Ире белән талашкач, көнче хатын баласының ике күзен дә имгәткән

Хакасиядә 36 яшьлек хатын биш айлык баласын имгәткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе һәм Хакасия республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
26 октябрьдә Таштып авылында бер гаиләдә ир белән хатын талаша. Хатын иреннән көнләшеп, тавыш чыгара.
Тикшерү версиясе буенча, хатын талаштан соң, биш айлык баласының ике күзен дә имгәтә.
Хәзер бу хатынны тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

"Иреннән үч алу хисе белән шашкан хатын үз куллары белән биш айлык улының күзләрен чокып чыгарырга маташкан", дип яза "Комсомольская правда" сайты.
Хәзерге вакытта бала хастаханәдә. Аның сәламәтлеге турында әлегә хәбәр ителми. Баланың күзләрен саклап кала алырлармы, әлегә бу да билгесез, диелә хәбәрдә.