"Иреңә дә ертык халатың кирәкми": Татар эстрадасында билгеле җырчы битлек артына качкан - таныйсызмы?
Җырчы фикеренчә, гел үзең булып калып, бер катлы булып яшәсәң, кызыксыну кимергә мөмкин.
Рәфинә Ганиуллина битлек киеп төшкән фотосын инстаграмга куйды. "Битлек - маска. Көндәлек тормышта без битлек кулланабызмы? Гел үзең булып калып, бер катлы булып яшәсәң, сиңа карата кызыксыну тора-бара кимергә мөмкин. Кем әйтмешли, гомер иткән иреңә дә ертык халатың кирәкми.
Əлбәттә, битлек киеп кенә проблемалар хәл ителми, ә менә бүтән кешеләр урынына үзеңне куеп карап, чагыштырып, хәйран ачышлар ясарга була", - дип яза җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә.
Шунда ул Роберт Миңнуллин шигырен дә искә төшерә:
Иң әйбәте бу дөньяда -
Дурак булырга кирәк!
...Ләкин дурак булыр өчен
Баш җитми - акыл кимрәк...

Җырчының маскасы "баттерфляй", ягъни күбәләк дип атала икән. Бу посты белән Рәфинә инстачыларны фәлсәфи уйларга этәрә, булса кирәк.