Иранның югары лидеры Али Хаменеи һәлак булган. Бу хакта «Иран Ислам Республикасы тавышы» (IRIB) дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр иткән.
IRIB хәбәр итүенчә, һәлак булган вакытта югары лидер үз вазыйфаларын башкарган һәм эш кабинетында булган. Бу хәл 28 февраль иртәсендә үк булган. Шул ук вакытта Иран хакимияте узган көн дәвамында дәүләт башлыгының үлемен кире кагып килде.
Ислам республикасы хөкүмәте илдә 40 көнлек гомуммилли матәм һәм җиде көнлек ял игълан ителгән.
Алданрак лидерның һәлак булуы турында АКШ президенты Дональд Трамп хәбәр иткән иде.
«Тарихтагы иң усал кешеләрнең берсе – Хаменеи үлгән», – дип язган «Social Truth»та Америка лидеры.
Сәясәтче булган хәлне Иран халкы өчен «гаделлек» дип бәяләгән.
Искәртәбез, кичә АКШ президенты Дональд Трамп Иранга каршы операция башлануы турында игълан итте, ә ул тәмамланганнан соң ул Иран халкын хакимиятне үз кулларына алырга чакырды.