Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иранда «дөрес киенмәгән өчен» бер кызны үтерү «хиҗаб яндыру» акциясенә китергән

news_top_970_100
Иранда «дөрес киенмәгән өчен» бер кызны үтерү «хиҗаб яндыру» акциясенә китергән
Махса Амини

Мөселман иле Иранда хатын-кызлар хиҗабларын яндыра, чәчләрен кисә һәм шул видеоларны социаль челтәрләргә урнаштыра. Бу хәрәкәт бөтен илне чорнап алган. Бөтен Иранда «Диктатор китсен!», «Хатын-кызлар, ирек һәм тормыш!» дигән шигарьләр яңгырый.

Илдә чуалышлар 22 яшьлек Махса Амини исемле кызны үтергәч башланды. Әхлак полициясе бу кызны исламча «дөрес киенмәгән» дип таба, һәм аны полиция бүлегенә ябалар һәм шунда кыйнап үтерәләр.

Кыз Секкез шәһәрендә җирләнә. Төрле шәһәрдән кешеләр аның каберенә килә башлый, кешеләр: «Диктатор китсен!» – дип кычкыра башлыйлар. Полиция ут ача, берничә кеше үлә.

Әмма полициянең бу адымы халыкның ачуын куптара гына. Хәзер бөтен илдә хакимиятнең бу адымына каршы чыгучылар артканнан арта бара. Түрәләр һәм хакимият яклы журналистлар да протестларга кушылган – алар полицияне гаепли.

Иран актрисасы Шабнам Фаршаджо социаль челтәрләрдә башыннан яулыгын – хиҗабны сала һәм бөтен хатын-кызларга да шулай итәргә куша. Бу шаукымга бик күпләр кушыла – социаль челтәрләрдә кызлар хиҗабларын яндыра, чәчләрен кисә.

Иран хакимияте ашыгыч рәвештә чаралар күрә башлаган. Кызны кыйнап үтергән полицейскийлар кулга алынган. Әмма илдә протестлар туктамый.

Иранда 1979 елда Ислам революциясе була. Хан хакимияте бәреп төшерелә, Аятолла Хомейни хакимияткә килә, мөселман кануннары кертелә. Хәзерге вакытта Иранда хатын-кызлар шәригать кушканча киенергә тиеш. Ислам революциясенә кадәр Иранда хатын-кызлар кыска итәкләр белән дә йөри алган.

1970 елда Иран студентлары

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100