news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җирдә көчле магнит давылы башланды: синоптиклар фаразлары акланмаган

news_top

Бүген төнлә Җирдә магнит давылы башланган. Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 3тән соң геомагнит үзгәрешләр дәрәҗәсе нормадан артып киткән, ә иртәнге сәгать 6га G3 дәрәҗәсенә (көчле давыл) җиткән.

Хәзерге вакытта Kp индексы 7,33 тәшкил итә. Россия Фәннәр академиясе Галәм тикшеренүләре институтының Кояш астрономиясе лабораториясе хәбәр иткәнчә, давыл инде «көчле» дәрәҗәне узып киткән, әмма «бик көчле» дигән күрсәткечкә җитмәгән.

Дөньякүләм тикшеренү үзәкләренең өч көнлек фаразлары мондый куркыныч дәрәҗәне күрсәтмәгән булган – алар давыл G1–G2 дәрәҗәсеннән артмас дип фаразлаган.

Берничә сәгатьтән давылның көче кимиячәк, әмма геомагнит үзгәрешләр ике тәүлеккә кадәр сакланырга мөмкин. Якшәмбе көнне алар кабат магнит давылы дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар