news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ире эшкә чыгып киткәч, әни кеше өч яшьлек баласын аю яши торган читлеккә ыргыткан

Хатын акча булмауга, иренең ташлап китүенә зарлана.

news_top
Ире эшкә чыгып киткәч, әни кеше өч яшьлек баласын аю яши торган читлеккә ыргыткан

Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә яшәүче хатын өч яшьлек кызын соры аю яши торган читлеккә төшереп җибәргән. Ул бу гамәлен фәкыйрьлеге, ире белән аерылышкач, кәефе начар булу белән аңлаткан. Ире баласы белән хатынын ташлап, Россиягә эшкә киткәнен әйткән. Бу турыда «Вести» каналы Үзбәкстанның мәхәллә һәм гаиләгә ярдәм министрлыгына сылтама белән хәбәр итте. 

Вакыйга 28 гыйнварда биредәге зоопаркта була. 30 яшьлек З.Т. баласын күтәреп алып, кулларын сузып, аю яши торган вольер эченә ташлаганын видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Зузу исемле аюның тамагы тук була, шуңа күрә ул балага тими. Биш метр биеклектән егылып төшкән баланың башы имгәнә. Зоопарк хезмәткәрләре аюны читлеккә куып кертә һәм баланы коткара.

Әни кешене шул ук көнне тоткарлыйлар. Баласын үтерергә маташкан өчен аңа 15 тән 25 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Сорау алганда бу хатын финанс кыенлыклары турында, кулында ике нәни баласы булуы хакында сөйли. Россиягә эшкә дип чыгып киткән иренең ярдәм итмәвен, әйләнеп кайтмавын әйтә.

Министрлык белешмәсе буенча, хатын депрессиядә, былтыр аңа ике тапкыр хәйрия ярдәме күрсәтелгән булган. Өстәвенә, белгечләр аңа аерылышу һәм юридик гарантияләр турында консультация биргән. бу гаилә арендага алынган фатирда яши, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар