Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире акча бирмәсә, хатынга ничек яшәргә?

Ир – баш, хатын – муен, ир акча таба, хатын өйдә җылылык тудыра дибез. Ә менә ир баш булып та, гаиләнең матди ягын кайгыртмаса, хатынына акча бирмәсә нишләргә?

news_top_970_100
Ире акча бирмәсә, хатынга ничек яшәргә?

Мондый кыенлыкка тарыган кешеләрнең берсе - Камилә (исеме үзгәртелде). 36 яшьтә, икенче мәртәбә кияүдә.

– Ике төрле гаилә тәҗрибәм бар. Беренче ирем белән тормышта булганда әле ныклап диндә түгел идем. Ирдән акча көтеп утыру дигән әйберне башыма да кертеп караганым булмады. Үзем акча эшләдем, мин тапкан акча бары үземә генә, ә гаиләгә, балаларга син акча бир, дигәнем булмады. Иремнең минем акчага яшәгән вакыты да булып алды. 

Аның белән аерылышкач, ныклап исламга килдем, яулыкка күчтем. Шуңа күрә икенче тапкыр кияүгә чыга калсам, ирем бары тик намазлы мөселман булуын теләдем. Шулай итеп, хәзерге ирем динне тотып яшәүче мөселман. Эшем тынгысыз булганга, аннан китәргә туры килде. Бианам авырып урын өстенә калды, ярдәм итәргә алындым. Яңа эшкә урнашу кичектерелде. Шулай итеп, мин хуҗабикә булып киттем. Әлбәттә, башта бик рәхәт иде. Тик кирәк вакытта акча юклык үзен сиздерә башлады. Һәрвакыт акчаны ничек телим шулай тотып өйрәнгән кеше өчен бу бик читен икән. Ирем акчасыз да түгел югыйсә, эшләгән кереме дә яхшы гына, өйнең кай җирендә ничә мең сум җыелып торганын да беләм. Тик миңа ул акчалар азык-төлек, вак-төяк кирәк яраклар өчен генә бирелә. Акча сорап та өйрәнмәгән, хәйләкәрлегем дә юк. 

Бервакыт кибеттән бик матур күлмәк күреп кайттым да, әйтәм иремә, алыйк әле дим. “Бу айда лимит бетте, икенче айда карарбыз”, – диде бу. Арт ягыма утыра яздым. Китәргә дип тә уйлап карадым. Ләкин тормыш башламаган килеш аерылып кайтуны хурлык дип санадым, һәм кеше буларак, мөселман буларак яратуым да бар иде. Китмәдем. Ә гаиләгә зыян китерми торган эш эзләргә керештем. Атнасына бер тапкыр барып килә торган урын таптым. Өйгә эшләр алгалыйм. Артык күп акча эшли алмыйм, билгеле. Ләкин иремнең миңа хөрмәте арттымы, бәлки китәр дигән шик төштеме, акчаны ул кадәр кысмый башлады, - дип сөйләде Камилә.

Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче “Мөслим-Like” мөселман таныштыру үзәге җитәкчесе Наил Гобәйдуллин фикеренчә, ир-ат беренче чиратта гаиләсен торак һәм ризык белән тәэмин итәргә тиеш. 

– Наил хәзрәт, гаиләдә финанс чыгымнар кем өстендә булырга тиеш?

– Әлбәттә, ир җилкәсенә төшә торган эш бу. Мөселман гаиләләрендә генә түгел, һәр гаиләдә шулай булырга тиеш дип саныйм. Йорттагы җылылыкны хатын тудырса, бала тәрбиясе күбрәк хатын җилкәсен төшсә, матди хәл, гаилә ныклыгы – ир-ат бурычы.

– Нәрсәләр белән тәэмин итәргә тиеш?

– Беренче чиратта торак һәм ризык белән. Ризык дигәндә исә ир үзе нәрсә ашый, хатынга да шуны бирергә тиеш. Үзе шашлык ашап, кафеларда йөреп, өйдә хатынына ашарга бары макарон икән, бу дөрес түгел. Шулай ук кием, хәләл җефеткә үз-үзен карау өчен гигиеник нәрсәләр, өй кирәк-яраклары, сәламәтлек өчен таләп ителгән процедуралар яисә препаратлар белән тәэмин итәргә тиеш.

– Ә ир-ат акча эшләмәсә, шушы әйберләрне ала алмаса нишләргә?

– Әйе, тормышта төрле хәлләр була. Ир авырып китәргә мөмкин, инвалид булып урын өстенә дә кала ала. Бу очракта инде хатын-кызга, эшкә чыгып, финанс хәлне үз өстенә алырга туры килә.

– Ир сәламәт булып та, өйгә акча алып кайтмаган, хатынын тәэмин итмәгән очраклар да бар бит?

– Дөрес, мондый очраклар да була. Гаилә башлыгының үз хәләл җефетен тиешенчә тәэмин итмәүдә берничә сәбәп бар.

Мәсьәлә казылыкның бәһасендә

Бу иң киң таралган сәбәп – тәэмин итү дигәндә ике кешенең аңлавы төрлечә. Хатын белән сөйләшәбез – бик җәберләнә, ире гел акча бирми икән. Ир белән сөйләшәбез – киресенчә, хатыны аның тырышуын күрми, һаман акча сорап тора, алып кайткан ризыкның кадерен белү генә түгел, аны күрми дә икән! Үзара аңлашу юк. Бәлки хатын яхшы мул гаиләдән булгандыр, яхшы ашарга, шәп киенергә өйрәнгәндер. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ ризык биргән. Ә ир исә гади, яисә ярлырак гаиләдәндер. Аның өчен атнага бер булган казылык, анысы да әле очсызлысы – ул гадәти күренештер. Итле ризыкларның көн дә булмавы, полуфабрикатлар сатып алмау, ризыкны рестораннан заказ биреп түгел, ә үзең әзерләү – ул гадәти әйбердер. 

Никахка кадәр, яисә гаилә тормышының башында ук тәэмин итү дигән төшенчәне үзара аңлашу кирәк. Әгәр бу булмаган икән, димәк хәзер уртага салып сөйләшү зарур. Аллаһ ризалыгын алып яшәүдә матди як киртә булмасын иде.

Ирне дөрес итеп мотивацияләргә кирәк

Ир, дөрестән дә, өйгә акча бик аз алып кайта ди. Мәсәлән, эше сезонга бәйле, җәйдә акча бар, кышта – юк. Гаилә көч-хәл белән яши. Бу очракта хатынга үтә сабыр булырга киңәш итәбез. Сабырлык белән язмышка буйсынып акча көтеп утыру түгел, ә муллыкка ирешү өчен сәбәпләр кылырга – ирне дөрес итеп мотивацияләргә кирәк. Күп кеше бит плансыз, максатсыз яши. Берничә елдан соң үзенең кем буласын күз алдына китерми. Бер эшкә алынып карый, аннан икенчесенә тотына. Нәтиҗәдә ул бу өлкәдә дә бернәрсәгә ирешмәде, теге өлкәдә дә бернәрсәсе юк. Ә кешегә бәлкем яраткан эше белән шөгыльләнергә, шушы тармакта үсәргә, үз эшенең остасы булырга кирәктер. Шуңа күрә хатынның роле бик зур монда. Ул бит иренә акыллы киңәш бирә ала, ләкин игәүләп түгел, ә хәйләкәрлек белән. 

Мәсәлән, ир электрчы ди, димәк, бу шәһәрдә ул беренче электрчы булырга тиеш! Хатын шушы өлкәдә заманча стандартларны, өйләргә заманча итеп ут кертү дизайнын өйрәнеп, шушыларны әкрен-әкрен генә иргә тукый барырга кирәк. Шулай итеп ир кеше дә моның белән кызыксына, укый, өйрәнә башлый, үз эшенең остасы булып китә, клиентлары арта, кереме күбәя. Сәхәбәләр дә үз алларына зур максатлар куеп яшәгән.

Бюджет министры булырга

Күп гаиләдә акча су кебек чыгып китә. Шул сәбәпле хатын авыр матди тормышка зарланырга мөмкин. Керемнәрнең һәм чыгымнарның планын төзергә киңәш итәбез. Бәлки чыннан да ир гаилә өчен күпме акча кирәк булуын аңламыйдыр. Ә бәлки бик күп акча гел кирәкмәгән нәрсәләргә, исрафка тотыладыр. Карарга кирәк.

Ир артык сакчыл икән

Ир яхшы акчалы эштә эшли, хәтта берникадәр капиталы да бар ди. Ә менә хатынга күлмәк сатып алмый, акчаны чутлап кына, анысын да соңыннан отчет сорап кына бирә ди. Булгалый. Кибеткә икәү бергә йөрегез. Бар акчалар ирдә булсын, азык-төлекләргә, киемнәргә үзе түләсен. Шунда аңлар – ул калдырган акчага бик күп нәрсә алып булмый икән бит, хатынны исрафлыкта гаепләү дөрес түгел икән бит!

Моның әле икенче ягы да бар – ирнең сакчыл булуы, капитал туплавы яхшы бит ул! Ирегезне мактагыз, салпы ягына салам кыстырыгыз һәм иртәгәсе көнне шушындый “алтын” ирдән бераз гына күбрәк акча сорагыз.

Аллаһ кодрәтенә ышаныгыз

Ризык – Аллаһтан. Нинди генә сәбәпне карасак та, бар юллар бары тик Аңа илтә. Аллаһка тәвәккәл итеп, Аннан сорарга кирәк. Бәлки төнге намазларны торгызырга, аларны җиренә җиткереп укырга кирәктер. Иртәнге намазга кадәр укыла торган тәхәдҗүд намаз бар, бу вакытта догалар кабул була. Бер хәдистә әйтелә: “Үзеңне гыйбадәттә тот, һәм Мин синең йөрәгеңне байлык белән, кулларыңны ризык белән тулыландырырмын”, – диелә. Ризык арттыруның шәригать ягын онытмагыз.

Дөрес нияттә, дөрес гамәлдә

Нинди генә проблема килеп чыкса да, бар да чишелә. Кеше бәхеткә омтыла икән, һәр авырлык җиңеллек белән алышына. Сезнең гаиләгез – ул сезнең дөньягыз. Биредә сез яшисез, кайгырасыз, шатланасыз, акыл җыясыз, балалар тәрбиялисез, аларга ничек яшәргә, киртәләрне ничек җиңеп чыгарга кирәклеген күрсәтәсез. Бу дөньяда һәрчак тыныч һәм кояшлы гына булып тормас. Шуңа күрә һәр сынауны күтәрә белергә, шөкер итәргә, чишелешне табуда сәбәпләр эзләргә кирәк.

Психолог Ирек Мукиев: "Гаилә - ул үзара килешү"

– Гомумән, шәхсән мин үзем идеаль гаилә моделе дигән төшенчәне яратмыйм да, кулланмыйм да. Чөнки гаилә – ул үзара килешү, ике тараф нинди дә булса фикергә килә. Әлбәттә, без мөселманнар булгач, килешүне шәригать кануннары, ислам кысаларына нигезләнеп төзибез. Иң идеаль гаилә – ике як та бер-берсе белән идеаль канәгать. Нинди шартларда канәгать, аларның вазифалары нәрсәдән гыйбарәт – анысы аларның эше. Ир гаиләне тышкы яктан, хатын исә эчке яктан кайгырта, һәм алар бер-берсенә ярдәм итә икән, шушының белән канәгать икән, гаилә – сәламәт. Әгәр хатын-кыз “Гаилә өчен ир җавап бирә, ә гаиләгә мин дә, балалар да, барлык чыгымнар да керә. Мине ирем тәэмин итәргә, кайгыртырга тиеш” дигән позиция белән яши икән, әлеге гаилә иртәме-соңмы таркалачак. Бу ир белән хатын вазифалары түгел, бу ана белән бала вазифалары. Кулга бирешеп эшләгәндә, бер-береңне хөрмәт итеп, бер-береңә ярдәм иткәндә генә гаиләнең күчәре әйләнәчәк. Әгәр шушы килешү булмый икән, нигә син ул кеше белән яшисең. Китә алмыйсың икән, һәм китәргә телисең икән, эзләргә кирәк – ни өчен мин китә алмыйм.

Акча мәсьәләсендә дә. Ир белән хатын килешенделәр ди – берсе эшли, ә икенчесе өйдә утыра. Тик хатын акча күрми. Әйткәнемчә, универсаль җавап була алмый. Тик карарга, эзләнергә, уйланырга кирәк. Әгәр ул килешенүне үтәми икән, нигә син аның белән торасың алайса. Ә торасың килә икән, сәбәбен ачыкларга кирәк – ни өчен бирми, кем бу очракта ярдәм итә ала. Гадәттә, күпчелек проблемалар кечкенә вакытка – сабый чорга кайтып кала. Ул нинди гаиләдә үскән, аның әти-әнисе ничек яшәгән, аны ничек тәрбияләгән. Шуларда эзләнергә кирәк. Әгәр мәсьәлә чишелми икән, хатын-кызның ихтыяҗы бар икән, гыйлем әһелләре белән киңәшләшергә кирәк, кадый ярдәмгә килә ала, алиментка бирергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100