news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ире белән талашкан хатын нәни кызының йөрәгенә пычак кадаган

news_top
Ире белән талашкан хатын нәни кызының йөрәгенә пычак кадаган
"Татар-информ" архивы

Пермь краенда яшәүче хатын, иренә үч итеп, нәни кызын үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 26 сентябрьгә каршы төндә Осинский районындагы авылларның берсендә була. Хатын ире белән талаша, аннары бүлмәгә керә дә үзенең нәни кызының йөрәгенә пычак кадый. Аннары ул үзенә кул салмакчы була.

Мәрхүмә кыз 2016 елда туган.

Яраланган хатынны хастаханәгә салганнар. Бу хатын моңа кадәр дә үзенә кул салырга маташкан булган, дип хәбәр иткәннәр төбәк буенча Тикшерү идарәсендә.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар