Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иран президенты инаугурациясенә килгән ХӘМӘС лидеры Исмаил Хәнияне үтергәннәр

news_top_970_100
Иран президенты инаугурациясенә килгән ХӘМӘС лидеры Исмаил Хәнияне үтергәннәр

Тәһранда (ХӘМӘС) ХАМАС политбюросы җитәкчесе Исмаил Хәнияне үтергәннәр. Ул Иранның яңа сайланган президенты Масуд Пезешкианның инаугурацисенә килгән булган. Бу хакта Иранның дәүләт порталы «Press TV» хәбәр итә.

ХӘМӘСнең Иран башкаласы Тәһрандагы резиденциясенә ракета һөҗүме булган. Исмаил Хәния инаугурациядән соң резиденциягә кайткан булган, дип яза Иранның mehrnews.com агентлыгы. Һөҗүм таң алдыннан, Исмаил Хәния йоклап яткан чакта булган. ХӘМӘС лидерның «хыянәтчеләрчә һөҗүм нәтиҗәсендә» «газапланып үлүе җавапсыз калмаячак» дип белдергән.

Исмаил Хәниянең тән сакчысы да һәлак булган. Иран ракета һөҗүмен тикшерү башлаган. Әлегә ракетаның чит илдән җибәрелүе генә билгеле.

ХӘМӘС, Исмаил Хәнияне Израиль үтерде, дип белдергән.

Израиль хәрбиләре бу гаепләүгә каршы CNNга «чит ил мәгълүмат чараларының хәбәрләрен шәрехләмибез» дип белдергәннәр.

Исмаил Хәния 1962 елгы. Ул Палестинада Газзә шәһәрендә качаклар гаиләсендә туган. Студентлар берлеген җитәкләгән, 1987 елдан Палестинаны бәйсез гарәп дәүләте итеп тануны, Израильне юкка чыгаруны максат итеп куйган ХӘМӘС хәрәкәтендә. (ХӘМӘС – «хәрәкәт әл-Мукавама әл-Исламия» – гарәпчәдән «ислам каршылык хәрәкәте»).

1988 елда каршылык хәрәкәте алып барган өчен кулга алына, ярты ел Израиль төрмәсендә яткач, Ливанга депортацияләнә. 1993 елда Газзәгә кайта, Ислам университетында декан булып эшли. 1997 елда лидеры Әхмәд Ясин канцеляриясен җитәкли, 2004 елда, ул үтерелгәч, премьер-министр. 2006 елда Палестина хакимиятенә сайлауда җиңеп чыга. 2007 елда Газзәдә хакимиятне үз кулына ала. 2014 елда премьерлыктан китә. 2017 елдан ХӘМӘСнең политик бюросы җитәкчесе.

2018 елда АКШ Исмаил Хәнияне «глобаль масштабтагы аеруча куркыныч террорчы» дип игълан итә. Халыкара суд быел май аенда Исмаил Хәнияне кулга алырга ордер сорады. Соңгы елларда Хәния ХӘМӘСның штабында – Катарда яшәгән. Шулай ук, ул Гыйракта яшәгән, дип язучылар да бар. Хәнияне дөньядагы иң бай палестиналы дип яздылар, аның шәхси байлыгы 4 миллиард доллар, диделәр. Исмаил Хәния өйләнгән, аның 13 баласы бар.

Израиль белән ХӘМӘС арасында мөнәсәбәтләр былтыр октябрь аенда тагын сугыш халәтенә әйләнде. 7 октябрьдә ХӘМӘС сугышчылары Израильгә бәреп керделәр. Исмаил Хания моның сәбәбен Иерусалимдагы Әл-Акса мәчетенә карата дошмани мөнәсәбәт белән аңлатты. Израиль Газзәдә ХӘМӘСкә каршы сугыш башлады, ул сугыш әлегә кадәр дәвам итә.

Исмаил Хәния апрель аенда Израильнең Газзәгә һөҗүме вакытында 3 улының һәм берничә оныгының һәлак булуын әйтте. Сугыш башланганнан бирле Ханиянең 60тан артык гаилә әгъзасы үлгән.

Россия Тышкы эшләр министр урынбасары Михаил Богданов Исмаил Хәнияне үтерүне «кабул ителмәслек сәяси үтерү» дип атады. Төркия дә Исмаил Хәнияне үтерүне гаепләп чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100