач анлашырга иде.
  • 1 апрель 2022
    Исемсез
    Икеседэ гэепле, исерек кеше б. Н
  • 31 март 2022
    Исемсез
    Мистер и Миссис Смитт
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100