news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иранда инвалид кызны кочаклаган Рональдуга камчы белән суктыру яный

news_top
Иранда инвалид кызны кочаклаган Рональдуга камчы белән суктыру яный

Португалия футболчысы Криштиану Роналдуны 99 тапкыр камчы белән суктырырга мөмкиннәр, дип хәбәр итә Rouydad24 басмасы.

«Әл-Наср» клубы өчен чыгыш ясаучы футболчы 19 сентябрьдә Иранга килгән һәм җирле «Персеполис» клубы белән уенда катнашкан. Матч алдыннан Роналду җанатарлары белән очраша, анда Фатыйма исемле мөмкинлекләре чикләнгән рәссам кыз да килә. Футболчы очрашу вакытында кызны кочаклый һәм яулык бәйләгән башыннан үбеп ала.

Басма язуынча, Иран җинаять кодексы буенча, бу – «зина» дип бәяләнә. Әлегә җинаять эше кузгатылмаган, дип яза басма. Шул ук вакытта икенче басма – Index HR язуынча, Иран суды, читтән торып, җәза турында карар кабул иткән. Әгәр Роналду тагын Иранга килсә, аңа 99 тапкыр камчы төшәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар