news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ире белән талашкан хатын яңа туган баласын ваннада батырып үтергән

news_top

Франциядәге Байе шәһәрендә хатын-кыз, ире белән ачуланышканнан соң, яңа туган баласын ваннада батырып үтергән. Шуннан соң ул, сабыйның мәетен фатирда калдырып, качып киткән. Бу хакта «Рен-ТВ» яза.

15 ноябрьгә каршы төндә ир белән хатын арасында ызгыш купкан. Ир-ат, талашны туктату өчен, фатирдан чыгып киткән. Хатын-кыз, бала белән ялгызы калгач, сабыйны ваннада батырып үтергән.

Шуннан соң ул өйдән чыгып качкан һәм иренә нәрсә эшләве турында язган. Ир-ат полициягә хәбәр иткән. Хатын-кызны 1 сәгатьтән шәһәр урамнарының берсендә кулга алганнар.

Сорау алганда, хатын-кыз гаебен таныган. Сабыйны үтергән өчен, аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү яный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар