Ирандагы протестларның нәтиҗәсе: әхлак полициясе бетерелде, хиҗаб мәҗбүри булмаска мөмкин
Иранның генераль прокуроры Мохаммад Джафар Монтазери әхлак полициясе бетерелү турында хәбәр итте. Якын арада Иран хакимияте хатын-кызларны хиҗаб кияргә мәҗбүр итә торган законны кире карарга ниятли. Бу хакта «Коммерсантъ» яза.
Иран Президенты илнең республика һәм ислам нигезләренең конституциядә ныгытылганын белдерде. Ул ислам республикасында 1979 елда кабул ителгән Конституциягә үзгәрешләр кертү ихтималы турында да әйтте. Al Hadas телеканалы хәбәр иткәнчә, президентның бу белдерүе Иран шәһәрләрендә ике айдан артык бертуктаусыз барган протест акцияләре аркасында ясалган.
Иранда хатын-кызлар протесты 22 яшьлек Махса Амини һәлак булганнан соң, 16 сентябрьдә башланды. Кызны «дөрес киелмәгән хиҗаб» аркасында полиция кулга ала, аннары ул полиция участогында кыйнап үтерелә. Кызның үлеменә бәйле рәвештә протест акцияләре башлана.
Рәсми мәгълүмат буенча, протестларда 200гә якын кеше һәлак булган. Хокук сакчылары әйткәнчә, протест белдерүчеләрнең 469ы, шул исәптән балигъ булмаган 64 кеше үтерелгән.
- Әхлак полициясе – Иранның хокук тәртибе көчләренең күзәтчелек патруле, аның хезмәткәрләре Иран шәһәрләрендәге урамнарда, паркларда патрульлек итә. Әхлак полициясе хезмәткәрләре хатын-кызларның хиҗаб киюенә һәм косметикасына төп игътибарны бирә. Хиҗаб – чәчләрне, муенны каплап торырга тиешле кием – мәҗбүри санала.
- Әхлак полициясе Согуд Гарәбстанында һәм Малайзиядә дә бар.
«Әхлак полициясенең суд системасы белән бер уртаклыгы да юк, һәм ул бетерелде», – диде генераль прокурор.
Аның сүзләренчә, 30 ноябрьдә мәдәният буенча парламент комиссиясе утырышы булган һәм анда Иранда хатын-кызларны хиҗаб кияргә мәҗбүр итә торган законны үзгәртү турында мәсьәлә каралган.
«Парламент та, суд органнары да бу мәсьәлә буенча эшли», – диде Иранның генераль прокуроры Мохаммад Джафар Монтазери.
Шулай ук хиҗабны мәҗбүри кию турында законны яңадан карарга вәгъдә иттеләр.
Бу карар – хатын-кызларның киенү дресс-коды белән бәйле ике айлык протестлар нәтиҗәсе. Бу дресс-код аларны җәмәгать урыннарында башларын каплап йөрергә мәҗбүр итә.
Хиҗаб кию нормалары әлегә үзгәртелмәгән. Бары тик ниндидер үзгәрешләр кертү ихтималы гына бар.
Хиҗаб киюне әхлак полициясе генә түгел, ә башка структуралар да, мәсәлән, гадәти полиция, КСИР, Басидж ополчениесе дә күзәтергә хокуклы. Хиҗаб киюне бозу – ил законнары нормасын бозу булып санала, монда күзәтчелек итү өчен махсус структура булу мәҗбүри дә түгел.
Иран хатын-кызлары хиҗабка каршы чыга, протест акцияләре вакытында кызлар камера каршында хиҗабларын салып ташладылар.
Әхлак полициясен бетерү хөкүмәт структураларының протест белдерүчеләрнең таләпләрен үтәргә мәҗбүр булуын аңлата. Шунысы мөһим, әхлак полициясен бетерү – 2,5 ай дәвам иткән болганышлар дәвамында протест белдерүчеләргә карата ясалган беренче адым. Шулай ук законнарга үзгәреш кертү ихтималы турында да халык алдында беренче тапкыр әйтелде.
Иран хакимияте эчке сәяси кризиска, ниһаять, реформалар белән җавап бирергә карар кылды, әмма «аз кан» белән генә хәл итәргә исәпли, дип яза сәясәт күзәтүчеләр. Символик рәвештә ниндидер ташламалар ясала, ә сәяси элита, болар халыкка ничек тәэсир итәр, дип карый.
Иранда протестлар: «Җыелып килгән каршылык тышка бәреп чыккан»
Протестларның берсе – Иран гимны уйнаганда кешеләр тавыш чыгара.