Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иран, Төркиядән калган җирләр Россия составына керәчәк»: Жириновскийның чираттагы фаразы

news_top_970_100
«Иран, Төркиядән калган җирләр Россия составына керәчәк»: Жириновскийның чираттагы фаразы
Видеодан скриншот

Көрдләр һәм әрмәннәр аша англосакслар Төркияне 10-15 елдан кабызып җибәрәчәк, дигән булган ЛДПРның мәрхүм лидеры Владимир Жириновский 2018 елда Соловьев тапшыруында.

«Көрдләр һәм әрмәннәр аша алар Төркияне дә 10-15 елдан соң «шартлатачак». Чөнки Әрмәнстан, көнбатыш Әрмәнстан территорияләре вәгъдә ителгәнгә, америкалыларга Иранга каршы ярдәм итәчәк. Ә көрдләр Берләшкән Көрдстан булдырырга хыяллана. Көрдләрнең күпчелеге Төркиядә. Һәм шул вакытта ярты Төркия «тартарарыга (үлгәннәрнең җир асты патшалыгы) очачак»», – дигән Жириновский. Сәясәтче фикеренчә, Төркия берничә өлешкә таркалырга мөмкин, һәм «аның калдыклары, шулай ук Ираннан калган җирләр Россия Федерациясе составына керәчәк, һәм Россия бу төбәкләрне Украина урынына кабул итәргә мәҗбүр булачак».

Әрмәнстанның көнбатыш өлеше Госман империясенә 16 гасырда ук кергән, ә 1923 елда ул Төркиянең бер өлеше булган. Бу төбәктә яшәүче әрмәннәрне юк иткәннәр. Репрессияләр вакытында йөзләрчә мең әрмән һәлак була, әмма тарихчылар төгәл санны әйтә алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100