news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җирдә нәрсәнең колаклары иң зурысы?

Җир куяннары күбәләк канат каккан тавышны да ишетә.

news_top
Җирдә нәрсәнең колаклары иң зурысы?
https://pixabay.com

Җирдә яшәүче хайваннар арасында иң зур колак филдә — бу аермачык кебек. Аның колаклары 1-1,5 метрга кадәр җитә. Ләкин фил үзе дә 4 метрга кадәр биеклектә, 5-6 метр озынлыкта була. Димәк, филнең колаклары гәүдәсенең дүрттән береннән кимрәк. Колаклар турында белешмә фактлар сайтында чыкты.

Гәүдәсенә карата колагы озынлыгы иң зур булган җәнлек — Кытай һәм Монголиядә яши торган кушаяк (тушканчик). Аны җир куяны дип тә атыйлар. Ул үзе 9 см озынлыкта, ә колаклары 5-6 см. Колаклары гәүдә озынлыгының яртысыннан озынрак, кайчакта гәүдәсенең өчтән ике өлеше кадәр озынлыкта да була.

Җир куяннары күбәләк канат каккан тавышны да ишетә.

Африка төлкесе — фенека да зур колак иясе. Ул үзе уртача зурлыктагы песидән кечерәк, ә колаклары кешенең уч төбе кадәр зурлыкта.

Брюссель тәкәсе дип аталган җәнлекнең колагы да зур. Чынлыкта ул бөтенләй сарык түгел, ә декоратив кролик. Аны ясалма рәвештә чыгарганнар, колаклары ике якка таба төрелеп куелган һәм алар тәкә мөгезен хәтерләтә. Брюссель тәкәсенең колакларын сузып салсаң, ул гәүдәсенең яртысыннан озынрак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар