news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иранда хөкүмәткә каршы протестлар дәвам итә

Меңәрләгән кеше хөкүмәткә каршы булуын белдереп урамнарга чыккан. Халык төркеме Сулейманидан плакатларны кубарып ташлый, полиция белән низагка керә.

news_top
Иранда хөкүмәткә каршы протестлар дәвам итә
Видеодан скриншот

Тelegram каналы хәбәр иткәнчә, Тәһран урамнарына меңәрләгән студентлар төркеме чыккан. Алар полиция белән низагка кергән. Шулай ук баш күтәрүчеләрнең бер өлеше Иран рухи лидеры Али Хаменеига каршылык белдергән лозунглар кычкыра.

Мәгълуматтан күренгәнчә, хәрбиләр баш күтәрүчеләрне тынычландырыр өчен водометлар, күз яше агыза торган газ һәм утлы корал да кулланырга мәҗбүр. Җидедән артык кеше атып үтерелгән дигән мәгълумат бар. Шулай ук хәрбиләр көч кулланып, баш күтәрүчеләрне кулга да ала.

“Российская газета” хәбәр иткәнчә, Ирандагы баш күтәрүләр, Ислам революциясе корпусы сакчылары Украина “Боинг”ын атып төшерүне үз җаваплылыгына алганнан соң башланган. Иран хәрбиләре белдергәнчә, очкычны бәреп төшерүнең сәбәбе – аның мөһим хәрби объектлар өстеннән очып үтүе булган.

Үткән көнне Тәһрандагы баш күтүрүдә өч меңгә якын кеше катнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар