news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ире белән диңгезгә киткән Зифа Нагаевага: «Түтәйләр карап, Шәйхенурның күзе таладыр инде»

news_top
Ире белән диңгезгә киткән Зифа Нагаевага: «Түтәйләр карап, Шәйхенурның күзе таладыр инде»
Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева тормыш иптәше белән бергәләп диңгезгә очкан. Ул Төркиядәге ял мизгелләрен тәфсилләп сөйләп, социаль челтәрләрдә күрсәтеп бара. 

Җырчы Марат Шәйбәков аның сторисларын бик җентекләп караган да, Төркиядә ял итү Зифа апаның иренә аеруча да ошый, дигән фикергә килгән. 

«Зифа апа, Шәйхенур видеоларда гел түтәйләрне карап йөргән кебек төшә. Күзе таладыр инде», – дип, үзенә дә язып җибәргән. 

Зифа Нагаева да югалып калмаган. «Ю-ю-юк, талмый, күз даруы салгалап торам», – дип җавап кайтарган ул аңа.  

Зифа Нагаева тормыш иптәше белән танышу һәм кавышу тарихы турында «Интертат»ка интервьюда сөйләгән иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар