Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ире дә, сөяркәсе дә аны ярата». Иң якын дуслар бер кыз аркасында төрмәгә утырган

news_top_970_100
«Ире дә, сөяркәсе дә аны ярата». Иң якын дуслар бер кыз аркасында төрмәгә утырган
Фото: © "Татар-информ"

Ростов өлкәсендә бер хатынның ирен дә, сөяркәсен дә рәшәткә артына утыртканнар. Ире – колониядә, сөяркәсе СИЗОда. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Башта бик якын дуслар булган ир-атлар бер хатын өчен талаша. Аннары берсе икенчесен үлем хәленә җиткәнче кыйный. Кыйналган ир-ат та кимен куймый.

Бистә халкы сүзләренчә, Оксана матур хатын була, аның янына ир-атлар балга җыелган чебеннәр кебек җыела. Кияүгә уңышлы чыга, ире зур акчалар алып кайта, мәхәббәт тә була.

Оксана да, ире Анатолий дә бик дәртле кешеләр – гел бер-берсен көнлиләр. Кызлары тугач та талаш кимеми. Нәтиҗәдә икесе дә туялар һәм аерылышалар. Шуннан соң Оксана янына Максим – Анатолийның дусты йөри башлый. Оксана элеккеге иренең дусты белән роман кора. 1 ел чамасы очрашалар. Максим да бик көнче һәм агрессив булып чыга.

Шул чакта командировкадан Анатолий – элеккеге ир кайтып төшә. Ул Оксанага ярдәм итә, кызына да, хатынына да бүләкләр бирә.

Хәзерге ир элеккеге иргә көнли башлый.

Ләкин Максим тиз генә бирешергә теләми. Ул хатына яза, шалтырата, гел мәхәббәт аңлата, кабат кавышырга чакыра.

«Ирем бу турыда белде инде, әлбәттә, көнләде. Икесе дә минем мәхәббәтне теләде», – дип сөйли Оксана үзе.

Чираттагы тапкыр Максим Оксана янына кич белән килә. Анатолий котыра һәм көндәшенә газ баллончыгыннан сиптерә, аннары агач урындык аягы белән берничә тапкыр суга. Аннары Максимның үпкәләренә су җыела.

Анатолийга карата җинаять эше ачалар.

Көнче ир СИЗОда утырганда, Максим терелә. Хастаханәдән чыккач, тагын Оксана янына чаба. Ләкин аны Оксана куа. Шуннан соң Максим Оксанага ташлана. Хатын үзен яклый ала, полициягә гариза яза. Хәзер Максим да СИЗОда. Ә Анатолийны 2 елга гомуми режимлы колониягә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100