news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иранның Ватикандагы элеккеге илчесе коронавирустан үлгән

Иранда коронавирус йоктыруның беренче очрагы мөселманнар хаҗга йөри торган Кум шәһәрендә ачыкланган.

news_top
Иранның Ватикандагы элеккеге илчесе коронавирустан үлгән
https://pixabay.com/

Ватиканда һәм Мисырда Иранның элеккеге илчесе булган Хади Хосроушахи коронавирустан үлгән. Иран ислам республикасының Тышкы эшләр министрлыгы кайгы уртаклашкан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

IRNA агентлыгы хәбәр иткәнчә, экс-илчене кичә Тегерандагы хастаханәгә алып килгәннәр. Анда коронавирус булуы расланган. Ул бу авыруны Кум шәһәрендә иярткән. Өлкән яшьтәге дипломат бүген вафат булган.

Иранның тышкы эшләр министры Мөхәммәд Джавад Зариф та кайгы уртаклаша, мәрхүмнең туганнарына сабырлык тели.

Пәнҗешәмбе көнгә булган мәгълүматлар буенча, Иранда коронавирус йоктыручылар саны 245кә җитте, 26 кеше вафат булды. Иранда коронавирус йоктыру очрагы 19 февральдә билгеле булды, ул Кум шәһәреннән башланды. Бирегә мөселманнар хаҗга килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар