Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җирәнкәй (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Үзенең чәч төсен шулкадәр яратмый иде ул. Яратмый гына түгел, күралмый! Балачагында чәчләре аксыл-коңгырт төстә булса, хәзер барысы да үзгәрде. Бакыр кебек җирән чәчләре, битендә сибелеп киткән сипкелләре Җәмиләне чыгырыннан чыгара.

«Җирән Җәмилә» дип үртәп торалар, җитмәсә.

«Уф, нигә миңа шундый җәза?! Бөтен дус кызларымның чәче туры. Әллә нинди прическалар ясый алалар. Ә миңа бу ат койрыгы кебек чәч белән нәрсә эшләргә? Тузганак кебек як-якка тырпаеп тора, үзләре җирән, җитмәсә! Менә сезнең чәчләрегез гап-гади. Нишләп минеке шундый соң?» – дип зарланып, әнисенең дә, әбисенең дә теңкәсенә тиде Җәмилә.

Җәмилә әтисе турында белми, бары тик җирән чәчләрен аннан калган «бүләк» дип кенә фаразлый. Әнисе ниндидер герой әти турында әкиятләр уйлап чыгармады. Нигә әтисез булуларын ничек бар – шулай, гади генә аңлатты.

«Ул безне яратмый башлады һәм еракка китте», – диде ул кызына.

Җәмилә әтисенең Госман исемле булуын гына белә. Хәтта аның фотолары да юк. Җәмилә, бик кечкенә булса да, ул кичне яхшы исендә калдырды. Әнисе кухняда ялгызы гына утыра, үз-үзе белән сөйләшә иде, елады, ниндидер фотоларны вак-вак кисәкләргә ерткалады, ә аннан тәрәзәне ачты. Тәрәзәдән, ургылып, салкын җил керде. Җәмилә ишек артына качты. Ул әнисенең «хуш» дигән сүзен генә ишетте һәм тәрәзә шапылдап ябылды. Әнисе Җәмиләнең әтисе төшкән фотосурәт кисәкләрен салкын җилгә ыргытты. Шуннан соң ул кызына әтисе турында башка сөйләшмәскә кушты.

«Башка безнең тормышта юк ул! Һәм аның турында башка сорама. Үзебез дә яшәрбез. Менә күрерсез, безнең бар да яхшы булачак, матур сипкеллем!» – диде әнисе.

Нәни Җәмилә әнисенең сүзләрен әллә ни аңламады, шулай да әнисенең «Сипкеллем» дигән кушаматына үпкәләде.

«Үртәмә мине! Менә, үсеп җиткәч, бөтен сипкелләремне буяп бетерәм дә, алар күренмәячәк. Чәчләремне дә башка төскә буйыйм!» – диде ачуы килгән Җәмилә.

Еллар уза торды. Сипкелле, җирән чәчле шөкәтсез үрдәк бәбкәсе булган Җәмилә искиткеч сылу, сөйкемле кызга әйләнде. Аны күргәч, урамда узып баручылар да борылып карый иде.

«Әнә кояш килә!» – дип елмаешып калалар.

Җәмилә дә үзенең төс-кыяфәтенә күнде. Үзе кебек ут янып торган җирәннәрнең артык күп булмавын аңлады ул. Ул студент кызлары арасыннан гадәти булмаган кыяфәте белән генә түгел, ә искиткеч мөлаем, сөйкемле елмаюы һәм чиста күңеле белән дә аерылып торды.

Ул башкалага укырга килде. Кыз туып-үскән кечкенә шәһәрдә уку йортлары аз. Ә аның ландшафт дизайнеры буласы килде. Бу һөнәргә укыта торган уку йортлары юк та юк инде аның шәһәрендә.

Җәмилә кечкенә вакытыннан ук чәчәкләр яратты. Үсә төшкәч, ул матурлык тудырырга, кешеләрне һәм үзен шатландырырга теләвен аңлады. Хыялын чынга ашырыр өчен башкалага килде. Укыды, студентлар тулай торагында яшәде. Күңелле студент тормышында рәхәтләнеп кайнады, кичләрен, кайвакыт төннәрен дә, бер кечкенә чәчәк кибетендә эшләштерде.

Ул эшләгәндә, кибеттән чәчәк алмыйча киткән кеше булмый. Җәмилә чәчәкләрдән әллә нинди үзенчәлекле гөлләмәләр ясый. Кибетнең болай да даими сатып алучылары бар иде, ә Җәмилә килгәч, алар тагын да күбәйде.

Чибәр Җәмиләне үзенә каратырга теләүчеләр дә аз булмады, әмма кыз артыннан йөрүче егетләргә көлемсерәп кенә карады.

Урамда алтын көз, әбиләр чуагы. Җәмиләнең ял көне, шуңа да, аяз көн булганда, рәхәтләнеп паркта йөрергә теләде. Атнасы да авыр булды: зачетлар, имтиханнар, курс эше... Көзге паркта йөреп табигать белән хозурлангач, ул тулай торакка кайтып китте. Якында гына зур күлдәвек җыелган. Җәмилә тонык суда үзенең чагылышын күрде. Суга төшкән көзге яфракларның әллә нинди матур бизәкләр ясаганын карап торды. Ул читкә китеп өлгермәде, бозау кадәр зур эт бер җирән песи артыннан чабып китте һәм Җәмиләне аяктан екты. Кыз, егылып, шушы күлдәвек уртасында утырып калды. Пычрак су тамчылары, күз яше кебек, аның битеннән агып төште...

«Гафу итегез инде, кулдан ычкынып киткәнен сизми дә калдым. Барысына да теге җирән песи гаепле», – дип, нәрсәдер мыгырданды бер яшь кенә егет һәм Җәмиләгә торып басарга кулын сузды.

