Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иран президенты Раиси утырган вертолет һәлакәткә очраган

news_top_970_100

Иран президенты Ибраһим Раиси утырган вертолет илнең төньяк-көнбатышында авариягә очраган, дип хәбәр итә дәүләт телеканалы «Press TV».

«Президент Раисины йөртә торган вертолет Иранның төньяк-көнбатышында һәлакәткә очраган», – диелә телеканал хәбәрендә.

Беренче мәгълүматлар буенча, вертолет Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясендәге Джульфа шәһәрендә таулы җиргә төшкән. Бу хәл томан аркасында булган дип фаразлана. Урынга коткару командалары киткән.

«Tasnim» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Президент кортежы составында 3 вертолет булган. Авариягә эләккән бортта республиканың тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдоллахиан да бар. Һәлакәт урынына армия, полиция җибәргәннәр.

Бүген Раиси Азәрбайҗанга килгән булган. Анда ул ил президенты Илһам Алиев белән бергә «Худаферин» гидроузлын файдалануга тапшыру һәм Араз елгасында төзелгән «Гыз Галасы» гидроузлын ачу тантанасында катнашкан.

Баштарак, Иран президенты Ибраһим Раиси исән, дигән хәбәр чыкты. Аннары Иран матбугаты ил халкын президентлары өчен дога кылырга чакырды, 2,5 сәгатьтән соң да ил башы турында төгәл мәгълүмат булмавын яздылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100