Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире дүрт баласын үтергән әни кеше: «Үзем дә шокта, кычкырдым, акырдым...»

news_top_970_100
Ире дүрт баласын үтергән әни кеше: «Үзем дә шокта, кычкырдым, акырдым...»
Фото: https://t.me/mvd_tver

Тверь өлкәсендә яшәүче ир-атны 4 баласын үтергән дип шикләнәләр. «Межурка» бакчачылык ширкәтендәге йортта фаҗига бүген иртән булган. 4 бала мәете табылгач, җинаять эше ачылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«РЕН ТВ» хәбәрчесе мәрхүм балаларның анасы, үтерүдә шикләнелүче ир-атның хатыны белән аралашкан.

Ул иртән иртүк уянып, бәдрәфкә чыга, кире кергәндә, ишек бикле булуын, әти кешенең балаларны үтерүен күрә. Хатын кычкыра башлый, шулай итеп, ул өске катта йоклап яткан тагын 2 баласын уята.

«Үзем дә шокта. Ничек шулай булгандыр – белмим. Өйдә идем мин. Бәдрәфкә чыктым, кергәндә, ишек ябык иде. Мин чыктым, кычкыра башладым. Ирем анда… Кычкырдым, акырдым, олылары икенче катта уянды, ишекне ачтылар, бөтенесе керде», – ди бу хатын.

Гаиләдә 6 бала бар. Әни кеше сүзләренчә, ире нормаль була, мондый хәл килеп чыгар дигән шик булмый. Аның сүзләренчә, балаларны үтергәч, ир үз-үзенә кул салмакчы була, диелә хәбәрдә.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять кылганнан соң, ир-атны хастаханәгә илткәннәр. Анда пычак белән яраланган урыннар була.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, хәзерге вакытта ул реанимациядә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100