Җәмиләнең ачуы чыкты. Шундый бер дигән көнне боздылар! Ул борылды да китеп барды, егетнең гафу үтенүләренә игътибар да итеп тормады. Эт тә хуҗасы янына әйләнеп килде, ә теге җирән песи подъезд ишеге түбәсенә үк менеп утырган. Бик канәгать йөз белән үзен йөдәткән этне һәм подъездга кереп киткән Җәмиләне күзәтеп тора.

Вахтер апа Җәмиләгә бик канәгатьсез генә карап куйды.

«Кайда шулай батып беттең?» – дип сорады.

Җәмилә берни дә дәшмәде, кулын гына селтәде дә бүлмәсенә кереп китте. Душ кереп чыкты, пычранган киемнәрен юды. Аннан соң карлыган яфраклары салып, үзе яраткан чәен ясады, юрганга төренеп утырды да тәмләп кенә чәен эчте. Ишек шакыдылар. Бу вахтер апа иде.

«Менә сиңа бирергә куштылар. Карт әбиләрне этаж буйлап йөртмәсәләр....» – дип мыгырданды вахтер апа.

Вахтер апа Җәмиләгә бик зур чәчәк букеты тоттырды.

«Кемнән соң бу?» – диде кыз, аптырап.

«Мин каян белим соң. Эт иярткән бер кемсә килде инде. Мин ул этләрдән балачактан бирле куркам. Күлдәвеккә егылган җирән чәчле кызга тапшырыгыз, диде», – дип сөйләнде вахтер апа.

Вахтер зарлана-зарлана китеп барды.

«Менә җирән кызларны эзләп йөр инде, башка эшем юк, ди, минем...» – дип сөйләнеп китте ул.

Җәмилә елмайды. Букет бик матур иде. Гаепле егет тә кичерелде.

Җәмилә бу күңелсез очрак турында оныткан да иде инде. Әмма язмыш бу ике яшь йөрәкне кабат очраштырды.

Яңа фән буенча лекцияләрне ниндидер яңа укытучы укырга тиеш, диделәр. Студентлар бу укытучыны белми иде. Ул аудиториягә килеп кергәч, Җәмиләнең гаҗәпләнүдән күзләре шакмак булды. Аның каршында этен тотып тора алмаган егет басып тора. Шуның эте аркасында Җәмилә пычрак суда коенды бит инде...

Лекция вакытында аларның күзләре очрашты. Динар Рамилевич исемле иде бу укытучы. Ул сиздерми генә Җәмиләгә баш кагып куйды. Ул кызны таныган иде.

Курс эшен дә Динарга тапшырасы икән. Ул Җәмиләнең кураторы булды. Консультацияләр вакытында алар якыннанрак танышты. Уртак кызыксынулары да күп булып чыкты. Ул да Җәмилә кебек табигать, сәяхәтләр һәм чәчәкләр ярата икән. Динар Җәмиләгә урамда йөрергә тәкъдим итте. Шулай дуслашып киттеләр.

Барысы да яхшы кебек иде. Әмма Җәмиләнең күңеленә бер генә нәрсә тынгы бирми: Динарның уң кулындагы атсыз бармагында балдак эзен күрде ул. Динар Җәмиләнең сораулы күз карашын сизде, барысын да аңлады. Һәм паспортын чыгарып күрсәтте.

«Без аерылыштык. Барып чыкмады, яшәп китә алмадык. Тормыш шундый инде ул. Кызым гына жәл, сирәк күрешәчәкбез... Сезнең шәһәргә эшләргә күчендем. Матур шәһәр, әйеме?» – диде Динар.

Динар сүзне башкага борды. Җәмилә дә аның үткәннәре турында төпченмәде.

Көз узып, кыш җитте. Кыш кына бигрәк озак уза... Ул елны кыш салкын һәм бик буранлы килде. Динар белән Җәмилә сирәк күреште. Ә соңыннан Динар бөтенләй юкка чыкты. Китте, диделәр.

Җәмилә үзен кая куярга белмәде. Динар шалтыратмады да. Кышны шулай моң-сагыш эчендә уздырды кыз.

Ә яз көне Динар барлыкка килде. Арыган, боегып калган Динар шундук Җәмилә янына килде.

«Болай юкка чыгуыма ачуланма инде, гафу ит... Проблемаларым белән бүлешә белмәгәнгә, гел үз эчемдә тотканга, әни мине гел орыша иде...» – диде Динар.

«Нигә «иде» дип сөйлисең?» – диде Җәмилә, аптырап.

«Әнием үлде. Мин аны карарга дип кайтып киткән идем. Бер ай элек вафат булды», – диде Динар.

Җәмилә Динарның күкрәгенә башын салды.

«Гафу ит, мин белмәдем...» – диде.

«Һәрнәрсәнең үз вакыты. Кайчан да булса барыбыз да китәчәкбез. Әмма иң якын кешеңне югалту – бик авыр шул, моның белән килешеп булмый...» – диде Динар, боегып.

«Мин сине аңлыйм. Әбекәй үлгәч, мин дә аның башкача булмавы белән килешә алмадым. Башка беркайчан да мин яраткан алма бәлешен пешермәячәк, мине кочагына алып, «Сөйкемле сөягем минем!» дип яратмаячак...» – дип, әбисен искә алды Җәмилә дә.

Яз җитте. Язгы кояш Җәмиләнең битендәге сипкелләрне тагын да җетерәк төскә манды.

Яз – яңа тормыш. Кышкы тирән йокыдан соң бар табигать уяна, җанлана.

Динар белән Җәмиләнең дә хисләре ныгыды гына. Динар кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100